поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.05.2008 Матбугат

ФЛЮРА НИЗАМОВАГА БҮГЕН 55!

Бәйрәмнәр белән буталып сизми дә калганбыз: хезмәттәшебез Флюра Низамованың туган көне килеп тә җиткән икән. Хәер, туган көннәр ел да шулай эш, төрле мәшәкатьләр белән узып та китә ул, әмма монысы игътибардан читтә кала торган түгел. Бүген 6 май көнне Флюра Низамова ике бишле иясе булды, ягъни аңа 55 яшь тулды.

Хатын-кызның яшен сорамыйлар дисәләр дә, Флюрабыз яшен яшереп торучылардан түгел. Гомумән, ул бернәрсәне дә яшерми, ни уйлаганын турыдан ярып сала, шикләнми-нитми һәрнәрсәгә үз фикерен әйтә. Ярата икән – ярата, яратмый икән, кешегә ярар өчен генә, аның белән төчеләнеп тормый. Әмма күңеленә хуш килсәң, сиңа якты караш, тәмле чәй, урыс әйтмешли, “обеспечены”.

Эштә дә шулай Флюра апа: теләсә эшли, телмәсә, ярылып үлсәң дә, селкенми. Аың эшкә килүе үзе бер вакыйга. Ул “иртән-иртүк”, сәгать 8-9 ларда йокысыннан торып, ашыга-ашыга нәшрияткә килеп җиткәнче төшке аш вакыты җитә. Сүз уңаеннан, элегрәк хезмәттәшебез үзен үзенә ярату җитмәүдә гаепли иде. Ул, үзе әйтмешли, бу кимчелекне төзәтте: үзен-үзе ярата башлады, үзенә иътибар артты. Хәзер аның өендә бер генә мәчесе дә юк! ...Шуңа күрә ул хәзер иртән өендә бер кәстрүл ризык пешереп, эшкә килешли урам эт-мәчеләрен сыйлый. Эшкә килеп җиткәч үзе тамак ягын кайгырта, салатлар ясап ашый, чәй пешерә, бүлмәдән-бүлмәгә йөреп өчпочмак, пирог кебек камыр ризыкларыннан авыз иттерә. Ул арада вакыт инде 3-4ләр тирәсе җиткән була. Шуннан соң эшкә керешсәң дә була. Ә юк, әле безгә, ягъни бер кабинетта утыручы Эльза Хамматова белән миңа кичә кич яки бүген иртән булган берәр вакыйга сөйләнми, бүгенге сәяси вәзгыятькә бәя бирелми, артык күп пассажир төягән автобус йөртүчесе сүгелми, кичә юл уңаеннан кибеткә кереп алынган яңа кием белән мактанылмый калган икән бит. Ул хикәятләрне тыңларга күрше бүлмә кызлары да җыела...

Ә инде ул эшкә керешсә... Хәер, бу хакта сөйләп торырга да кирәкми, Флюра Низамова, Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева исемнәре үзе үк ияләре турында сөйләп тора. Аның эше – сезнең күз алдында. Мактанып әйтү түгел,  әмма мәдәният турында Зөләйха Кыдашева, ә бу инде “Татарстан яшьләре” дигән сүз, кебек тәмләп, тәсфилләп язучы тагын кем бар икән?! Чөнки бу тема аның үзенә якын, аны бит Казанга нәкъ менә сәхнә, ә төгәлрәк әйткәндә Илһам Шакиров тартып китергән. Илһам абыйга гашыйк булып йөргәннәрен, 1974 елда булган беренче очрашуда ук аны “Җәй айлары”  җырын бозып җырлауда җиңелчә генә тәнкыйтҗләп алуын Флюра апа хәзер сагыну катыш шаяру белән искә ала. Үзенең барыбер татар башкаласына китәсен, мәдәният дөньясында кайнаячагын сизә торып, мәктәптән соң  Уфа нефть институтына барып кергән еллары, мәктәптә гел “5”легә генә укыган кызның беренче “3”лесен алуы, матди бөтенлек, яхшы эш вәгүдә итеп торган һөнәр бирүче уку йортын икенче курстан соң ташлап китеп, Чаллы төзелешенә барып керүләре, Казан дәүләт университетында укый йөргән еллар, “Татарстан яшьләре”ндә эшли башлаган,  Гадел Низам (иҗади псевдоним) исемле ир-атны эзләп килүчеләрнең Флюра исемле чибәр туташка юлыгулары -- шулай ук еламеп искә ала торган хатирәләр генә. Сәхнә тоткан, җыр-моң белән Русияне айкаган, радиодан җырчы Флюра Низамова җырлары төшми әйләнгән вакытлар да үткәндә калган инде. Флюра апа җай чыкканда бүген дә җырлый, ә инде редакөия бәйрәмнәре Кырым татар, халык җырлары яңгыравыннан башка үтми. Шулай ук бездә ул шигырь багышламаган бер генә хезмәткәр дә юк. Аларны ул эшкә килешли автобуста яза. Хатлары да шулай ук автобуста эшкәртә. Кайбер көннәрдә эшкә илеп җиткәнче берәр тозлы-борычлы, үтемле мәкаләсе дә әзер була. Шулай ук юлда туган әйбер ул. Чөнки аңа махсус эш урыннары, заманча компьютерлар кирәкми. Күңелдән түгелә башлаган әйбер вакыт та, урын да көтеп тормый. Ә ул күңелдән түгелеп ташка басылганнары... Бу вакыт эчендә күңел дөньясында кунак булып киткән күпме вакыйга мәкаләгә әйләнгән, күпме хис шигырь юлларына тезелгән, моң булып дөньяга чәчелгән... 

Менә шулай итеп, вакыт 55 яшьне дә суккан. Бүген бездә бәйрәм. Сез бу юлларны укыганда без “Татарстан яшьләре”нең визит карточкасы саналган  хезмәттәшебезгә изге теләкләребезне юллый торган булырбыз. Сез дә безгә кушылыгыз!

 


Гөлнара САБИРОВА
Татарстан яшьләре
№ 57 | 06.05.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»