|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Мәдәният
GONGTV каналы авылларга “кунакка” киләGONGTV спорт һәм музыка каналы PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән берлектә авыллар тормышы турында өр-яңа тапшыру өстендә эшли башлады. “Көтелмәгән кунаклар” исеме астында чыгачак тапшыру авылның көндәлек тормышын, халыкның эшчәнлеген һәм тормыш шартларын ничек бар, шулай күрсәтәчәк. Проектның авторы Айдар Шәймәрданов сүзләре буенча, авылда эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләрен күрсәтеп, яшьләрне, эшче кадрларны авыл җирлекләренә җәлеп итү тапшыруның төп максаты булып тора да. Беренче чыгарылышлар Лаеш районы Имәнкискә авылында һәм Югары Осланда төшерелде.
--- |
Иң күп укылган
|