|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2017 Аш-су
Ифтарга Хан сые ("Королевская ватрушка") РЕЦЕПТЫ"Магнит"ка керсәм, кулым үзеннән-үзе "От фермера" дигән эремчеккә сузыла. Сузылмас та иде, бәлки, аннан “королевская ватрушка”, ягъни Хан сые әйбәт чыга. Шулай итеп, бүген менюда — хан сые! Иртән торгач, суыткычтагы бер кап ак майны — йомшарырга, эремчекне җылынырга алып куйдым.
Ике сәгатьтән эшкә тотындым.
Башта ак майны ике стакан он, ярты стакан шикәр комы һәм бер чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) белән удым.
Ул әзер булуга, эчлеккә тотындым.
Ярты килограмм эремчеккә 3 йомырка, ярты стакан шикәр комы салып тугладым.
Шуннан, табаны майладым да, уылган камырның өчтән ике өлешен салдым, шуңа эчлекне яктым һәм калган камырны өстенә сиптем.
Алдан кызулатырга куелган духовкада ярты сәгать чамасы пешереп алдым.
Табында хан сые булганда, кибеттән алынган кәнфит-печеньегә үреләсе дә килми инде, җәмәгать. Ни өчен дигәндә, ул — өйдә пешкән сый. Ә өйдә пешкән сыйның һәркайсы телне йотарлык тәмле була.
Венера МӘҖИТОВА |
Иң күп укылган
|