|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2017 Мәдәният
«Священная война» җыры белән танылган кечкенә Арслан Сибгатуллин Андрей Малаховта күргәннәрен сөйләде«Священная война» җырын җырлап танылган Арслан Сибгатуллин бу көннәрдә Андрей Малаховта кунакта булып кайтты. Мәскәүдә Арсланны һәм аның гаиләсен ничек каршы алулары, тапшыруның үзенчәлекле мизгелләрен «Идел» журналына Арсланның әнисе, Камал театры артисты Гүзәл Сибгатуллина сөйләде: «Арслан, «Священная война» җырын башкарганнан соң, безгә тиз арада «Беренче канал»дан шалтыраттылар. Бу видео интернетта таралгач, каналның баш редакторына килеп эләккән һәм телеканал тиз арада безне эзли башлаган. Мине Камал театры аша таптылар һәм элемтәгә керделәр. Беркемгә интервью бирмәскә куштылар, без беренче булырга тиеш дип, гаиләбезне Мәскәүгә чакырдылар. Шулай итеп «Дети патриоты. Детство жжет» дип аталган тапшыруда катнашып кайттык. Тапшыруга бик күп йолдызлар, депуталар үзләренең балалары белән килгән иделәр. Арслан соңыннан аларга чәчәкләр бүләк итте. Арсланны «Беренче» каналдан үз иленең чын патриоты дип атадылар. Тик аңа кадәр «Россия» каналыннан Никита Михалков Арслан турында «Может, он пока маленький и не понимает, о чем поет. В нем есть ген победителя» , дип сөйләгән иде инде.
--- |
Иң күп укылган
|