поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.06.2017 Шоу-бизнес

Йолдызлар балаларын ничек тәрбияли: иң йомшак һәм иң усал әнине ачыкладык

Һәркем баласын үзенчә, үзе белгәнчә тәрбияли. «Әгәр дә яхшы балалар тәрбиялисегез килсә, аларга акчаны ике тапкыр кимрәк тотып, буш вакытыгызны ике тапкыр күбрәк сарыф итегез», – дигән Британия язучысы һәм сәяхәтчесе Эстер Селсдон белән дә килешми булмый. Ә менә безнең җырчы-әниләр нинди фикердә икән? Бүген алар балаларының уңышлары, тәрбия серләре хакында түкми-чәчми сөйли.

 

Ләйсән Гимаева: «Кыз баланы иркәләп үстерергә кирәк»



Икең дә бер өлкәдә эшләү ул җиңел генә – бер-береңне аңлыйсың. Әмма икең дә өйдә булмауның балаларга йогынтысы булгандыр. Әниләр белән калалар: минеке дә якында, Булатныкы да. Әмма бик озакка чыгып китсәк, ямансулыйлар. Кечесе елап та алырга мөмкин. Телефоннан да: «Сагындым, кайтыгыз», – ди.

Олы кызыбыз Таңсылуга – 11 яшь, бишенче сыйныфны тәмамлады. Музыка мәктәбенә вокалга йөри, инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Мәктәп театрында, төрле фестивальләрдә катнаша. Моңарчы бию түгәрәгенә йөргән иде.

Кечкенә Зифабыз беренчене тәмамлады. Кызлар үзара бик дус, бергәләшеп уйныйлар. Икесенең дә җыр-моңга һәвәслеге бар, әмма киләчәктә җырчы дип күрмибез. Безнең өчен иң мөһиме – бәхетле, инсафлы, акыллы булсыннар.

Балаларны артык иркәлим, әмма шул ук вакытта таләпчәнмен дә. Кибеттәге һәр сораган әйберләргә килгәндә, әгәр ул чынлап та кирәк икән, алырга тырышабыз. Кыз баланы барыбер иркәләп үстерергә кирәк, чөнки аны алда ни көтәсен, нинди кешеләр белән аралашасын, кемгә кияүгә чыгасын беркем дә белми. Мин иркәлим дә, кирәк вакытта ачуланам да, сораган әйберләрен дә алам, алмаган чак та була. Бар да чамасы белән.

Лилия Хәйруллина: «Хыялда – өченче бала»



Мин – ике малай әнисе. Кәримгә – өч, ә Мөниргә яшь ярым. Икесе ике төрле бала. Өлкәне бик җитди, тыныч, бер уенчык белән озак вакыт уйный ала. Холкы – әтисенеке. Ә менә кечкенәсе – җил-давыл! Аның артыннан өлгереп булмый. Әни сөйләвенчә, мин дә кечкенә чагымда шундый булганмын, миңа охшаган ул.

«Бер-бер артлы бала табу авырга туры килмәдеме?» – дип сораучылар бар. Юк, кыенлыкларын сизмәдем. Каенанам караша, күрәсең, шуңа да. Булышыр кеше булганда, күпкә җиңелрәк. Мин алдан ук, балаларымның яшь аермасы шулай аз булуын теләгән идем дә. Хыялда – өченче бала, тик әзрәк соңрак. Башта иҗатта бирелеп эшлисе, үз тамашачымны табасым килә. Төшеп калырга ярамый, хәзер көндәшлек көчле.

Киләчәктә улларымның төпле һөнәр ияләре булуын телим. Мәсәлән, әтиләре кебек – икътисадчы. Үзләре өчен генә җыр белән шөгыльләнсәләр ярый. Психологлар да бит, җыр – бала үсеше өчен бик әйбәт, диләр. Үзем дә кечкенә чакта сәнгать белән бәйле нинди генә түгәрәкләргә йөрмәдем, вакытым әрәмгә узды дип әйтә алмыйм. Тормышта күпкырлы булу бик отышлы.

Гаиләдә тәрбия җитди кысалар эчендә бармый. Балаларыбызга без үрнәк, бездән күреп, алар да шулай кабатлый. «Балагыз күп белә», – дип күпләр шакката. Әмма махсус өйрәтеп утырган юк. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – дигән мәкаль дә бар бит.

