|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2009 Аш-су
ТАТАР ТАБЫНЫ – 3Татарның бөтен ашаганы «к»дан башлана. Каз, казы, кымыз, кузы, куырма, кырык-карта, куллама, кабартма, корот (корт), катык, каклаган каз, коймак, катлама, кәләвә, кактөш, кош теле, куырылган йомырка, куырылган балык, куырылган борчак... Каклаган каз
Йолкынган, чистартылган каз түшкәсенә дыңгычлап тоз тутырабыз. Түшкәне карындыкка төрәбез дә кояш нуры төшмәгән, җилсез чарлакка менгезеп эләбез. Каклаган каз ите бозылмыйча бик озак саклана. Түшкә өч-дүрт ай эленеп тора. Түшкәне арыш яки онга батырып та куялар. Өлгергәч, түшкә эчендәге иткә сеңми калган тозны бушатабыз. Түшкәне биш-алты сәгать чамасы салкын суга салып тотабыз. Түшкәне судан алып, саркытырга эләбез. Казны үткен пычак белән юка кисәкләргә турыйбыз. Кисәкләрне тәлинкәгә тезәбез, гәрәбә төсле сап-сары май катламы белән кызыл гәрәбә төсендәге ит авыздан суларны китерә.
Тозын азайтканнан соң түшкәне кайнар мичкә тыгып, бер-ике сәгать тотарга мөмкин.
Тозлы каз ите янына тозсыз суда пешерелгән бәрәңге яки ботка куела.
Каклаган каз итен, гадәттә, җәй көне, башка малларны суярга ярамаган вакытта, иткә кытлык чакта ашыйлар.
Баш-аяк бәлеше
Казның башын, йөрәген, бавырын, тәпиләрен, муенын, канатларын чистартып, вак кисәкләргә бүлгәлиләр дә, зур савытка салып, тозлыйлар, борычлыйлар, шакмаклап туралган чи бәрәңге белән бергә болгаталар.
Уртача калынлыктагы җәелгән камырны төбе майланган табага җәяләр. Һәм әзер эчлекне шунда салалар да өстен җәелгән камыр белән каплап, бөреп чыгалар. Аннан соң кайнар мичкә тыгып куялар. Бәлеш ике сәгатьтән әзер була.
Борынгы бабаларыбыз бәрәңге белән таныш түгел чагында бәлешне борай белән дә, дөге белән дә пешергәннәр.
Тутырган каз
Казның муен тиресен сыдырып, муенны кисеп алабыз. Анысы бәлешкә. Эшкәртелгән саф каз түшкәсен бер тәүлеккә тозлы суга батырабыз. Ун литр суга бер килограмм тоз сарыф ителә. Тәүлек узгач, түшкәне судан алабыз. Җилләтәбез. Түшкәнең эчен-тышын сарымсак измәсе һәм кызыл борыч оны белән ышкып чыгабыз.
Казны дүрткә бүленгән яшел алма, төше алынмаган кара җимеш һәм тәмләткечләр белән тутырабыз. Казның корсагын тегәбез, муен тиресен түшкәгә бәйләп куябыз.
Көнбагыш мае салынган, аз гына тозланган суда камыр басабыз. Камырны токмачныкыннан калынрак итеп җәябез. Камырны көнбагыш мае белән майланган төпсәгә җәябез. Түшкәне камыр белән яхшылап төрәбез. Түшкә салынган төпсәне мичкә (духовкага) тыгабыз. Мичнең кызулыгы 200 градус булырга тиеш. Тутырган каз 2 сәгатьтә пешеп өлгерер.
Шул рәвешле үрдәкне, тавыкны да тутырырга була.
БАТУЛЛА |
Иң күп укылган
|