поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.06.2017 Хәйрия

"Яшисем килә!" - 11 яшьлек Дианага ярдәм кирәк

Республикабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, авыру балалар бик күп. Мөмкинлек чыгу белән без аларга ярдәм итәргә ашыгабыз, бу хакта язып та чыгабыз, төрле хәйрия чаралары уздырабыз. Ә менә бу юлы без Казахстан кызы Дианага булышырга алындык. Интернет битләрендә әнисенең баласы өчен өзгәләнүен күреп, изге кү­ңелле Гөлназ Хуҗина үзе дә сизмәстән Дианага ярдәм итә башлый.

Без Гөлназ белән Даниил Потаповка ярдәм оештырган вакытта таныштык. Шөкер, бәллүр авыруыннан тилмергән бу сабый, кыйммәтле операция ясатып, савыгып килә. Ә 11 яшьлек Диана өчен бер төркем волонтерлар Гөлназ “Ватаным Татарстан” редакциясе һәм татар эс­традасы җыр­чылары белән бер­лектә хәйрия концерты уздырырга ниятли.

Яшисем килә!

Дианага ярдәм йөзеннән уздырыласы чара әнә шулай дип атала. “2015 елның 7 октябренә кадәр һәм аннан соңгы тормышыбыз икегә бүленде безнең. Шушы көнгә кадәр бик тә рәхәт, бәхетле яшәгәнбез икән. Дианага 9 яшь чагында безгә табиблар куркыныч диагноз куйды. Баламда кан рагы табылды, – дип сөйли кыз­ның әнисе Ольга. – Казах­стан­ның Сәламәтлек саклау министрлыгы, квота биреп, дәва­лану өчен чит илгә җибәрде. Безгә сөяк җелеген күчереп утыртырга тиеш иделәр. Әмма табиблар эшне озакка сузды. Алар кызыбызны операция ясамыйча гына дә­ва­лап карарга булдылар. Соң­рак сөяк җелеге күчереп утырту турында әйтеп тә тормадылар. Биредә ел ярым дәваландык. Чит ил клиникасы табиблары дәва­лаган дару үзе­бездә дә булган икән. Әмма без моны белмәдек. Һаман да опе­рация булыр дип өметлән­дек”.
 
Суга бата башлаган кеше саламга тотына, диләр бит. Долгаевлар да шулай эшли. Чит ил клиникасында дәва табарбыз дип уйлый алар. Әмма алар теләгәнчә булып чыкмый. Сабыйга биредә ятканда төрле авырулар да иярә. Анемия кимеми, киресенчә, катлаулы формага әйләнә. Диана­ның канын 200 тапкыр алыштыралар. Аның да нәтиҗәсе эзсез калмый: бавырына инфекция эләгә. Аптырагач, гаиләдә клиниканы үзгәртергә карар кылалар.
 
– Балабызга булышыгыз әле дип кая гына бармадым. Безне Россия волонтерлары ишетте. Мең рәхмәт аларга! Диананың сәламәтлегендә уңай якка үзгә­решләр күзәтелә башлагач, сөе­неп туя алмадык. Тик иртәрәк куанганбыз – аның кинәт кенә тән температурасы күтәрелә башлады. Шуннан соң без Диананы түләүле клиникага салдык. Башка чарабыз калмаган иде. Игелек­ле кешеләр ярдәме белән җыйган акчага хастаханәгә яттык. Ә аннары Казахстан җи­тәкчеләре ярдәм итәргә алынды, – ди Ольга.
 
Күңелем әллә нишләп китте

Диана әлегә авыруга каршы көрәшүен дәвам итә. Бала булуына карамастан, ул шушы чире аркасында сабыр булырга да өй­рәнә, авырлыкларны җи­ңәр­мен дип өметләнеп яши. Әти-әнисе, туганнары да аның тереләсенә бик ышана. Без дә аны савыгыр дип көтәбез.

– Интернетта утырганда, яр­дәм­гә мохтаҗ кешеләрне карый идем. Шушы баланың фотосын күрдем дә, күңелем әллә нишләп китте. Казахстан кызы икән. Әмма аңа ничек тә ярдәм итәсе килде. Изге Рамазан аенда бу балага ярдәм итәргә дип хәйрия чарасында катнашабыз. Баланың кайда яшәгәне мөһим түгел, дәвалау өчен кирәк акчалар җыелып бетеп, сабый тизрәк савыксын иде, – ди Гөлназ.

Дианага 2 миллион сумнан ар­тык акча кирәк. Әгәр тиешле сумма җыелса, кызга операция ясаячаклар.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Карта Сбербанка: 5336 6900 0440 9852
(Гизатулина Гульназ Ильдусовна – волонтер, связано с нахождением родителей в клинике Турции и отчетностью)
Получатель: ГУЛЬНАЗ ИЛЬДУСОВНА ГИЗАТУЛИНА
Номер счета: 40817810362264774472
Банк получателя:
ОТДЕЛЕНИЕ “БАНК ТАТАРСТАН” №8610 ПАО СБЕРБАНК
Г. КАЗАНЬ, БИК: 049205603
Корреспондентский счет: 30101810600000000603, КПП:165502001, ИНН: 7707083893, ОКПО: 09265993, ОГРН:1027700132195
Юридический адрес банка:117997, МОСКВА, УЛ. ВАВИЛОВА,19

Шулай ук теләгән кешеләр 15 июнь көнне 18:30 сәгатьтә Казанның Химиклар урамы, 11 нче йортта урнашкан “Юность” мәдәният йортына килеп концерт карый ала. Билет бәясе – 300 сум.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.06.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»