поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2009 Бәйрәм

НӘМӘНГАН ЙӨЗЕМЕ

Ноябрь ае җитүгә Камал театры лабиринтларында култык астына озынча бохар кавыннары кыстырган кешеләр әрле-бирле чабышуга ничә ел игътибар итәм инде мин. Хәзер инде бу ыгы-зыгының сәбәпчесен дә беләм. Театрның музыка бүлеге мөдире Фуат Хәмит улы Әбүбәкеров ул!

Бу кавынлы көн аның туган көне. 1944 елның көзендә Нәмәнган шәһәрендә үзбәкләр арасында дөньяга килгән бу кешене мин үзем Кояш энергетикасын, аның баллы нурын үзендә тыгызлап туплаган йөземгә охшатам. Түп-түгәрәк, йөзем кебек тере күзләре сиңа шундый игътибар белән карар, берәүсенә кирәге барын белеп алуга җитез генә тәгәрәп китәр. Дәрманы саекканын һичкем абайламас. Шуңа күрә ул бу тормышта күп нәрсәгә өлгергәндер дә. Гомерен тормышның кояшлы ягында кичергән бу кешенең уңышларын хәзер үк саный башлыйсы килеп торса да, беркадәр сабыр итик. Алай да аның ике нәрсәгә – Кояш яктысына һәм музыкага мәхәббәте гомерлек икәнен башта ук искәртик.

 

Аның өчен Кояш яктысы ул – табаннарны өтәрлек итеп яргаланып кызган кызыл балчыклы сукмакларда, йөзем тәлгәшләрендә, унар колачлы чинарларның шаулавында, эсселәгән тәнне чумдырган Сыр-Дәрья дулкыннарының талгын салкынлыгында – кыскасы хәтирәләрдә саклана. Бу хәтирәләрдә әле тагын кәрвансарай ишегалдындагы балчык өйгә терәп салынган читән беседка ышыгында туктаусыз кайнап торган самавыр да бар. Ашарга булмаса ни, самавыр янына җыелышкан мосафирларның ипле әңгәмәләре үзе нигъмәт. Хәлимә апаның якты чыраеннан күңеле булган бер чегән хатыны капчык төбеннән алып биргән чалбарны яхшы тормышлы кешеләрнең балалары укый торган мәктәптә укып йөргән Фуат әллә ничә ел кигән әле! И-и, ул Фуат абыйның хәтирәләрен тыңласаң – торганы белән халыклар дуслыгына гимн!

 

Яхшы дусларының киңәшен тотып, әле кичә генә никахлашкан яшь кәләше белән Нәмәнган каласына килеп төпләнгән Хәмит Әбүбәкеров гаиләсендә балалар туа тора. Фуат өченче бала. Балалар саны тиздән алтыга тулыр – дүрт кыз, ике малай музыкант гаиләсе өчен әйбәт капитал инде ул.

 

Татарстаннан Мәскәүгә җибәрелгән беренче дулкында, ягъни Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллиннар арасында югары музыкаль белем алган Хәмит агай хыялында алты баласының кулында алты уен коралы – тулы бер оркестр күрә. Ул үзе татарның беренче виолончелисты!

 

Кызларның дүртесе дә музыка мәктәбендә пианинода уйнау серләренә өйрәнә башлый. Малайлар исә скрипкачылар. Балаларның бәхетенә Нәмәнган шәһәре тулы Ленинградтан, Мәскәүдән эвакуациягә килгән талантлы музыкантлар. Музыка серен ятлап туган яһүд остазларын Фуат Әбүбәкеров бүген дә тирән рәхмәт һәм якты сагыну хисләре белән искә ала.

