поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.06.2017 Авыл

Печәдә терлекчелек яңадан үсә

Без, кагыйдә буларак, фермер дигәч, киң җилкәле, көчле куллы ир-атны күз алдына китерәбез. Дөрес тә, чөнки күбесе очракта бу кәсеп ияләре - алар. Ләкин соңгы вакытта бу юнәлештә ирләрдән калышмыйча эшчәнлек алып барган гүзәл затларыбыз да арта бара. Печәдә бер ел элек Наҗия Магҗанова оештырган крестьян-фермерчылык хуҗалыгы эшли башлады.

“Эшли башлады”, дип әйтү, бик үк дөрес тә түгелдер, чөнки Наҗия ире белән озак еллар буе терлек асрыйлар. Ә туарлар саны арта торгач, шәхси хуҗалыкларында урын кими бара. Шулай булгач, алар КФХ оештырырга карар кыла¬лар. Элекке колхозның буш торган кечкенә генә бер каралтысын алып, аны төзекләндерәләр һәм шунда туарларын күчереп, ит җитештерү юнәлешендә актив эшли башлый¬лар. Моны Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе күреп ала һәм аларга өлкә максатчан программа¬сында катнашырга тәкъдим ясый. Шулай итеп алар 1 миллион 200 мең сумлык грантка ия булалар һәм 18 баш сыер сатып алалар.

Шуннан сөт җитештерү белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Бүгенгесе көнгә сөтбикәләр саны ике дистәне узган инде, алардан алган файда¬лы продуктны фермер авыл халкы¬на һәм Сергачка илтеп сата.

Үсешкә юл тоткан фермер ханым-ның туарлары бу каралтыга да сыеш¬мый башлагач, ул күмәк хуҗалыкның 200 баш туарга исәпләнгән дворын сатып ала һәм зур чыгымнарга кереп ремонт ясый: түбәсен яба, идәнен төзекләндерә, яңа ишекләр элә, су, сөт үткәргечләрне яңарта һәм шунда туарларын күчерә. Хәзер анда сөт блогы төзи, яңа суыткыч булдыру да планында бар. Тәҗрибәле терлекче буларак, Наҗия туарларның рацио¬нына зур игътибар бирә: печән, фу¬раж, сенаж ашата, витаминнар да куллана. Быел 100 гектар җиргә арпа да чәчкән. Хәзер КФХда 100 баш мөгезле эре туар бар, шулар арасын¬да ике дистәдән артык сыер ярыйсы гына күләмдә сөт бирә. Ә яңа токым үгезләр, тиешле авырлык җыйгач, иткә сатылыр, таналар исәбенә сыер көтүен ишәйтү күздә тотыла. Ферма¬да ике кеше эшли, Наҗия үзе дә ан¬нан бер китми диярлек.

- Мин гомерем буе туарлар ас¬рыйм. Мөгезле эре туарларны зур каралтыга күчерсәк тә, шәхси хуҗалыгыбыз буш калмады, хәзер анда 100 башка якын сарык, берничә дистә кош-корт бар. Алар¬ны бетерергә уйлыйбыз, ләкин ки¬леп чыкмый. Узган елда дистәгә якын ат та асрадык.

Терлекче хезмәте җиңел түгел, шуңа да карамастан, миңа бу эш ошый. Туар караудан башка тор¬мышымны күз алдына да китерә алмыйм. Эшчәнлегемдә тормыш иптәшем нык ярдәм итә, рәхмәт үзенә. Анардан башка мин фер¬мерчылыкта уңышларга ирешә ал¬мас идем. Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идри¬совка да рәхмәтемне белдерәсе килә, - ди Наҗия ханым.

Элекке колхозлар чорына күз ташласак, хатын-кызларның тер¬лекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып баруы яңалык та түгел кебек. Ул елларда күмәк хуҗалыкларның барлык тармакларында диярлек, аеруча терлекчелектә гүзәл затлар хезмәт итә иде. Алар көне буе кол¬хоз эшендә кайнап, үз туарларын, кош-кортларын карарга да вакыт таба иделәр. Димәк, Наҗия ханым баш-аяк эшкә чумган элекке колхоз¬чы хатын-кызларның бер үрнәкле дәвамчысы булып тора.


Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 08.06.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»