поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2009 Бәйрәм

ИСӘНМЕСЕЗ, ТУГАННАР! ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН СЕЗНЕ!

Кайчандыр ташларга кызганып, истәлек өчен дип җыеп куелган иске кәгазьләрне актарып утыра идем, открыткалар килеп чыкты. Бәрәч, бар иде шул открыткалар язышкан заманнар! Карале, күбесе Яңа ел белән котлау открыткалары. Рәсемнәре шундый гади, беркатлы, матур. Котлау сүзләре дә гади, кыска, ихлас.

“Исәнмесез, туганнар! Котлыйбыз сезне Яңа ел белән! Яңа ел сезгә шатлык, бәхет һәм зур уңышлар алып килсен. Сәлам белән: туганнарыгыз Искәндәр, Сания, Алсу, Гүзәл. Горький шәһәре”.

 

“Исәнмесез, җизни, кечкенә апа! Сезне Яңа ел белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, шатлыклы озын гомер телибез. Бәйрәмне күңелле итеп үткәрегез”. Бу котлау Кизел шәһәрендә яшәүче туганнардан килгән булган.

 

“Дәү апа һәм апа! Котлыйм сезне Яңа – 1978 ел белән! Яңа ел сезгә шатлык, бәхет, зур уңышлар алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек телибез. Сәлам белән: Сөләйман. Апа, кайтканда тәрәзә төбеннән су җыя торган мүскә дә алып кайт әле, сезнең яндагы аптекада бардыр. Открыткагызны алдык, бик зур рәхмәт! Численник алдык.” Монысын безнең олы абыебыз әтинең Казанда яшәүче апасына һәм аның фатирында вакытлыча яшәп торган бертуган апабызга язган. “Мүскә” ни соң ул дисәгез, хәзер аңлатып үтәм. Кайда ничек булгандыр, белмим, ә безнең тәрәзә рамнарының эчке якларына улаклар эшләнгән иде: тәрәзә парлангач, агып төшкән су шунда җыелсын өчен. Абый шул улаклардагы суны суыртырга дип, даруханәдән “груша” алырга кушкан. “Котлыйм” дип үз исеменнән яза башлаган да, теләкләрне тезеп чыккач, әти белән әнине, ике энесе белән ике сеңлесен искә төшереп, “телибез” дип куйган. Апа артык числалык алмасын дип, “численник”ны инде алулары турында да хәбәр иткән. Ягъни, открыткага котлауны да, гозерен дә, хәбәрне дә сыйдырган. Чыннан да, моннан унбиш, егерме еллар элек бәйрәмнәрдә туганнарга, дусларга, танышларга открытка язу фарыз гамәлдәй санала иде. Бәйрәмнәр хәзерге кебек бик күп түгел, ә берничә генә: Җиңү, Октябрь бәйрәме, 8 Март, 23 февраль һәм Яңа ел. Тансык, җанга якын, эчтәлекле шул бәйрәмнәр якынлашканда почтальоннарның сумкалары соңгы чиккә кадәр тулып, бүлтәеп чыга һәм алар капкаларга “ябышкан” почта әрҗәсе саен газеталар белән бергә дүртәр-бишәр открытка да салып китәләр иде. Ул котлау кәгазьләрен һәр йортта көтеп алалар: әһә, бу юлы иң беренче кемнән килер икән? Һәр йорттан шулай ук котлау открыткалары тарала – бөтен район, республика, ил буйлап сибелгән туганнарга, якыннарга... Потальоннарның җилкәләре генә чыдасын! Открыткалар да хәзерге кебек миллион төрле түгел, хат ташучы тәкъдим иткән, биш-алты төрледән сайлап аласы иде. “Простоквашино”, “Ну, погоди!” кебек мультфильм геройлары, төрле җәнлекләр, чыршы бизәкләре, Кыш бабай белән Кар кызы, Кар бабайны әвәләп ятучы кызыл битле балалар рәсемнәре сурәтләнгән открыткалар иде алар. Бәяләре өч тиеннән алып ун тиенгә кадәр иде. Без игезәк сыңарым Наилә белән открыткалар язабыз, ә Тәти абый чыршы алып кайту, герляндалар элү, өйне бизәү белән мәш килә иде. Чыршыны бизи дә, утларны сүндерә һәм чыршы астында, музыка ритмына янган герляндаларга карап ята. Өйдә бәйрәм рухы, күңелле, кызык, рәхәт...

 

Әллә кайчангы Яңа ел открыткаларын хезмәттәшләремә дә күрсәттем. “Әйе, мин менә монысын хәтерлим”, “Мондые минем өйдә дә бар әле” – диештеләр алар.