 

Нәмәнган каласы алмалары, кавыннары, йөземнәре белән генә түгел, бәлки әле театры белән дә яшәү өчен уңайлы шәһәр булып чыга. Мәскәүдә укып кайтканнан соң, Солтан Габәши башлаган традицияне дәвам итеп, театрдагы музыкаль бизәлеш өчен җаваплы булып эшләп алырга өлгергән Хәмит агай өчен җирле театрда үзе яраткан эш табылу кадәресе генә дә ни тора. Әлбәттә инде Фуат та гел шунда урала. Татарның музыкаль спектакльләре традициясен Урта Азия театрларына алып килүчеләрнең беренче вәкилләреннән булган Хәмит Әбүбәкеров балаларын үз хыялларының, үзе гомерен багышлаган эшнең дәвамчысы итеп күрә. Ул аларның Татарстанга кире әйләнеп кайтачакларына ышана. Тик алар анда кайткан көнгә инде музыкант буларак та, кеше буларак та юньле шәхес булып өлгерергә тиешләр. Шуңа күрә хәтта мунча кергәндә дә ул малайларының аркасын скрипка сызгычын сызган ритмда ышкый-ышкый, һаман бер сүзне такмаклый: аракы эчмә! тәмәке тартма! яхшы укы!

 

Сугыш бетеп, театрлар янәдән гастрольләргә йөри башлагач, Татарстан белән элемтәләр җайлана. Илдән килгән һәр артист Хәлимә апаның пәрәмәчләрен авыз итми калмый инде. Бусаганы атлап, түргә узган кунаклар арасында Рәшит Ваһаов та, Фәйзи Йосыпов та, Заһид Хәбибуллин да, Илһам Шакиров та бар. Татарстаннан килгән җырчылар тамагыннан яңгыраган җырлар күңелне алгысата. Татар илендә җилләре дә, сулары да, сандугачлары да үзгәдер кебек тоела.

 

«Илкәем» җырын бигрәкләр дә моңлы итеп җырлый белә торган Илһам Шакиров Фуатның күңеленә җыр даһие булып кереп кала. Моңа кадәр ул әле җирдә яшәгән ике кешене генә пәйгамбәрләр затыннан дип белә иде. Берсе аның исеме дә, шигырьләре дә әнисе Хәлимәнең теленнән төшми торган, ана сөте белән үз тамырларына да сеңгән шагыйрь Габдулла Тукай. Икенчесе әтисе Хәмит сөйләгәннәрдән, аның виолончеленнән агылган татлы һәм сагышлы музыка рәвешен алган Салих Сәйдәшев.

 

Татарстан кунаклары ымсындыра. Казанга кайтып югары музыкаль белем алу хыялы мираж булудан туктый. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егет, бер ике ел Нәмәнган театрында эшләп мая туплаганнан соң, тәвәккәлли.

 

Казан консерваториясенең ректоры Нәҗип Җиһанов – Мәскәүдә укыган елларда әтисенең ризык бүлешкән, кара рояль өстендә чиратлашып йоклаган сабакташы. Җиһанов, егетнең аттестатын җентекләп карап чыга да, бер генә җөмлә әйтә: «Син Ленин кебек укыгансың икән». Фуатның тел тик тормый – әтисеннән күчкән сыфат. Аңа да бит якын дуслары шул бер телен тыя белмәгәнгә күрә шомлы заманнарда үзбәк арасына китеп югалырга киңәш итәләр. Егет, остазына җавабы ошар-ошамасын уйлап тормастан әйтеп сала: «Лениннан яхшырак укыдым мин, Нәҗип абый, аның бер «дүртлесе» бар» Ректор җавапны әллә нигә ошатмый. Күрәсең, егет мактанчыграк тоелгандыр аңа.. Алай да Җиһанов Әбүбәкеровның укудагы уңышларын бер дә күздән яздырмый. Егет исә булдыра. «Чөнки остазым шәп иде – ди ул консерваториядәге укытучысы профессор Натан Браудены сагынып. – Ул мине музыка дөньясында да, Казандагы тормышымда да җитәкләп йөртте. Кулыма акыллы китаплар тоттырып, минем интеллектымны тәрбияләү белән дә шөгыльләнде.. Аның өендә минем ач тамагыма һәрвакыт ризык табылды. Хәтта салкын көннәрне, өс-башымның юка икәнлеген искәреп, ул мине өендә укыта торган иде. Әмма шул кайгыртучанлыгын да минем күңелемне китмәслек итеп аңлату әмәлен таба торган иде: «Син җылы яктан кайткан кеше, Казан кышына чыдамассың», дип, бервакыт учыма бер уч ике тиенлекләр салды. Телефон-автомат өчен ике тиен кирәк вакытлар бу. Мин телефоннан шалтыратам да һава температурасын хәбәр итәм. Ул шуннан соң миңа укырга килергәме-юкмы икәнен әйтә. Натан Брауде Израильгә күчеп киткәнче мине ярдәменнән ташламады. Казандагы бөтен скрипкачылар аның шәкертләре. Ул миңа, өстәмә дәресләр бирә-бирә, татар композиторларының әсәрләрен ятлата иде. «Помни, Фуат, всегда найдется какой-нибудь еврей лучше тебя играющий Шопена!» – ди торган иде ул миңа, минем һаман үземне дөнья классикасы белән генә чикләргә омтылуымны күреп. Репертуарымда Гайдн, Шопен, Штраус, Бетховен әсәрләре, әлбәттә, әле дә бар. Натан Брауде туема ике томлык сонаталар җыентыгы бүләк иткән иде. Ул китап миңа гомер буе хезмәт итә. Мин студент елларымда ук консерваториядә музыкант- иллюстратор булып эшләдем. Мин бу эшемне әле дә дәвам итәм. Ягъни студентларга теге яки бу сонатаны ничек итеп дөрес уйнау үрнәген күрсәтәм. Сонаталар уйнау минем осталыгым чагылышы гына түгел, бәлки рухи ихтыяҗым, байлыгым да ул».

