|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Җәмгыять
Дуслык йортында Балаларны яклау көне уңаеннан концерт уздыБалаларны яклау көне уңаеннан Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында балалар лагерьларында ял итүче Казан мәктәпләре укучылары өчен концерт узды. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йортының иҗат коллективлары: «Алтын» хореография студиясе, «Сакартвело» грузин биюе ансамбле, «Ләйсән» вокаль ансамбле нәни яшь тамашачыларга җыр һәм бию аша республикабыздагы халыклар мәдәниятын күрсәттеләр. Сәхнәдә татар, рус, чуаш, мари, удмурт, грузин, бурят халыклары, шулай ук Дагыстан һәм Төньяк халыклары мәдәнияты тәкъдим ителде.
--- |
Иң күп укылган
|