 

– Мин башына чиләк кигертелгән, борыны урынына кишер кадалган, кулына чыбык тоткан Кар бабай янында балалар әвәрә килүе сурәтләнгән открытканы ярата идем. Әле анда җәнлекләр дә була иде. Аннан соң симез, кызыл битле, кызыл чапан, башына ак чалмалы кызыл башлык кигән, аркасына күчтәнәчләр тутырылган кызыл капчык аскан, кулына бизәкле таяк тоткан Кыш бабай белән ак каймалы зәңгәр тун, зәңгәр башлык кигән, озын сары толымлы Кар кызы открыткасы истә калган. Алар янында пәлтәсе өстеннән күкрәгенә кәгазьдәнме, тукымаданмы “фәлән ел” дип язылган белдерү бәйләп куелган малай авызын ерып басып тора иде. Шундый откырткаларны класстагы бик якын дусларга бирү модада иде, – диде Гөлшат Гатауллина.

 

– Карале, кызым таратып, югалтып бетермәгән булса, миндә дә күп иде иске открыткалар, – диде Чулпан Фәттахова. – Миңа рәссам Зарубин рәсемнәре төшерелгән открыткалар аеруча ошый иде. Ул төрле җәнлекләрне, табигать күренешләрен искиткеч итеп сурәтли иде.

 

– Ә без мәктәптә тактага “кнопкалар” белән ак калын кәгазьне беркетә идек тә, диафильм аша шунда төшкән Яңа ел открыткалары сурәтләрен күчереп ала идек. Зур открытка кебек бик матур газета барлыкка килә иде. Сез шулай эшли идегезме? – диде Эльза Хамматова.

 

– Ә минем әни үзенә 1958 елда Мөслим районының Метрәй җидееллык мәктәбеннән бирелгән Яңа ел открыткасын гаилә альбомында кадерләп саклый. Ул вакытта әни алтынчы сыйныфта укый торган булган, ә сеңлесе – дүрттә. Икесе дә бик тәртипле булганнар, яхшы укыганнар. – дип сөйли Лилия Сөнгатуллина. – Шул тырышлыклары өчен, мәктәп директоры каләмне карага манып, хәрефләрне энҗеләрдәй төзеп: “Венера Сабирова! Яхшы тәртибең һәм яхшы укуың өчен сине мәктәп коллективы исеменнән Яңа ел белән котлыйбыз һәм укуыңда алга таба да уңышлар телибез”,– дип язган. Шундый ук откырытканы әнинең сеңлесенә дә биргәннәр. Мәктәп директорыннан мондый открытка алу сөенечен хәзерге галим-голәмәләрнең Нобель премиясе алгандагы тәэсирләренә тиңләрлектер мөгаен – нык сөенгәннәр. Әле шул открыткага өстәп, мәктәп директоры әнигә – ана куян, ә аның сеңлесенә ата куян биргән (мәктәп хуҗалыгында куян асрый торган булганнар). Һәм бер елдан бөтен ихатаны куян баскан. Шулай итеп, яхшы укучы кызлар гаиләгә зур файда да китергәннәр. Әни мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә тәмамлап, алга таба укытучылыкка белем алган һәм гомер буе мәктәптә укытты. Аннан соң хезмәт дәресендә “хан заманындагы” открыткаларны кечкенә кисәкләргә бүлеп, бөкләп кечкенә кәрзиннәр үрү-ясау истә калган. Чын кәрзиннең кечкенә макеты килеп чыга иде. Аллы-гөлле кәрзиннәрнең кырыйлары һәм тоткалары китекле-китекле була иде. Укытучылар шуларны ясый һәм балаларга өйрәтә белгәннәр бит!

 

Башка хезмәттәшләр дә открыткалардан төрле вазалар, бизәнү әйберләре сала торган тартмачыклар ясауларын искә төшерделәр. Әйе шул, открытка кисәкләре кыстырылган скрепкаларны бер-берләренә эләктереп, өйләрне бизәү өчен ишекләргә пәрдә урынына элә торган чылбырлар да ясый идек әле.

 

Хәзер дә күп открыткалар, ниндиләре генә юк! Нәрсә языйм дип баш ватып торасы да түгел – открыткаларга котлау сүзләренә, шигырь юлларына кадәр язып куйганнар. Ләкин аларны туганнарына җибәрүчеләр инде сирәк. Шулай да, язучылар бар әле. Әйтик, берәр төрле бәйрәм җитте исә, белеп торабыз: Әлмәттә яшәүче Фәһимә апа Гайфетдиновадан редакция хезмәткәрләре исеменә открытка килеп төшәчәк. Башка укучыларыбыздан да котлау кагәзьләре алганыбыз бар, рәхмәт, дуслар!

 

Эшне җиңеләйттек шул хәзер, якыннарыбызны телефоннан гына котлыйбыз. Ә ихлас күңелдән гади итеп язылган откырткаларны алу, туганнарыңны котлау өчен дәрт бетеп открыткалар юнәтеп йөрү, берәрсе онытылып кала күрмәсен тагын дип, барлык туганнарның адресларын барлап, төрле-төрле открыткаларны почтага салу, нинди рәхәтлек бирә иде! Һәр заманның үз мавыгулары шул. Открыткалар язу гадәте әйләнеп кайтса да, элеккеге кебек үк күңелле була алмас сыман. Ә бәлки шулай тоела гынады?...


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 70 | 12.12.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»