 

Соң минем үземне дә кышкы айлы төндә – Әтнәдән Казанга кайту юлында уйнаган сонаталары белән сокландырган иде бит соң ул. Һәм бу соклану тойгысы миндә скрипка дигән уен коралына гомерлек гашыйклыкка әйләнеп калды. Кырык елдан артык инде менә Камал театрының оркестр оясыннан агылган кайчак назлы, кайчак үзәк өзгеч моңлы скрипка аһәңнәре белән ул тамашачының күңелен сәхнәдә барачак вакыйгаларга әзерли.

 

Консерваторияне кызыл диплом белән төгәлләгән егет үзен аспирантурада калдырырлар дигән өметтә торганда гына кулына Опера һәм балет театры оркестрына юллама ала. Югыйсә, музыкант – иллюстратор сыйфатында укыту процессында катнашуы бәяләнергә тиеш иде ләбаса!

 

Җиһанов үзенчә уй йөрткән. Янәсе егет классик музыка тирәсендәрәк булсын. Нияте изге булгандыр. Ләкин оркестр чокырына бер төшкән музыкант, йөз кешенең берсенә әйләнеп, анда бик озакка калырга да мөмкин. Ләкин, бәхетенә, аның театр музыкасына нигез салучыларның берсе булган Хәмит Әбүбәкеров баласы булуын хәтерләүчеләр, һәм бу егетнең урыны татар театр сәнгатенең үзәгендә булырга тиешлеген уйлаучылар да бар икән.

 

Камал театрының директоры Рәшидә Җиһаншинага Фуатны озак үгетләргә дә туры килми. Яшь баласы белән кунакханә бүлмәсендә көн үткәрүче гаилә башлыгын ни белән кызыктырасын белә ул. Чыннан да вәгъдә ителгән бер бүлмәле фатирга яшь гаилә тиз күченә. Хатынына – виолончельдә уйнаучы Татьянага да театрның өр-яңадан оешкан оркестрында эш табыла.

 

Театрның ул чактагы музыкаль бүлек мөдире Владимир Березин дирижер таягын Фуат Әбүбәкеров кулына тапшырганда болай ди: «Бу театрда бөек музыкантлар эшләгән. Син шуларның берсе булырга тырыш».

