|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.06.2017 Җәмгыять
Ничек сихердән котылдым (ГАҖӘП ХӘЛЛӘР)Кәефемнең бик үк шәптән түгеллеген сизенәм. Кәеф кырыла, күңел төшә, атап кына сөйләрлек чирем дә юк кебек. Әлбәттә, поликлиникага барсаң, тикшереп карасалар, ниндидер кимчелек табарга мөмкиннәр. Ләкин поликлиникалардагы чират, бу нишләп йөри инде дигән гаепле карашлар безне соңгы чиккә килеп җиткәч кенә дәваханә бусагасын атлап керергә мәҗбүр итә. Мин дә үз аягымда йөреп торгач, табибка бармадым. Әмма кеше аркылы бер хәбәр ишеттем, Нурулла мәчетендә Фәрит хәзрәт эшли дип әйттеләр. Һәм ул өшкереп кешене сихер-бозымнардан дәвалый икән, диделәр… Көннәрдән беркөнне җомга көнне намаз вакытын туры китереп, бер иптәшем белән шунда киттек. Намаздан соң хәзрәт янына кереп утырдык. Мин зарланырга өлгермәдем, дөнья хәлләре турында гына сөйләштек. Яңа танышыбыз минем иптәшемә бераз карап торды да карашын миңа төбәде һәм бу үткер караш мине үтәли тишкәндәй итте. Тәнем буйлап ниндидер дулкын йөгерде. Шуннан соравымны бирдем: Билгеләнгән вакытка теге дустым белән Фәрит хәзрәт өенә килдек. Ул безне аерым бүлмәгә кертеп утыртты һәм каршыбызга басып догалар укырга кереште. Башта ук үземдә ниндидер уңайсызлык тоя башлаган идем инде. Хәзрәт укый башлагач, бөтенләй әллә нишләдем. Теге дустым исә тыныч. Берзаманны укшыта башлады. Югыйсә, шикләндерерлек ризык та ашамадым, дога укыганнан кеше укшыймыни дип уйлыйм эчемнән. Каршыма табак китереп куйдылар. Хәлем китте, калтырата ук башлады. Умыртка баганасыннан гөҗләп тир ага. Ә хәзрәт аның саен тавышын көчәйтә-көчәйтә ниндидер догалар кычкыра. Миңа ияреп килгән иптәшем мине тотып тора, тынычландырырга тырыша. Актарылып коса ук башладым. Хәлем бик авыр. Үзем уйлыйм, кайчан бетәр бу мәхшәр? Ә хәзрәт ара-тирә күкрәгемне, аркамны, эчемне уып ала, дога укый-укый миңа да өрә. Шактый озак азапландым. Инде эчемдә бер әйбер дә калмады. Ул безгә савыт алып килергә кушкан иде. Шул савытка өшкерелгән суны салып эчертте. Ләкин ул яңадан кире чыкты. Инде җеп өзәрлек тә хәлем юк. Күземне ача алмыйм. Ләкин мәхшәр әле моның белән генә бетмәгән икән. Хәзрәт чәнти бармагымны тотты да, миңа карап, кырыс тавыш белән сораулар яудыра башлады. Үзе куркыныч карашын миңа төбәгән, ә үзе минем белән сөйләшми, кемгәдер эндәшә: Шундый чакыру-өндәүләр, янаулар, куркытулардан соң да әле мин укшыдым. Аннан соң Фәрит хәзрәт бер мизгелгә чыгып китте. Ә минем күзләремнән ургылып яшь ага, күлмәгем сыгып алырлык, юеш. Тирләдем. Фәрит хәзрәт яңадан кереп, каршыма утырып, миңа тынычланырга булышты һәм сихернең бик әшәкесе эшләнгәнен әйтте. Фәрит хәзрәт су өшкереп бирде һәм без кайтып киттек. Икенче көнне дә чирләячәксең дип кисәтте. Чыннан да, икенче көнне дә кәеф шәптән булмады. Көч-хәл белән йөрдем. Фәрит хәзрәт шундый җиде сеанс үткәрергә тиеш иде. Икенчесе дә шулай булыр микән дип борчылам. Үзем генә барырга куркам да. Ләкин теге иптәшем бу юлы курыкты, бармады. Икенче кешене үгетләргә туры килде. Инде монысы аз гына җиңелрәк булды. Шулай да бер дә газапсыз булмады. Укшытты. Ләкин бу юлы Фәрит хәзрәт белән “сөйләшүче” табылмады. Хәзрәт белән сөйләшкәндә ул бозыкны эшләгән кешегә түгел, башка җиргә җибәреп буламы соң дип сораган идем, ул: “Юк. Бозык эшләүче сихерче аны үзенә алмый, эшләүне сорап килгән кешенең үзенә кайта торган итеп ясый”, – диде. Илфат Фәйзрахманов, Өмет
--- |
Иң күп укылган
|