поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.12.2009 Шоу-бизнес

“ТЕГЕННӘН КУНАК” ФИЛЬМЫ – ФӘЛСӘФИ КОМЕДИЯ

Буа сатира театрының директоры, артист Раил Садриев төшергән “Тегеннән кунак” фильмын хәзер DVD дисклардан карап була.

Фильм 2007 елда “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивалендә татар киносы программасы кысаларында катнашкан иде. Фильмның эчтәлеге гаять кызыклы, анда гайре табигый хәлләр сурәтләнә. Шул ук вакытта яшәү-үлем, теге дөнья хәлләренә багышланган фильм кешелекне борчыган сорауларны күтәрә. Бу фильмы белән ни әйтергә теләгәне турында режиссер үзе сөйләп узды. Раил әфәнде әйтүенчә, теге дөньяда нәрсә икәнен беркем дә белми.

 

– Без, кешеләр җәннәт һәм тәмугъ бармы соң ул кебек сорауларга җавап табарга телибез. Кеше бит ул нәрсәне күрә, тотып карый, шуны гына кабул итә. Ә фильмда кешенең динилеге, Аллаһка ышануы аның эчке дөньясыннан, күңеленнән килә, дип әйтелә”, – дип сөйләде артист.

 

“Күңелең яхшы булса – син җәннәттә, күңелең яманлыкта икән син тәмугъка барып керәчәксең. Иң мөһиме кеше рәнҗетмичә, җәнлекләрне, хайваннарны рәнҗетмичә яшәгез”, – дип кисәтә фильмның төп герое Җәмил.

 

– Комедия тамашачыга фикерне җиткерү өчен иң җиңел, үтемле алым. Көлке аша җитди мәсьәләләр турында сүз бара биредә. Фильмда моннан егерме ел элек, эчкече, партком булып эшләгән кешеләрнең бүген мулла булып вәгазь сөйләп йөрүләрен фаш итәбез”, – дип сөйләде Раил Садриев. Артистның дингә шәхсән үз фикере дә гадәти генә түгел. “Дин – ул формула, динилек – ул халәт. Менә мин бик дини кеше, ләкин бер диндә дә түгел”, – ди ул.

 

 

Рольләрдә:

Гариф – Илдар Латыйпов

Җәмил – Раил Садриев

Галимә – Әминә Шәрәфетдинова

Илгиз – Азат Зарипов

Хәниф – Фәрит Сәгъдиев

Мулла – Искәндәр Сираҗи

Закир – Ркаил Зәйдулла

 

Сценарий авторы: Илфак Шиһапов һәм Раил Садриев.

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»