поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.12.2009 Җәмгыять

ҖИМЕРЕК ТӨЗӘТҮЧЕ БАБАЙ

Тормыш-көнкүрешебездәге техника, механизм, төрле куллану товарлары ватылмый гына тормый. Андый көе киткән кирәк-яракны “списать итеп”, тизрәк чүплеккә аткару ягын карыйбыз. Остаханәгә алып бара башласаң да, кайчак үз бәясен сорыйлар. Ә менә Казанның Карбышев урамындагы 43 нче йортта яшәүче Рәфыйк Сәлмән улы Даутов шундый ташландык әйберләргә икенче сулыш өрә. Аның кулына эләксә, туктап калган механизм кабат хәрәкәткә килә, сынганы ялгана, ярылганы ябыша. Гаҗәеп шәхес ул, бер дә тик торырга яратмый, инде ничә еллар искене яңарту өстендә эшли.

Теплица-музей

 

Рәфыйк абый үзе яшәгән биш катлы йорт каршындагы тик яткан җирдә бакча юнәтеп, теплицасын да төзеп куйган. Авылдагы ихатага кергән кебек капка ачып керәсе бу хозурлык почмагына. Шартын китергән хуҗа, койма өстен чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алган.  Быелгы озакка сузылган көз эстафетаны ак юрганлы кышка тапшырган көннәрдә дә пыяла бина эчендә җәй хакимлеге – яшел суган, гөлләр үсеп утыра.

 

– Ел әйләнәсе яшел суганнан өзелмибез. Базардан яшелчә сатып алганыбыз юк. Шушы бакчаныкы җитә. Кыяр-помидор да бик уңа, яшел тәмләткечләрне дә күпләп үстерәбез. Сатарга алып чыкмыйбыз, үзебез рәхәтләнеп ашыйбыз, кышка да мулдан әзерлибез, – ди хуҗабикә Тәнзилә апа, теплицага керә-керешкә. – Җәй көне яшелчәләр үсеп утырганда, шау чәчәккә күмелгәндә бакчабыз бик матур була. Яздан гөлләремне дә шушында яктыга чыгарам.

 

Аның сүзен дәвам итеп, гаилә башлыгы бу корылманың ничек барлыкка килүе хакында сөйләп китте:

 

– Бездән ерак түгел бер балалар бакчасын сүттеләр. Шундагы ташландык материалларны алып кайтып, теплица ясарга булдым. Астан торба уза, шуның җылылыгы җитә. Пыялалар ике катлы, монда кыш көне дә 10 градус җылылык була. Гөлләрне бик салкыннарда гына өйгә алып керәбез.

 

Ә менә бу икенче яктагы бүлмәдә төзекләндерелгән куллану әйберләре. Барысын да үз кулым белән ясадым. Хәзер безнең яшьтә пенсионерларның әллә кая барасы юк. Көн үткәрергә кирәк бит. Төшкә чаклы шушында булам да, аннан кереп бераз ятып торам. Тагын бер әйләнеп чыгам. Бакчаны Тәнзилә апаң карый, мондагы чисталык та аның хезмәте, – ди Рәфыйк абый,  уңган хатынын мактап.

 

Рәфыйк абый үзе дә бик булган кеше, йорт белән теплица арасына шәп итеп баз ясап куйган, бөтен азык-төлеге, кирәк-ярагы шунда саклана. Электр да сузган, бар җирдә автоматика.

 

 

“Аның кулы тисәме?!”

 

Теплицаның икенче ягына узабыз. Монысы инде нәкъ музей. Йә Хода, ниләр генә юк! Кулчатыр, картина, уенчык, савыт-саба, значоклар җыелмасы дисеңме... Сәгатьләре генә дә уннан артык. Барысы да келт-келт килеп, үзләренең эш хәлендә булуларын исбатлап утыралар. Бер сәгать исә урамдагы йорт стенасына беркетелгән. Ничә радио телгә килгән, утка тоташтыруга кайчандыр ташландык булган чәйнек, самавырлар да чыжлый башлый. Ул җылыткыч, тегү машаналары дисеңме, бар да үз “исәнлеген” белдерә. Кайчандыр сынган килеш балалар бакчасыннан чүплеккә хөкем ителгән пальма агачы да бүлмәгә көньяк яме биреп утыра, төймәсенә бассаң, яна да. Аларның барысы да Рәфыйк абыйның алтын куллары аша үтеп, биредә урын алганнар.