Гөлназ Сәфәрова: «Улыбызның вакыты тар»




Улыбыз Айданга – 5 яшь. «Лего»ны үлеп ярата, Һаман шул конструкторын төзи дә төзи. Тик хәзер уйнап утырырга вакыты калмый диярлек, бик күп җиргә йөртәбез: үсеш мәктәбе, логопед... Өченче ел инде футбол мәктәбендә шөгыльләнә. Хәзер укырга өйрәнде. Шундый кызык: кайда нинди сүзләр күрә, шуларны укып йөри. Кибеткә кергәндә, аның атамасын укымый калмый, ашаган әйбернең төргәгендә нәрсә язылган – шуны укый.

Айданны күбрәк әнием карый. Ул аны мине тәрбияләгән кебек тәрбияли, укыта, аның белән шөгыльләнә... Шуңа күрә, эш буенча башка шәһәрләргә барырга туры килгән чакта да, күңелем тыныч. Аллага шөкер! Моның өчен әниемә мең рәхмәт!

Дилә Нигъмәтуллина: «Кызлар мөстәкыйль була»



Сәфинәгә – биш яшь. Бар әйберне дә сеңдереп бара торган вакыты. Аның белән тәрбия эше алып бару бик җиңел. Гомумән, кызлар белән шулайдыр дип уйлыйм. Үзенчә өй дә җыештырып куя ул, үзе киенә, киемнәрен шкафына элеп куя. Ул мөстәкыйль булгач, миңа да күпкә җиңелрәк.
 
Сәфинәнең белемгә омтылышы бар. Аның һәрвакыт нәрсәгә дә булса өйрәнәсе, күбрәк беләсе килә. Моны мин ике яшьлек чагыннан бирле күзәтәм. Кызганычка, көн-төн бала белән шөгыльләнергә вакыт юк. Кайчак эш буенча телефонга «кереп китәм» дә, кызым: «Әни, җитәр инде, минем белән шөгыльлән әле», – дип чак аера.

Сәфинә киләчәктә табиб булырга хыяллана. Әлегә иҗекләрне генә укый белсә дә, булачак һөнәренә кагылышлы китаплары бар, аларны укырга, рәсемнәрен карарга ярата. Кич йоклар алдыннан, ул китапның берничә битен бергәләп укыйбыз.

Айгөл Сагынбаева: «Хәзерге балалар усал»



Ике кызым үсеп килә – Әмилә һәм Гайшә. Олы кызым иҗатка битараф түгел. Катлаулы җырларны башкара, шуннан тиз генә шәрык биюен дә биеп алырга мөмкин. Үзенә игътибарны җәлеп итәргә ярата. Бар кеше дә аңа гына карап торсын. Тегәргә, чигәргә, бәйләргә ярата. Курчакларына тиз арада кием тегеп ала. Холкы белән миңа охшаган: безнең йолдызнамәләр дә бер, бер үк җәнлек елында туганбыз...

Кечкенәсе команда бирергә ярата, ә олысының аңа буйсынасы килми, шуңа да тату яшиләр дип әйтә алмыйм. Аннары хәзерге балалар усал да. Гайшә тәртип ярата, бар да үз урынында ятарга тиеш. Матур, пөхтә булсын. Спорт киеме киеп кенә аны балалар бакчасына илтмәкче идем, ул: «Әни, нигә алай ямьсез киендең?» – дип, киемемне дә алыштыртты. Артык игътибарлы. Бу сыйфатын тәрбиячеләре дә искә алган. Ә кызларымның иң яраткан шөгыле – кичләрен минем концерт күлмәге белән туфлиләремне киеп, үзләренчә тамаша куюлары.

Тәрбиягә килгәндә, перәннеге дә була, чыбыркысы да... Баланы көненә 17 тапкыр сөяргә, иркәләргә кирәк, диләр. Шул кагыйдәгә буйсынырга тырышам. Әмма җилкәгә менә башласалар, ачуланмый булдыра алмыйбыз.

Өйдә аралашу берничә телдә бара. Ирем балалар белән – татарча, ә мин башкортча сөйләшәм. Гайшә балалар бакчасына йөри башлагач, урысчага да күчеп алабыз, әмма зур басым ясамыйбыз. Урысчаны, гомумән, яңа телне кайчан да өйрәнергә була. Шәхсән миңа килгәндә, Казанга укырга кергәч кенә татар телен өйрәндем. Начар сөйләшәм дип әйтә алмыйм, чөнки миннән еш кына: «Син Татарстан татарыдыр, татарча бик төгәл һәм матур сөйләшәсең», – диләр. «Юк, Учалы башкорты», – дип җавап бирәм. Теләк булса, өйрәнергә була. Татар классикларын күп укыдым, миңа шул ярдәм итте».


Зоя СОЛОШИНА әзерләде
Шәһри Казан
№ --- | 05.06.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»