|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2009 Ир белән хатын
ХОДАЙ СЫЗГАН ЮЛДАН БАРАБЫЗТатарның мәдәният дөньясында әле бер генә җырчы гаиләсенең дә, сәхнәдә ат кебек җигелеп эшләү белән беррәттән, үз нәшрият йортын оештырып, 6-7 төрле газета-журнал чыгарганы юк. Гаилә башлыгы турында "Фәлән Фәләнович" дип әйтеп тору да кирәкми, бер сүз җитә – Габделфәт. Концертларын дүрт күз белән көтеп ала, агылып килә торган тамашачысы һәм меңнәрчә укучысы аны шулай таный, шулай ярата. Әле яңа гына җырчыга "Татарстанның халык артисты" исеме бирелде. Бу зур исемдә хатынының да өлеше шактый зур, дисәм, Габделфәт үпкәләмәс, чөнки Рузиләсез мин җырчы була алмас идем, дип үзе әйткәне бар. Әйтерлек тә шул, аның хатыны, профессиональ режиссер буларак, концертларны сәхнәгә куя, программасын, киемнәрен, гомумән, барысын да энә күзеннән үткәрә бит. Эшләре бик тыгыз, инде декабрьгә дә гастроль графигы төзеп куелган булса да, гаилә хәлләрен сөйләшү өчен вакытлары табылды. – Сезнең өйләнешү яшен тизлегендә – өч көн эчендә хәл ителгән. Бер-берегезне бөтенләй белмәгән көе. Туйдан соң тормыш арбасы майлаган күк шома гына тәгәрәп тә киттеме?
Г.: Рузиләне мин Ринат Гыйләҗевнең "Сорнай" ансамбле белән Балык Бистәсенә баргач күрдем. Ул мәдәният йортында директор урынына калган иде. Концерттан соң, сәхнәгә менеп, артистларга рәхмәт әйтте. Шул 5 минутлык рәхмәт әйтү җитте: бу – минеке, дидем шунда ук. Озакка сузма, алып куй шуны, дигән кебек, Ходай Тәгалә ашыктырды мине.
Р.: Габделфәт концерттан соң төн буе уйланып яткан да, эш буенча Казанга кайтып килергә кирәк, дип ансамбль җитәкчесен алдап, безнең районга кире кайткан. Ансамбль турында район газетасында басылган мәкаләне табып бирүемне үтенгән булды башта. Аннары кинәт кенә кочып алды да, миңа бернинди мәкалә дә кирәкми, синең янга кайттым, дип әйтеп салды. Ә минем бөтен тәнем буйлап кайнар дулкын йөгереп узды. Беркайчан да андый хис кичергәнем юк иде. Без төн буе, үсмер егет белән кыз шикелле җитәкләшеп, Кама буенда йөрдек. Шундый рәхәт самими сөйләшеп йөрү иде ул. Икенче көнне, миңа кияүгә чыгасыңмы, дип сорады. Ә мин, уйнап-көлеп: "Чыгам!" – дидем. Хәзер уйлыйм да, бу сүзне миннән Ходай әйттергән, дим, чөнки күпме генә уйнап-шаярып сөйләшсәм дә, бер егет белән дә алай шаяртканым юк иде. Туйга кадәр мин очып йөрдем, бернәрсә белмәдем, бернәрсә күрмәдем. Ә туйдан соң... Казанга килдек – торырга урын юк, гастрольдән кайтышына тулай торагыннан чыгарганнар (ул заманда 1 айга эшеңне ташлап кит әле син!). Өстәвенә бер-беребезне дә аңламыйбыз. Мин – Сукояр, холкымда бунтарьлык, баш бирәсе килмәү бар иде. Ә ул "руль"не үзенчә тотарга тели. Габделфәтнең сабырлыгы саклап калды безне. Сабырлык дигәннән, Габделфәткә әтисеннән күчкәндер ул. Бервакыт кызым белән өй җыештырганда, ишек башына кыстырган иске китапны мичкә яктык. Ә аның арасында әтинең шул көнне генә алган пенсия акчасы булган икән. Шуны белгәч, и уңайсызландым да соң! Ә ул ник тавыш күтәрсен, ник ачулансын!
– Чынбарлыктагы хәләл җефет хыялдагысына тәңгәл килде, дип саныйсызмы?
