29.05.2017 Шоу-бизнес
"Җилле чаклар бар иде…" - татар җырчыларының яшьлек ФОТОлары
Япь-яшь чаклар, матур чаклар, җилле чаклар бар иде… 1980-90 елларда телевизор яки радиодан гына күреп-ишетеп белгән җырчыларның тормышы хәзер ап-ачык. Ә алар үзгәргәнме?
Җәвит Шакиров. 1982 ел
– Бәләкәй чактан гел сәхнәгә тартылу бар иде. Авыл клубында концерт оештыра башласалар, чакырсалар да, чакырмасалар да, әрсезләнеп җырларга тырышу – менә шулай булган инде. Җырлыйсы булсам, әткәй белән әнкәйгә, бүген клубка килмәгез, дип әйтеп куям. Бик ояла идем алардан.
Сәләт ген буенча күчә, диләр бит. Минем әнкәй бик матур җырлаган. Әле мин туганчы ук Зөлфияләр авылына туйга барган булган ул, шунда җырлап, бөтен кешене шаккаттырган. Зөлфия белән очраша башлап, аның әти-әнисе белән танышырга кайткач, күрше апасы: «Син гел әниеңә охшагансың», – дигән иде.
Гөлназ Сираева
Рамил Шәрәпов. 2005 ел
Зөфәр Билалов
Зәйнәп Фәрхетдинова
«Зөфәр армиядән кайтып безнең курска укырга килгәч танышып киттек. Көз көне бәрәңге алырга җибәрделәр. Нинди тырыш егет дип, сокланганым истә калган. Тормыш итәрдәй кеше белән булырга тырыша бит инде хатын-кыз. Берникадәр вакыттан, инде кабат Казанга кайтып укый башлагач, Зөфәрнең дә миңа күзе төште. Шулай очрашып киттек. Бергә җырладык, ансамбльләргә йөрдек. Зөфәргә мине озату өчен әллә ни кыенлыклар аша үтәргә кирәк булмады. Тулай торакта тордык, көн саен күрешә идек. Укып бетергәндә, икебезне ике якка эшкә җибәрергә тиешләр иде. Шунда Зөфәр тәкъдим ясады да, тиз генә өйләнешеп тә куйдык. Төрле чаклар була, әмма кайчан да мәхәббәтне саклап калырга тырышырга кирәк. Бер-береңне яратмый башлауга, уйларың-карашларың төрле булуга хиссез кешеләр генә игътибар итмәскә мөмкин. Шулай да бер-береңнең яхшы якларын күрә белергә, аларны күтәреп алырга өйрәнергә кирәк».
Салават
1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында белем алган, берничә ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннары Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны «Татар җыры-89» конкурсы лауреаты була. Салаватка «Русия Федерациясенең атказанган артисты», «Татарстан Республикасының халык артисты» исемнәре бирелә, Тукай премиясе һәм Муса Җәлил премиясе лауреаты була. Моннан тыш, ул гер спорты буенча спорт мастерына кандидат, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры титулларына да ия.
Габделфәт Сафин
Габделфәт Сафин Казан төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче түгел, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., Ш. Җиһангирова сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр…
Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның «Акчарлак» исемле газетасы иң күп укылучы газета булып санала.
---
Идел
№ --- | 29.05.2017