 

1973 елны «Зәңгәр шәл» белән сезон ачкандагы дулкынлануларын оныта торган түгел. Абыстайлар 30 куплетлы такмакларын җырлап чыкканчы дирижер З0 кат кара тиргә төшә. Артистлар бит солистлар түгел. Алар уйныйлар, образ иҗат итәләр. Алар пауза ясаганда оркестрыңны туктатып өлгерәсеңме-юкмы – анда кайгылары юк абыстайларның. Фатыйма Ильская сәхнәдә дә дирижердан күзен алмый җырлаган иде, соңыннан да йөдәтеп бетерде: «Я ничек? Нигә бер дә кимчелекләремне әйтмисең?» Спектакльнең музыкаль бизәлешен тәэмин итүнең бөтен хикмәте дә сәхнәдәге тамашаның һәр хәрәкәтен, һәр ымын нечкәләп белүдә.

 

Режиссерлар театрның музыка бүлеге җитәкчесен чыннан да Габәшиләрнең, Сәйдәшләрнең дәвамчысы итеп күрә. Бәс шулай икән, яңа спектакльләргә музыка язу кадәресенә дә әзер бул, егетем. Сынатырга ярамый. Ерак Нәмәнганга телеграмма китте ич инде. «Әти, мин театрга эшкә кердем!» Бу бит синең хыялыңны улың чынга ашырачак дигән вәгъдә дә. Үзенә дә рәхәт. Атлаган саен, бу паркетлардан Сәйдәш йөргән бит. дип йөри ул. Канатланган күңел иҗатка әйбәт юлдаш. Узган гомергә әйләнеп карасаң, йөзләп спектакльгә музыка язылган. Арада бик кадерлеләре бар. Әйтик, «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев) спектакле. Шагыйрь Зөлфәт белән икәүләшеп шигырь сайлаулар, хисләнеп йөрүләр... Көйне гел үзең генә дә язмыйсың, әмма әсәргә тәңгәл музыка табу – синең бурычың.. Әсәргә аваздаш музыка – тамашачыга ияреп, мөстәкыйль тормыш юлына китә. «Качаклар», «Без китәбез, сез каласыз», «Моңлы бер җыр», «Ява карлар...» спектакльләренә сайланган музыка, еллар үткәч тә, уңышлы булды дип сөенә ул.

 

Күп режиссерлар белән уртак тел табылган. Уртак тел таба белү өчен юрганны гел үзеңә генә тартмау да кирәк. Бу җәһәттән дә музыка бүлеге мөдиренең йөзе ак. Ул Ренат Еникеев, Алмаз Монасыйпов, Рәшит Абдуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова кебек композиторларны театр белән хезмәттешлеккә җәлеп итә белде.

 

Оркестр оясыннан, кош канатыдай, кул чуклары гына кагынып тора торган музыкантны тамашачы күреп танымавы да ихтимал. Тик ул аны, барыбер, белә. Композитор итеп белә, ярата! Аның гаҗәеп җырларын белә. «Зәңгәр кыңгыраулар», «Үткәннәр сагындыра», «Мине танырсыңмы?», «Синдер ул дип уйладым» кебек җырлар, Фирая Әкбәрова, Зөлфирә Зарипова, Наил Әюпов спектакльдә җырлаганның соңында, танылган җырчылар Зәйнәп Фәрхетдинова, Айгөл Бариева, Венера Ганиева репертуарына күчкән җырларның берничәсе генә.

 

Яшәү рәвешен эчке халәтенә тәңгәл китерә белгән кеше икән бу Фуат Әбүбәкеров. Аның театрдагы кунакчыл хөҗрәсендә, хуҗа чәй дәмләп мәшәкатьләнгән арада, диварлардагы «байлыкны» кызыксынып күзәтәм. Сувенир скрипкалар дөньяның һәр тарафыннан җыйналган икән бирегә. Маэстроны яраткан һәр кеше аңа ул иң яраткан әйберне бүләк иткән, димәк. «Минем өч аллам бар, – диде ул, күз карашым юнәлешен абайлап, – Тукай, Сәйдәш, Илһам Шакиров! – Башым авырта башласа, колакчыннар киям дә Илһамны тыңлыйм. «Кара урман»ны, «Яшьлегемә кире кайтыр идем»не. Никадәр энергетика! Татар җырындагы энергетика халык тиклем халыкны исән яшәтә ул. Анда кояш йөземдәгедән күбрәк».


Асия ЮНЫСОВА
Сәхнә
№ 12 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»