|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.05.2008 Җәмгыять
ЧҮПНЕҢ КАДЕРЕ АРТАКазанда яшәүче һәр кеше көненә кило-кило ярым чүп “җитештерә”. Тәртиплерәкләр аны пакетларга салып чүп савытына ата, моны кирәк эшкә санамаучылар исә урамда ташлап китә. Тартмага эләккән калдык-постыкның бер өлешен кошлар, этләр таратса, калганын җил туздыра. Чүп машинасына төялеп, Самосыр чүплегенә барып җиткәч тә, мең бәла тудырырга сәләтле әле ул каһәр суккан чүп. Берничә атна буе төтенләп утырган полигон быел да күпләрнең төн йокысын качырды. Тик киләчәктә мондый хәл кабатланмаячак. Һәрхәлдә шәһәр җитәкчелеге һәм белгечләр шулай дип ышандыра. Моңа кадәр Мәскәү һәм Липецк шәһәрләрендә генә булган, бездә дә зарыгып көтелгән чүп күчереп төяү станциясе, ниһаять, эшли башлады. Мәскәү районында урнашкан әлеге корылма берьюлы дүрт районның көнкүреш калдыгын кабул итәчәк. Бирегә чүп Авиатөзелеш, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарыннан китереләчәк. Станция көненә 600 тоннага якын калдык-постыкны “сортларга” аерырга сәләтле. Дөрес, Казан өчен бу әллә ни зур сан түгел. Шуңа да мондый станциянең икенчесен дә төземәкчеләр. Анысы киләсе ел башында кулланылышка тапшырылыр дип көтелә. “Тагын бер үзәк төзесәк, шәһәрнең бер чүбе дә калмаячак”, - дип сөенә яңа эшли башлаган станцияне карарга килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Казаннан көн саен мең тонна тирәсе көнкүреш калдыгы чыгарыла. Үзе аша тәүлегенә 600 тонна чүпне уздыра алган ике станция, чыннан да, башкаланың “башына менгән” чүп мәсьәләсен хәл итәр кебек. Әгәр Казан халкы бүгенгедән дә күбрәк калдык “җитештерә” башламаса, билгеле. Соңгы ун ел эчендә башкаладан чыгарыла торган чүпнең күләме ике ярым тапкырга үсүен исәпкә алсаң, мондый хәл дә булырга мөмкин. Әмма монысы артык катлаулы мәсьәлә түгел. Чүптән акча ясарга өйрәнгән эшмәкәрләр калдык-постыкны кая куярга белер. ә менә гади халык чүп тартмаларын “таба алырмы”? Көнкүреш калдыгы подъезд төбендәге әрҗәгә кадәр чыгып җитми икән, ул чүпнең урамнарны тутырасын көт тә тор. Анда инде йөз станция төзеп куйсаң да файдасы булмас. Әгәр яңа чүп тартмалары урнаштырылганнан соң да халык пычраклыктан зарланса, монда инде аның үзенә генә үпкәлисе кала. Ник дигәндә, евроконтейнерларның барысы да капкачлы булачак. Ягъни сукбай эт-песиләр һәм кошларның “ашханәсе” ябылачак. Шәһәр буйлап 500дән артык шундый чүп тартмасы урнаштырырга җыеналар. Аларның һәркайсы 10-15 мең сум тора һәм 10-15 ел хезмәт итә ала. Чагыштыру өчен: 3-4 мең сумга сатып алынган гадәти контейнерлар бер-ике елда сафтан чыга. Чит илләрдәге шикелле бездә дә һәр төр көнкүреш калдыгына аерым тартма урнаштыруны әлегә иртәрәк дип саный җитәкчеләр. Бүген халык үз артыннан җыештырырга, ягъни чүпне вакытында контейнерга чыгарырга өйрәнсә дә, бик яхшы. Президент әйткәнчә, калганы – техника эше. Махсус машиналар аны килеп алачак һәм станциягә алып китәчәк. Анда исә көнкүреш калдыгы “сортларга” аерыла. Иң элек пыяла, картон, зур полиэтилен капчыклар “үз әрҗәләренә” төшеп кала. Аннан соң чүп иләк аша үтә. Монда ул ваклана. Соңыннан бер рәткә тезелеп баскан эшчеләрнең һәркайсы үзенә “кирәкле” чүпне сайлап аерым тартмаларга тутыра. Беркемгә дә кирәге чыкмаган “койрык” дип аталучы калдыклар исә полигонга озатыла. Сүз уңаеннан, Самосыр чүплеген япкач, башкалада ике яңа полигон төзелә. Аларга чыгарыла торган чүп таркалмаячак та, янмаячак та. Брикетлар рәвешендә кысылган калдыкны чит илләрдә зур чокырларны тигезләү өчен кулланалар икән. Бездә дә шул тәҗрибәне файдаланырга мөмкиннәр. Ә менә чүпнең сайланган өлешеннән акча ясала. Кәгазьне – Чаллы, картонны – Киров шәһәре, пыяланы башка берәү сатып ала. Инде бүген үк бездәге калдыкны сорап килүчеләр шактый икән. Аларга чүп кирәк булса, безгә исә чүпсез рәхәтрәк.
Рамилә МОРАТОВА |
Иң күп укылган
|