 

– Җимерек төзәтүче бабай ул. Гомере буе шуннан тәм табып яши. Үзе ватыкны төзәткәненә балаларча куана, – ди Тәнзилә ханым, ире белән горурланып.

 

Шулчак Рәфыйк  абый да кайчандыр апасының ире әйткән сүзләрне исенә төшерде.

 

– Җизни: “Акчаң күп булса, кул сәгате ал, эшең күп булмаса, велосипед ал, ул тиз ватыла, ремонтлап вакыт үткәрерсең”, – дигән иде. Менә ничә еллар инде искене төзәтәм. Мине белгәннәр өйгә тегү машинасы, электр приборлары кебек куллану әйберләре алып киләләр. Күрше-тирәдәге әбиләр дә йомышлары төшсә, краннары ватылса, торбалары тыгылса, мөрәҗәгать итәләр. Балта, пычкы, боргыч кебек инструментларны сорап торучылар да бар. Хәтта кабер казырга көрәккә кадәр бирәм, – ди ул, кешеләргә ярдәм итә алуына сөенеп.

 

“Уку тимәсә дә, автоматиканы электән үк яхшы белә идем

 

Рәфыйк абыйның балачагы бер дә сагынырлык түгел. Ятимлектә үсә ул.

 

– Әтием Сталин хакимлеге чорында 10 елга төрмәгә эләккән. Ул кайтканчы әни үлде. Кайтып озак та тормастан, әти дә вафат булды. Әни үлгәндә туып кына калган сеңелне карарга туры килде. Аннан безне, миңа ул чакта 10 яшьләр булгандыр, туган тиешле апабыз асрамага алды. Мәктәпкә бармый бала карый идем. Шулай безнең дәвердә уку тимәде шул...

 

Соңыннан 14 ел җитен комбинатында мастер ярдәмчесе булып эшләдем. 20 еллап радиоприбор заводында хезмәт куйдым. Кешеләр китап укып та үзләштерә алмаганда, үзлегемнән һәм Ходайдан килгән сәләт белән автоматиканы электән үк яхшы белә идем, VI разрядка ия булдым. Пенсиягә чыккач та (50 яшьтән) байтак җирдә эшләдем. Хезмәтемне бәяләделәр, һәркайда чакырып тордылар, – ди ул, гомере зая узмаганга басым ясап.

 

Өй яны санитары

 

Рәфыйк абыйны шулай дип атарга да мөмкин. Йорт каршында гөлбакча булдырудан тыш, аның алдындагы зур гына җирлекне чүп-чардан чистартып, шешәләрдән арындырып тора икән. Шундый чисталыкны күргәннән соң, кайтыр юлдагы йортлар янәшәсеннән узганда андагы шапшаклыкка кәеф төште. Быел кар яварга өлгермәде шул әле, табигать кешеләрнең ваемсызлыгын, битарафлыгын яшерергә ашыкмый. Әмма моңа берәүнең дә исе китми, без инде пычраклыкка күнеккән, бу мәсьәләдә тиребез калынайган.

 

Ял көннәрендә дә эшсезлектән түшәмгә төкереп ятса ята, әмма урамга чыгып бил бөкми адәм баласы. Ә бит һәр кеше елына бер тапкыр гына булса да, кулына эш коралы тотып, бер сәгать кенә җыештырса да, тирә-ягыбыз көлеп торыр иде. Әнә йорт янында каркасы череп беткән машинага кадәр аунап ята. Аның янәшәсендә чемоданнарга да урын табылган. Хуҗасы ничә еллар рәхәтен күрсә дә, бүген аларны адәм баласының хуҗасызлыгына һәйкәл иткән. Көн саен кайчандыр кадерле саналган машинасы  янәшәсеннән узып йөрү эчен пошырмый микән аның?! Шуны беләсе иде.


Рәшидә АХМИРОВА
Ирек мәйданы
№ 24 | 11.12.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»