|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2017 Ана теле
«Ана теле»: филология фәннәре докторы, профессор Илдар Низамов «Матбугат.ру»да кызыклы һәм актуаль рубрика башлап җибәрәРедакциябезгә тел белгече, олуг галим Илдар Мәлик улы Низамов мөрәҗәгать итте. Бүгенге татар телендә еш очрый торган хаталарга ул битараф кала алмый. «Матбугат.ру»да «Ана теле» дигән махсус сәхифә эшләргә тәкъдим итте. Илдар абый сайтыбыз өчен даими рәвештә язмалар бирергә ниятли. Аларның һәркайсы берәр мәcьәләгә багышланачак. Әйтик, "кайда" һәм "кая" сүзләрен бутауга. Хаталарны ул телевидение һәм радио эфирыннан, басма матбугаттан, интернеттан таба. «Матбугат.ру» да ялгышлардан хали түгел. Илдар абыйга үзебезнең сайттан да хаталар табарга "заказ" бирдек. Әгәр дә сезнең дә теге яки бу сүзгә, әйтемгә карата сорауларыгыз булса, бик теләп филология фәннәре докторыннан шәрехләү алырбыз. Безгә языгыз: matbugat@mail.ru (Илдар Низамовка). Ә әлегә беренче язманы тәкъдим итәбез. “Ана теле”. Бер сүзгә бер кәлимә. Тукайга тимәгез!
17 май көнне (2017 ел) Яңа гасыр каналының “Башваткыч” тапшыруында КФУ ның студент кызы Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләде. Әйе, әйе, китапка карамыйча, яттан, саф татарча, хисләнеп, тәэсирле сөйләде. Рәхмәт! Тик Тукайның “кая барсаң” дигән сүзен “кайда барсаң” дип мәгънә хатасы белән әйтте.
Бу һәркайсы мөстәкыйль мәгънәле ике сүзне сөйләмдә бутау соңгы елларда гомумсөйләм хатасына әверелеп бара. Бигрәк тә зыялыларга, хәтта татар телендә эш йөртүче сәнгать әһелләре, язучылар, укытучылар, җурналистлар, гуманитар юнәлештә белем алучы студентларга хас кимчелек.
Әлеге очракта бәлә икеләтә хәвефлерәк саналырга тиеш: ни кызганыч, хатаны искәртүче, төзәтүче булмады! Ә бит тамашада аны төзәтергә тиешле затлар иде: авыл мәктәпләреннән килгән, университетның үзенең укытучылары, тапшыруны оештыручы, аны алып баручы җурналистлар татар телен, сөйләм нормаларын төгәл үтәргә тиешле иҗатчылар иде. Башваткыч – үзе үк ана теле дәресе бурычларын үти торган чара түгелме соң?!
Бу каза янә бер фаҗигаи уйлануга сәбәп булды: шушы ук каналның “Манзара” тапшыруында язучы Батулланың сөйләм кимчелекләрен искәртә торган чыгышларының берсе атна-ун көн генә элек нәкъ шушы хата турында булган иде. Кая белән кайданы бутамау өчен уңай үрнәк-мисал итеп ул нәкъ менә Тукайның шушы шигыреннән әлеге юлны китергән иде.
Телебезне саклау, аны тулырак куллану, дөрес сөйләшү хакында сүз боткасы пешереп тә аны беркем ашамавына борчулы, хәвефле мисал нәкъ шушы инде ул!
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
--- |
Иң күп укылган
|