|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2017 Экология
Синоптиклар җәйнең беренче көненә ҺАВА ТОРЫШЫның ничек булачагын фаразладыТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәю ихтималы да фаразлана. Минималь температура төнлә – +3..+8, көндез максималь һава температурасы +14..+19 градус булачак.
--- |
Иң күп укылган
|