Р.: Мин кечкенәдән, ирем йә колхоз рәисе, йә директор, йә зур сәясәтче, гомумән, абруйлы кеше булырга, аның янәшәсендә мин дә шул хөрмәткә күмелергә тиеш, дип хыяллана идем. Нигә алай булуын үзем дә белмим: 5 яшемнән әтисез калганга шундый ышанычлы терәк эзләдемме икән ир кешедән? Ә Габделфәтнең ул чакта дәрәҗәсе дә юк бит әле. КИСИ тәмамлап, мастер булып эшләве "плюс" булды бугай инде. Хәзер барысы да мин теләгәнчә. Ходай Тәгалә, хыялларымны акрын-акрын тормышка ашырып, шулай көйләгән, ахры.
Г.: Миңа да бит 26 яшь иде, шуңарчы эзләдем бит үзем теләгән кешене, таба алмадым. Концерт белән чыгар өчен, эшемне рөхсәтсез ташлап киттем ләбаса! Рузилә белән танышсын дип, Ходай йөртүе булган инде ул. Шунда барасың, сиңа гомер итә торган хатын бирәм, дигән.
– Артист кеше һәрвакыт Мәҗнүн хәлендә булырга тиеш, диләр. Һаман да шул бер үк хатынга гомер буе гашыйк булып тору мөмкин түгелдер инде?
Г.: Миңа ничек ошарга кирәген бик яхшы белеп, һәр яктан канәгатьләндереп торучы Рузиләм булганда, илһам чыганагын читтән эзлисе юк. Өйләнешкән көннән алып, мин аны, аз-азлап, шуңа күндердем, мин теләгәнчә эшләргә өйрәттем. Ә ул моны шулай булырга тиеш дип кабул итте.
Р.: Гаиләдә хатын-кызга артист булырга кирәк. Көндез генә бик ямьсез кыяфәттә чирләп ятсам да, кичкә ялт итеп чибәрләнеп-бизәнеп куя алам мин. Кирәк икән, күңелем белән 18 яшьлек чагыма кайта алам. Монда эштә мин – җитәкче, ә өйдә бөтенләй башкача. Менә шулай көнгә әллә ничә төрле була алуым белән мин, Габделфәтне "алдап", үземә каратып тотамдыр, мөгаен.
– Бөтен җаның-тәнеңне эшкә багышлагач, балалар белән аралашырга вакыт каламы? Гаиләдә әти кешенең роле нәрсәдә чагыла, сезнеңчә?
Г.: Әти кеше балаларны үз-үзен тотышы белән тәрбияли. Үзеңне ничек тотасың – малай шуны кабатлый. Мин аларны тәрбияләмәдем, тик безнең балалар тәрбияле. Миңа гел тынычлык кирәк булды, әле дә шулай. Рузилә балаларга шуны аңлата белде.
Р.: Габделфәт беркайчан да тавыш күтәрми: миңа да, балаларга да. Бер карый гына – тәртипсезләнмәскә шул җитә. Ул шартлар яхшы булганны, чисталык-пөхтәлек ярата. Аның бөтен әйбере тәртиптә, һәрберсенең үз урыны бар. Минем каенанам да шундый иде: искиткеч пөхтә һәм җитез.
– Балаларыгыз ни белән мавыга? Күп көч куеп башлап җибәргән, хәзер инде аягында нык торучы бизнесыгыз – "Акчарлак" нәшрият йортының эше дәвамлы булыр, буыннан буынга күчәр кебекме?
Г.: Газета чыгару – энә белән кое казу. Бөтен нәрсәне йөрәк аша үткәрергә кирәк. Мондый эшне теләсә кем булдыра алмый. Шуңа күрә мин аны балаларга тагу ягында түгел. Минем гомеремдә "Акчарлак" яшәсә... Ә балалар, җаннары теләгән һөнәрне сайлап, миннән икеләтә күбрәк эшләргә тиешләр. Күләмендә, сыйфатында. Чөнки аларга база бар, нигез салынган.
Р.: Безнең Әдилә бөтен эшкә иҗади якын килә. Әтисенә дә киңәшләр биргәли. Тик ул – оештыручы түгел. Әлегә КДУның юридик факультетында укып йөри, читтән торып мәдәният-сәнгать университетына да керде. Кино төшерү, тапшырулар әзерләү белән кызыксына. Зөлфәтебез каникул вакытларында безнең белән гастрольгә чыккалый. Ул бөтен нәрсәне белә: сәхнә кайчан ачылырга тиеш, кем кайда басып торырга тиеш... Аңарда бик зур оештыру сәләте сизелә, нәшрият эшен, бәлки ул алып барыр.
Фәния ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|