поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.06.2017 Шоу-бизнес

Иркә: «Батырырга теләүчеләр күп булды»

Иркәнең “Инстаграм”ын ачсаң, андагы фотолар буенча җырчының үз-үзе белән гармониядә яшәгәне аңлашыла: хөрмәт иткән ире, берсеннән-берсе акыллы балалар, яраткан эше... Беркөнне алтын балдык киелгән бармакларын фотога төшереп, болай дип язып куйган: “Иремә – рәхмәт. Яшел таш туйдырды, ди, шуңа бу юлы кызылын алган.

Рәхмәт, бәгърем, миңа Кама төбендә яткан таш та ярый, иң мөһиме – син бүләк иткән булсын”, - дип куйган.

- Артур белән 2011 елның көзендә таныштык. Теләмичә генә бер банкетка эшләргә барган идем. Адашып, бөкеләрдә утырганнан соң, әллә инде кире борылыйм, барып тормыйм микән, дип уйладым. Көч-хәл белән барып җиттем. Килеп керү белән, кияү дустына күзем төште. Әмма моны сиздермәскә тырыштым. Җырлаганда ул да минем янда бөтерелеп йөрде. “Хәзер мин сезнең фанатыгыз”, - дип әйткәне хәтердә. Туйдан кайтып киттем... Күпмедер вакыт үткәннән соң, Артур миңа социаль челтәрдә язды. Сентябрьдә таныштык, гыйнварда Артур әнисен кул сорарга җибәрде, мартта никах укыттык. Мәхәббәткә ышанам, иремне бик яратам.

- Ир-егетнең йөрәгенә юл ашказаны аша ята, диләр. Килешәсезме?
- Мин пешерергә бик яратам. Камыр ризыкларым бик уңа. Ир-атлар, гадәттә, тәмле ашарга ярата, Артур да искәрмә түгел. Әмма минем вакытым калмаса, бер дә аптырап тормый, үзе пешерә. “Фирменный” ашларым – ул кыстыбый, кабактан ясалган мантый.

- “Инстаграм”да коллегаларыгыз белән төшкән фотолар да күп. Сәхнәдә дуслык бар дип саныйсызмы?

- 100 процент ышаныч белән “юк” дип йтә алам. Көндәшлек, көнләшү көчле. Чын күңелдән аралашу юк дип саныйм.  Мин барысы белән дә сөйләшәм, тик яныма берсен дә китермим. Дусларым күп, тик алар сәхнә кешеләре түгел. Элек ул дуслыкны бар дип саный идем, берничә тапкыр “янганнан” соң, карашымны үзгәрттем.

- Иркә, тормышыгыздагы кайсы адымнары белән горурланып сөйли аласыз?

- Авыр сорау. Үткәнем хакында, бәлки. Бирешмәдем! Үз теләгемә урау юллар аша булса да ирештем. Беркем булышлыгыннан башка үзем җырчы булдым. Ә “батырырга” теләүчеләр күп булды...


 


Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 06.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»