|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.06.2017 Экология
"Матбугат-Ликбез": Көртлек, чүрәкәй, бүдәнә, шөлди һәм тәлләтәвеч нәрсә ул? (ФОТО)Берничә көн элек "Матбугат" инстаграмына кызыклы бирем элгән идек. Кошлар исемлеген русчага тәрҗемә итәсе иде. Бу пост зур резонанс тудырды. Глухарь, тетерев, рябчик татарча ничек була? Әйдәгез, татар телен бергәләп өйрәник: Бу таблицада кошларның русча һәм татарчасы. Таблицаның астында шушы ук мәгълүматны инфографика белән дә бирәбез (фотосын үзегезнең компьютерга саклап калыгыз, кирәге чыгар). Әлеге исемлектә - ау кошлары. Алга таба үсемлекләр, кимерүчеләр, балыклар һ.б. буенча да ликбез үткәрербез. Сүз уңаеннан, кроншнеп, гаршнеп, лысуха, шилохвость дигән ау кошларының татарчасын таба алмадык. Дөрес, бу кошларны без русча да беренче ишетәбез, диярлек )) Әмма аларның татарча тәрҗемәсе булырга тиеш бит инде? Кем белә - языгыз әле.
--- |
Иң күп укылган
|