|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Мәдәният
Камал театры Тываны яуларга бара (АФИША)18 һәм 19 августта Кызыл шәһәрендә Виктор Кок-оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры сәхнәсендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының тәүге гастрольләре уза. Әлеге чара алмаш гастрольләр буларак оештырыла – 10 һәм 11 июньдә Тыва театры Казанда “Ханума” һәм “Кан-Кыс” спектакльләрен күрсәтә. 18 август, 19.00 тамашачыларга Туфан Миңнуллинның “Җанкисәккәем” спектакле тәкъдим ителә. Нечкә лирик комедияне тамашачылар бик җылы кабул итәләр, ул үзенең актуальлеген югалтмыйча инде 20 елдан артык сәхнәдән төшми. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. *** Бүгенге көндә Камал театр репертуарында татар, рус, чит ил классикасы, заман драматургиясе буенча 25тән артык спектакль бар.
--- |
Иң күп укылган
|