поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.06.2017 Шоу-бизнес

Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Салават әни белән без бертуганнар, ди»

Салават Фәтхетдиновның әнисе - Тәкълимә апа шушы көннәрдә туган көнен билгели, аңа 86 яшь тула. Эстраданың мэтрын үстергән ананы без дә шалтыратып котладык.

- Рәхмәт шалтыратуыгызга. Исемемне, балам, дөрес яз. Тәкълимә дип куй. Фәтхетдинова, Зәки кызы булам. Əтием дә, ирем дә - Зәки иде. Салават, отчестволар бертөрле булгач: "Əни белән без бертуганнар", - дип шаярта.
86 яше тула дип яз. Бер авырткан җирем дә юк, кан басымы дигәннәре генә интектерә. Салават кыйммәтле дарулар җибәреп тора, шуларны һәрдаими эчәм.

- Авылда ниләр эшләп ятасыз?
- Көн дә яңгыр ява, әллә нәрсә эшләп булмый. Утырткан бәрәңге дә чыга алмый әле, череп ята, күрәсең. Ə чүп үләне шундук калкып чыкты.

- Бәрәңгегезне үзегез утырттыгызмы? Салават кайтып утыртыштымы?

- Кирәк, ди, Салаватка синең бакчаң! Бер көнгә, бер төнгә кайтып киткән арада булган серләрне дә бер-беребезгә сөйләшеп өлгермибез. Рәфил улым хатыны белән утырта. Ул җитешмәгән арада кеше яллыйм. Авылыбызда мәрхәмәтле кешеләр, ярдәм итәм дип торучылар да күп.

- Салават еш кайтамы соң?
- Узган айны кайткан иде. Июньнең 20ләрендә кайтам диде. "Инәй, тамак ачты, ашарга пешердеңме?" - дип кайтып керә ул. Мин әзерләнеп көтеп торам. Бәрәңге ярата ул, аны пешерәм. Шулпа салам. Безнең якта шәңге пешерәләр, аны пешерми калмыйм. Кайта ул, иренми. Үзенең шоферы бар. Ләйсән дә кайта. Кайчак балаларны да ияртәләр. Салават матди ярдәм күрсәтеп кенә тора. Акчадан, матур киемнән, ризыктан өзми, һәрчак мул итеп җибәреп тора.

- Ләйсәнгә яхшы каенана була алдым дип саныйсызмы?
- Бергә яшәмәдек бит, кайтып киткәндә без бер-беребезгә әйбәт. Киленем яхшы, быел бергә яшәүләренә 30 ел була. Əле дә хәтерлим, 1987 елның 5 августында алып кайткан идек. Үзең әйбәт булсаң, килен кеше дә яхшы була. Ничә киленем бар, берсе турында да начар сүз әйткәнем булмады. Сабырлыгым да көчледер. Рәфил улым һәм аның хатыны белән 12 ел бергә яшәдем, ул киленем белән дә талашканым булмады. Аллага шөкер.

- Бәхетле картлыкта яшим дип әйтә аласыз инде?
- Əйе. Интегеп яшәүләрем - артта, яшьлектә калды. Көн буе көтү көттем, төн буе алты балама ашарга эзләп чыга идем. Салават: "Инәй, ничек син безне берүзең аякка бастырдың?" - дип шакката хәзер.

- Казанга еш барасызмы?
- Елга бер барып кайтам. "Машина җибәрәм, киләсеңме?" - ди Салават. Өйне ташлап, ничек чыгып китәсең инде?! Өемне бик яратам. Əйттем бит, моңа кадәр төпчек улым белән яшәдек, аннары Салават йорт алып, башка чыгарды. 17 ел хәзер берүзем яшим. Йортым кадәрле мунчам бар. Дөньям шәп, шөкер итеп яшисе генә!


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»