поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.05.2017 Хатлар

Минем әни кайда икән? (ЯЗМЫШ)

Газета битләрендәге гыйбрәтле хәлләрне, төрле язмышлы кешеләр турында укып барам. Быел миңа 24 яшь тулды. Март аенда никах укытып, кияүгә чыктым. Әмма ул көнем бер яктан бәхетле булса да, икенче яктан бик моңсуга әйләнде. Никахым көнне әти-әнием бар җыелган халык алдында, безне котлаганда, минем ятим бала икәнемне әйтте. Бер мәлгә бөтенләй телсез калдым.

Күңел нишләргә дә белмәде. Кычкырып елыйсым килде. Әмма кунак­лар алдында тыелып калдым. Баксаң, әти белән әни мине балалар йортыннан алып үстергән. Мин алар өенә җиде яшьтә кайтканмын икән. Бу гаиләдә яшәгәндә бер генә кырыслык, начар мөнә­сәбәт сизмәдем. Мин ятимдер ди­гән уй башыма да килмәде.
 
Никахымнан соң мин үз әниемне эзләргә тотындым. Кү­рәсем килеп түгел, мине ташлап калдырган кешенең нинди икәнен беләсем килеп иде. Әмма әлегә бернинди нәтиҗә дә юк. Әнием мине тууга ук ташлаган. Мине җиде яшемә кадәр алучы булмаган. Ә әти белән әни, үз кызларын югалткач, мине алганнар.
 
Минем ике абыем бар. Ә кайчандыр аларның нәкъ миндәй сеңелләре була. Алты яшьлек чагында Ләлә бик каты пешә. Озак вакыт хастаханәләрдә ята. Тик алга китеш булмый. Бик чибәр, зәңгәр күзле кыз була ул. Ике ай азапланганнан соң, үлеп китә. Әти белән әни әнә шул кызларын югалткач, мине алып кайталар да инде.

Мин бик бәхетле булып үстем. Артык иркәләделәр дип әйтә алмыйм, әмма әти-әнием бик яратты. Мин элек аксаклап йөри идем. Туганда бер аягым кыскарак булган икән. Бәлки, әнә шул кимчелегем аркасында мине гаиләгә алмый торганнардыр? Әтием-әнием, хас­таханәләргә йөр­теп, аягыма операция ясаттылар.

Ташлап киткән әнием турында ирем белән озак сөйләштек. Ул аны эзләмәскә куша. “Үткән­нәргә кире кайтма. Сине ничек тә бәхетле итәрмен. Минем әти-әнием дә сине яратып тора. Газиз баласын ташлаган әнине гафу итеп булмый”, – ди. Әмма күңел һаман нидер көтә. Үз әниемне табасы, күрәсе килү теләге һич кенә дә ирек бирми. Әгәр бу язманы укысаң, әни, хәбәр бир әле. Аягы зәгыйфь бала тапкач, син мине истә калдырырга тиеш. Мин сиңа үпкәләмим. Әмма шуны ачык беләм – мин Аллаһы Тә­галә биргән сабыйларымны ташламам, яратып кына үсте­рер­мен!

Әти-әнием, мең рәхмәт сезгә! Тапкан түгел, үстергән әни икәнен беләм мин.

Ләйлә Сираҗиева, Казан


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»