|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.05.2017 Шоу-бизнес
Татар йолдызлары Парижны дер селкетә (ВИДЕО)Сабан туе Парижда 25 май көнне үткәрелә. Париж Сабан туенда “Зөләйлә” кызлары, “Казан егетләре”, “Казан” бию төркеме, Айгөл Хәйри, Айгөл Бариевалар катнашачак. Сабантуйга әзерлек ничек бара икән? Ләйсән Мәхмутова: «Ә без Парижда !!! Сабантуй бәйрәмнәре, берничә көн, Эйфель башня астында …Дусларым, уйлап кына карагыз, Сабантуй шундый урында !!!!! Французларның йөрәк түрендә диярлек. Җылы көн, эссе диярлек, йомшак чирәм …әкияти дөнья диярсен. Йокланмаган тон, 3 сәгатьлек чират та, Франциягә керә алмыйча интегүләр дә онытылды. Без монда бик күбәү һәм иртәгә без бөтен дөньяны деррр селкетербез, алла бирса!», — дип сөйли җырчы.
Төп фотода урын алган кечкенә йолдызыбыз Энҗе дә Парижда. «Мин бәхетле! Парижны күрү насыйп булды», - дип язган ул инстаграм битендә.
--- |
Иң күп укылган
|