|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2017 Җәмгыять
Бөтендөнья татар яшьләре форумы бушлай экскурсия ясарга чакыраБөтендөнья татар яшьләре форумы Җиләкле бистә буенча ачык экскурсия ясарга чакыра. Сәяхәт Алафузов Фабрикасы каршындагы Ленин һәйкәленнән 25 май көнне 18:00дә башлана. Экскурсия барышында бистә нәрсәләр белән яшәгән, яши, нинди киләчәк аны көтәсе турында сөйләнәчәк. Бистәнең сирәк фотографияләре, истә калганнары, анда яшәүче татарлар тарихы белән танышырга мөмкин. Экскурсияне краеведлар, тарихны яратучылар, иҗтимагый активистлар алып барачак. Экскурсиянең юлы: Алафузов Фабрикасы, Котелов Өе, Смычки, Слободская, Алафузов урамнары, Г.Кәриев ис.ЯТТ, Свешников утары, Алафузов Фабрикасы каршындагы мәчет, "Горбатый" күпере, Крыловка.
--- |
Иң күп укылган
|