|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2017 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның кайбер районнарында гарасат булып узган (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган. Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле гарасатның видеосы пәйда булды. Биредә боз да яуган.
--- |
Иң күп укылган
|