|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2017 Сәясәт
Губернатор Сергачта булып кайттыГубернатор Валерий Шанцев эшлекле визит белән 25 майда Сергачта булып кайтты. Ул район җитәкчеләре Николай Субботин һәм Олег Радаев, өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов белән, иң беренче чиратта, төбәгебез тарихында беренче тапкыр Сергачта тормышка ашырылачак “Җимеш бакчасы” проектының эш барышы белән танышты. Әлеге яңарыш адымга 300 млн сум сарыф ителәчәк һәм ул 100 гектар җир биләячәк. Әмма ләкин быел инвесторлар аның яртысын гына кулланачак. ООО “Рассвет” хезмәткәрләре 20 гектарда каен (земляника), 15ендә - күк (голубика), 10ында кура (ма¬лина) җиләкләре һәм 5 гектарда кара бөрлегән (ежевика) үстерергә планлаштыралар. Инде кирәкле үсентеләр дә, махсус техника да кайтарылган. Тик һава шартлары гына үсентеләрне утырту эшен бер-ике атнага тоткарлаган. Әйтергә кирәк, регион башлыгы берничә үсентене махсус алдан әзерләнгән чокырчыкларга үзкуллап утыртып чыкты һәм шуның белән җимешле проектка старт бирде. “Рассвет” җитәкчеләре губернаторны июль уртасында кабат үз бакчаларына кунакка, җимешне татып карарга чакырдылар. Шулай ук Валерий Шанцев тузган торактан халыкны бар уңайлыклары булган фатирлар¬га урнаштыру максаты белән шәһәрнең Школьная урамында төзелеп килүче дүрт катлы йор¬тны да карап чыкты, төзүчеләргә билгеләнгән сроктан тайпылмаска боерды. Аннары ул “Светлое озе¬ро” социаль учреждениесенең эше, халыкка хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты һәм эшлекле визи¬тыннан, гомумән, канәгать калды.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|