|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2017 Шоу-бизнес
Кечкенә чакта авырган Илсөя Бәдретдинованы әнисе бер көн эчендә аякка бастырган (ФОТО)Бу арада үзегез дә күрәсез: һава торышы бик көйсез тора. Илсөя Бәдретдинова да авырып киткән әле. Юк, юк, курыкмагыз, әллә ни түгел - температурасы күтәрелгән җырчының. Үзенең инстаграм битендә Илсөя балачагының якты хатирәләрен искә алып язган. Укыгач, үзебезнең дә күңелләр тулды. Үзгәртмичә генә бирәбез: "Мин бэлэкэй чакта,чирлэгэндэ ,эни баздан чия компоты алып чыга иде... Юк...мин анын компотын тугел,банка тобендэге чиялэрен ашый идем. Ярата идем шуларны. Кайчакта шуны ашар очен эз генэ ,"чирлим",-дип шыттырганмындыр да инде. Аннан эни эмаль чилэккэ куп итеп мэтрушкэ,каен яфрагы,нарат куркэсе кебек улэннэр салып ,газ остендэ су белэн кайнатып ала да...идэнгэ чилэкне куеп,шунын янына мине утыртып,чилэк белэн икебезнен остэн юрган ябып,бер таяк белэн бутап утырырга хэм тирэээн итеп суларга куша иде)))Э узе тышкы яклап сойлэштереп утыра. Килде-китте сорау бирэ дэ..шаркылдап колэ узе... Мин жавап бирэм э эни ишетмэмешкэ салыша... Юри...мин тирэн итеп сулап кычкырып жавап бирсен очен))) Купмедер чилэк кочаклап утыргач тирлэп-пешеп юрган астыннан килеп чыгасын... Аннан эни,этинен самогонында носкиларымны чылата да,остеннэн пакет э анын остеннэн кэжэ йоныннан бэйлэгэн тагын бер носки кидерэ. Борын астына "звездочка" сылый... бер чашка мэтрушкэле чэй.. и всееееее... Авыыр сырган юрган астына тушэккэ чумып,ястыкка батып йокыга китэсен! Иртэнгэ бер ни калмаган була! Ботен нормальный балалар берэр атна "чирлим",-дип мэктэпкэ бармыйча чана шуа,э Илсоягэ чирлэргэ ярамый. Мэтрушкэ,чилэк,таяк...ЭНИ...ЭНИИИИИ..."
--- |
Иң күп укылган
|