поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.06.2017 Мәдәният

“Ялкынлы яшьлек” берләшергә чакыра

Самараның танылган “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле быелгы 48нче сезонының беренче яңа программасын Управленческий бистәсенең “Чайка” мәдәният сарае сәхнәсендә өлкә үзәге тамашачысына тәкъдим итте.

Программа язга багышланып, авыл яшьләренең табигать кочагында очрашу кичәсе үткәрүләре турында иде. Ул ансамбльнең бию төркеме башкаруында “Ялкын” дип аталган дәртле бию белән башланып китте. Коллективтан өлкән яшьтәгеләр киткән саен да, аларны гел яшь җилкенчәк алыштырып тора. Менә хәзер дә бию төркеменә алмашка яшьләр килгән. Биюләрне беренче тапкыр сәхнәгә биюче кызларның берсе - Гөлназирә Огурцова куйган. Студент кызлар Юлия Рәхмәтуллина, Розалия Хәбибуллина, Рузия Идрисова да коллективка бик матур итеп килеп кергәннәр. Алар башкарган беренче биюне дә тамашачы бик җылы каршы алды.

Менә авыл күренешен тасвирлаган сәхнәгә бабай белән аның оныкчык кызы килеп чыга. Сакаллы картны тамашачы бик тиз танып ала. Бу бит үз җырларын башкаручы Фәнил Зыятдинов!  Бабай биюче кызларга сокланып карап тора. Аны эзләп килгән оныкчыгын да тиз таныдык – ансамбльнең танылган җырчысы Әлфия Сөнгатова (Йосыпова)ны кем белми инде!

Бабайны әби чәй эчәргә дәшә икән. Ә карт бераз ялындырып торгандай итә. “Әбиең көтәр ул мине, үпкәләмәс, - ди ул. - Без бит бер-беребезне яшь чагыбыздан бирле яратабыз. Мин әбиеңә багышлап шигырьләр укый, җырлар җырлый идем. Менә бу җырны синең ишеткәнең бармы?”  Бабай кулына баянын ала да “Авыл кызы” дигән моңлы җырны сузып җибәрә.

Тик оныгына никтер бу җыр ошап бетми икән. “Хә¬зерге яшьләр мондый озын җырларны җырламыйлар инде. Аларга башка, дәртлерәкләре кирәк”, - ди ул.

Нәкъ шул чакта сәхнәгә Розалия Хәкимова килеп чыга. Ул коллективка әле былтыр гына кушылып киткән. Ә тамашачы аны белеп тә, яратып та өлгергән инде. Аның “Чабата” дип аталган дәртле җыры яңгырауга, зал көчле алкышларга күмелде.

Концерт барышында Розалия әле танылган композитор Рөстәм Яхинның “Серле күзләр” романсын да, бүгенге популяр эстрада җырларының берсен - “Карлыгач”ны да күңелгә үтәрлек итеп башкарды.

- Әбиең нәрсәгә мине өйдә көтеп утырадыр, биредә ачык һавада чәй күпкә тәмлерәк ич. Әйдә, кызым, бергәләшеп чәй эчеп алыйк әле. Шәт әбиең дә килеп җитәр.
- Бабай, синең мәтрүшкәле чәең чынлап та бик тәмле икән, - ди кыз.

Шушы вакытта быел гына коллективка килгән Вероника Шәйдуллина башкаруында “Мәтрүшкәләр” җыры яңгырый. Аның “Аккошлар” җырын да рәхәтләнеп тыңлаганнан соң, тамашачылар дүрт кыз һәм ике егеттән торган бию төркеменең “Зәлидә” биюен алкышларга күмеп каршы алдылар.

Биючеләрне “Ялкынлы яшь¬лек”нең танылган җыр¬чысы, тумышы буенча Кошки районы¬ның Яңа Җүрәй авылы кызы Гөлфия Гайнетдинова алмаштыра. Ул һәрвакыт җырларны баетып, үзенчә башкарырга тырыша. Менә бу юлы да аның “Кайтчы, иркәм, яныма”, “Уйна, дустым, гармуныңны” җырлары тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде.


Концертта күпләргә таныш ветеран җырчылар да шак¬тый күп булды. Искәндәр Әх¬мәтовның “Әнкәмнең догалары”, “Ак сирень, ак шомырт” җыр¬лары күпләрнең күңелендә якты хисләр, якты тойгылар уяткандыр.

Ә менә автор-башкаручы Ис¬кәндәр Сәетовны сәхнәдә бик сирәк күрергә була. Аның нинди талант иясе булуын күпләр әле белмиләрдер дә. Аның үзе иҗат иткән күп кенә шәп җырлары да бар. Шуларның берсен – яңа гына табадан төшкән “Ак чәчәкләр” дип аталганын тамашачы бик яратып тыңлады.

Киләчәктә Искәндәр әфән¬дене “Ялкынлы яшьлек” концертларына ешрак чакырсалар, начар булмас иде. Ул бит әле үзе җырларга өйрәткән балаларны да сәхнәгә чыгара ала.

Айсылу Әбдиева турында аерым язып үтәргә кирәктер. Ул бу концертта  күп җырламады - халкыбызның бары бер - “Тал бөресе” җырын гына башкарды. Тик шул да тамашачыларга җитә калды. Айсылу ханым кебек җиренә җиткереп җырлаучылар бик сирәктер.

Шунысы куандыра - шушы көннәрдә генә аңа 38 ел буе сәхнәдән төшмичә, татар халкына тугрылыклы хезмәт күр¬сәткәне өчен “Та¬тар¬станның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелүе турындагы хәбәрне тамашачы зур канәгатьлек хисе белән каршы алды.

Ә концерт программасы дәвам итә. Ветераннарны - яшьләр, җырчыларны бию¬челәр алыштыра торды. Җыр-чылар аерым-аерым да, дуэт белән дә җырладылар.

Яшьләрнең ял итү урынына әбинең килеп керүе дә зур шау-шу уятып, күңелләрне кү¬тәреп җибәрде. Бабай карчыгын (Сания Амусеваны) кочак¬лап, тәмле сүзләр әйтеп каршы алды.

- Әй, карчыгым, килеп җиттеңме? Узды шул яшь¬легебез, хәзер менә яшь¬ләребезгә карап сокланырга һәм сөенергә генә калды. “Яшь чакларыбыз...  узды..., юлларыбыз тузды...” дигәндәй, сузып җибәр әле үзеңнең бер яраткан җырыңны.

Сания Амусеваның җыр¬лавын да тамашачы көчле алкышларга күмде.

Ә инде бабай белән әбинең оныгы (Әлфия Сөнгатова) җыр¬лап җибәргәч, тамашачы тагын да җанлана төште. Әлфия ханым бик тә матур итеп “Бөр¬легән”, “Назлы гөлкәем”, “Җыйдым җиләк” җырларын башкарды. Алар коллективның төп солисты Ринат Азизов белән  икәүләп тә җырладылар. Ринат үзе генә дә ике җыр башкарды (“Гармун тавышы”, “Мин авыл баласы”).

Менә, ниһаять, аерылышу мизгелләре дә килеп җитте. Сәхнәгә бөтен коллектив чыгып басып, “Татарлар, берләшик” җырын башкарганда күңелдә ниндидер горурлык хисе килеп туды.

Әйе, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле кебек моңнарыбызны саклаучы, тамашачыга җит¬керүче сәнгать коллективларыбыз булганда, без, татарлар, һичшиксез, яшәячәкбез әле.
.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.


Рәфыйк НУРИЕВ
Бердәмлек
№ --- | 02.06.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»