|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.05.2017 Язмыш
Ирлек дәрте ташып торган 38 яшендә бакыйлыкка күчтеӘле берничә дистә ел элек кенә төбәгебез гармунчыларга бай иде. Кызганычка “иде” дип әйтергә туры килә, чөнки бик аз калып баралар алар. Бөтен дөньяга даны таралган көмеш кыңгыраулы тальян гармунннарын ясаучылар да безнең як осталары иде бит. Шуңа да безнең якларда гармучылар күп, ә урыннары түрдән булды. Әле дә шул вакыттагы гармунчыларыбызны сагынып, яшьлек җырларыбызны көйләп йөрибез. Яз башында Камышлы рай¬онының Дәүләткол авылы клубында шундый гармун-чыларыбызның берсе булган Фәнис Сафинны искә алу кичәсе уздырылды. Ирлек дәрте ташып торган 38 яшендә бакыйлыкка күчте ул. Исән булса, быел 60 яшен бәйрәм иткән булыр иде. Никтер моңлы кешеләрнең гомере кыска була шул. Фәнис Сафинны искә алу кичәсен уздыру идеясен авылдашы Рәшит Дәрҗеманов тәкъдим иткән иде. Җырым салкын чишмә булса, Яраткан гармунчыны искә алу кичәсенә авылдашлары килде, читтә яшәүче дуслары, туганнары кайтты, җирле үзидарә башлыгы Заһит Сафин, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина да читтә калмадылар. Кадерле кунак итеп кичәгә Фәниснең әнисе Рәйсә апа да чакырылган иде. Гармун уйный, моңга төреп җанны, Менә шундый матур, эчтәлекле шигырь юллары белән ачып җибәрде хәтер кичәсен Зөлфия Дәрҗеманова һәм беренче сүзне Камышлы җирлеге башлыгы Заһит Сафинга бирде. Ул Дәүләтколда бердәм, дус халык яшәвенә, уңган һәм тырыш булуына басым ясап, рәхмәт белдерде, Фәнис Сафинны җылы хисләр белән искә алып, Рәйсә апага сабырлык һәм сәламәтлек теләде. Резеда Мөхтәбәр кызы да Дәүләткол халкының талантларга бай булуын, гөрләшеп яшәвен, биредә еш кына мәдәни чаралар уздырылып торуын әйтеп үтте, ә Рәйсә апага чәчәк гөлләмәсе бүләк итте. - Фәнис безнең өчен бик кадерле иде. Аның моңлы итеп гармунда уйнавын, җырлавын берни дә алыштыра алмый. Җырларның иң моңлыларын, йөрәккә ята торганнарын сайлап ала белә иде. Мине дә гармунда уйнарга өйрәтте ул. Үземне белгәннән бирле Сабан туена яулык җыю йоласын яратам. Бигрәк тә авыл урамнарын яңгыратып, көй-җыр сузып Фәнис килгәндә аңа кушылып җырламыйча түзеп булмый иде. Ә капка төбенә килеп җитүгә ул бию көен сыздырып җибәрә. Сөлгеләрен, мул бүләкләрен күтәреп чыккан хуҗабикәләр шул көйләргә кушылып, җырлый-җырлый бииләр иде. Ул чакларда никтер ялындыручы да, гаеп итүче дә булмады. Йоласы шул иде, - дип хатирәләре белән уртаклашты Рәшит Дәрҗеманов. Шулай ук Фәнисне яхшы белгән Рәфис Гыйззәтов, Фәрит Галәлетдинов, җан дусты Рөстәм Сәләхетдинов та аны яхшы сүзләр белән искә төшерделәр. Вакытында Рәфис Мөдәррис улы Фәниснең гармунда уйнап-җырлаганын магнитофон тасмасына яздырган икән. Шул язмаларны тыңлап, кичә героеның тере тавышын ишетеп сокланды халык. Уйна гармун, моңлы тальян гармун, Кичәдә гармунчылар Әсфәр ага Галәлетдинов, Рәшит Дәрҗеманов һәм Рөстәм Сәләхетдинов үзләренең моңлы көйләрен, Фатыйма Мәхмүтова, Рәфис Гыйззәтов, Айгөл Исламова - дәртле биюләрен, Мөдәррис ага Гыйззәтов, Нәсимә Сафиуллина, Лилия Вахитова, Фәрит Галәлетдинов, Гамилә Вәлитова, Раилә Ганиевалар моңлы җырларын бүләк иттеләр. Зөлфия ДӘРҖЕМАНОВА фотосурәте
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА |
Иң күп укылган
|