поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.12.2009 Җәмгыять

ИНТЕРНЕТ-САЛОН НИЛӘР ЯШЕРӘ?

Илебез халкы хәйләкәр дә соң! Әле кайчан гына “игромания” чире хакында сөйләп, уен автоматларын калабызда калдырмаска дигән фәрман биргәннәр иде. Озак та үтмәде, адым саен интернет-салоннар пәйда булды. Язмыштыр инде: миңа шул салоннарның берсендә эшләп алырга һәм андагы вакыйгаларга шаһит булырга туры килде. Шулай ук бераз аларның эшчәнлеге, тормыш итү нигезләренә төшенергә мөмкинчелек тә туды.

Иң элек шуны аңладым: биредә исем җисемгә һич кенә дә туры килми. Чөнки күз буяу өчен генә дә интернет хезмәте күрсәтелми. Компьютерлар азартлы уеннарга корылган. Монда да шул ук “ставка”лар, шул ук “выигрыш”лар. 100 сумыңны кассага тапшырасың да клавишларга баскалыйсың. Әгәр бәхет елмайса, берничә тапкыр күбрәк сумма белән чыгып китәсең. Ләкин андый шатлык бик азларга гына елмая. Чөнки салоннарның мәгънәсе –акча каеру.

 

Эш сменам иртәнге 9да башланып, икенче көннең иртәсенә кадәр дәвам итә. Таңнан салон даими клиентлар белән тула. Шунысы кызык: алар бер көн дә калдырмыйча, атнаның 7 көнендә дә керә. “Кайдан акча табасыз?” һәм “Көне буена бер эшегез дә юкмыни?” ише сорауларга җилкә генә сикертә уенчылар. Безнең салонга үзенә күрә текә бер бабай да керә. Аксак, таякка таянган бу “аксакал” гел телефоннан ниндидер күрсәтмәләр биреп утыра. “Тегендә барыгыз”, “моны эшләгез”, “акчасын гына табарбыз”, “бездә андый проблема булырга тиеш түгел” дип, сәгатьләр буе элемтәдә тора.

 

Салонга керүчеләр белән сөйләшеп тә алгалыйм. Саллы гына суммалар белән уйнаучыга:

 

– Сезгә оттырылган акча жәл түгелме? – дим.

 

– Күңел тынычлыгы өчен генә уйныйм. Көн саен биредә калдырган акчадан 3 тапкыр күбрәк табыш алам. Андый кызгану хисе беркайчан туганы юк, – диде дә безнең файдага 54 мең сумын калдырып чыгып китте.

 

Ә бер төркем егетләр: “Бүген генә эштән аванс алган идек, барысын да калдырдык”, – дип, бер-берсеннән көлә-көлә төнге икедә өйләренә таралышты. 15 яшьлек яшүсмер дә көн саен диярлек безнең интернет-салонга “кунакка” килә. Әнисе исә үзен укуда дип уйлый. Бервакыт хәтта чукраклар да кереп, ярыйсы гына акчасын оттырып чыкты.

 

Монда эшләү дәверендә салым инспекторы да хәлне белешеп китте. Хуҗабыз телефоннан: “Бернәрсә дә күрсәтмәскә һәм әйтмәскә!” – дип фәрман гына биреп торды. Кассир кыз Эльмира “булдырды”: ләм-мим бер сүз дәшмәде. Кәгазьләренә нидер яздылар да чыгып китте дәүләт хезмәткәрләре.

 

1 октябрьдә исә иртән-иртүк хуҗабыз шалтырата: “Хәзер үк ишекне бикләгез, салонда берәү дә калмасын, тыныгызны да чыгармагыз!” – ди. Баксаң, милиция һәм прокуратура хезмәткәрләре “рейд” ясап йөри икән. Юл аша урнашкан бер салонны погонлы абзыйлар “баскан” иде инде. Тик без җитезрәк булып чыктык. Ул көнне интернет-салоныбызга беркем килмәде, чөнки “лавка” ябылган иде.

 

Шуннан чыгып, нәтиҗә ясадым: әлеге уен салоннары хуҗаларының урыннарда кешеләре бихисап. Тикшерүчеләр кабинетыннан чыгып киткәч үк, эшмәкәрләргә бу хакта мәгълүмат барып ирешә. Бу хәлләрдән соң, илебездә бар нәрсәне бары акча хәл иткәнлегенә тагын бер кат инанасың.

 

Шул чакта бер салон хуҗасының әйткән сүзләрен ишетергә туры килде. “Сәфәров имзалаган документны үз күзләрем белән күрдем. Анда интернет-салоннарны тикшерергә кушылган. Бу 2 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Табышка зыян киләчәк инде. Тик проблемаларга юлыкканчы, бер-ике көн эшләмичә торуың хәерлерәк”, – диде ул.

 

Чыннан да, 3 октябрьдә тирәбездәге интернет-салоннар гадәти режимда эшли иде инде. Алда әйтелгән сүзләр хак булган: 2сендә үк фәрманның көче бетте. Тикшерүчеләр рәхәтләнеп үзләренең җылы кабинетларына кереп утырды. Ә эшмәкәрләр табыш эшләүләрен дәвам итте.


Рәсим ХАҖИЕВ
Безнең гәҗит
№ 49 | 09.12.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»