поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2009 Медицина

И ХОДАЕМ, ГОМЕР БИР!

Безнең «Шәһри Казан» газетасын алдырып, аны даими рәвештә укып баручы, үзем белән яшьтәш, шулай ук миннән өлкән яшьтәге берничә танышым бар минем. Башкортстанда андыйларны мырзам дип йөртәләр. Очрашканда алар кул биреп күрешеп, хәл-әхвәл белешмичә калмыйлар. Бу юлы да шулай булды. Карл Маркс урамындагы кардиология үзәгеннән кайтышлый шуларның берсе белән автобуста очрашырга туры килде. Мине күрүгә үк, яныма килеп: «Нихәл, туганкай? – дип сәлам бирде. – Кая китеп югалдың? Соңгы вакытларда исем-фамилияң гәзит битендә дә күренми. Язу-сызуны ташладың, ахрысы», – дип мине сорауларга күмеп ташлады. «Әйе шул, – дидем мин. – Югалып торырга туры килде. Ярый әле, Ходайга шөкер, бөтенләйгә китеп югалырга язмаган. Югыйсә шулай булуы да бик ихтимал иде».

Аннары мин аңа бүгенге көндә больничныйда булуымны, моннан ике ай элек хастаханәдә операция ясатып чыгуымны әйттем. Танышым бермәлгә сүзсез калды. «Гафу ит, белмәдем-ишетмәдем, – диде. – Югыйсә һичшиксез, больницага хәлеңне белергә барган булыр идем».

– Мондый чакта берәү дә шәрран ярып, кычкырып йөрмидер, – дип, мин аңа үз рәхмәтемне белдердем. – Син, әлбәттә, килгән булыр идең. Ә килүчеләр күп булды. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә онытмадылар. Бергә гомер кичергән хәләл җефетемне, туган-тумачаларны, дус-ишләрне әйтеп тә тормастан, барысы да килеп хәлемне белештеләр. Операциядән курыкмаска киңәш иттеләр. «Белгән догаларыңны укы. Әйдә тәвәккәллә. Ходай саклар үзеңне!» – дип, мине кыю булырга өндәделәр, рухымны күтәрделәр.

 

Бу бит уен эш түгел. Ә йөрәк тиклем йөрәккә операция ясату. Соңыннан туганнардан берсе: «Син инде теге дөньяда булып кайттың. Анда ничек соң?» – диде. Болай дип әйтүе белән ул тулысынча хаклы. Мондый операция ясату чынлап та теге дөньяга барып кайтуга тиң. Хәер, әйдәгез, вакыйгаларны ашыктырмыйк. Иркенләп бер сулыш алып, барысын да ипләп бәян кылыйк. «Теге дөньядамы? – дидем мин, үземчә шаяртырга тырышып. – Анда тәртип. Кеше турында уйлыйлар. Аның гомере хакына барысын да эшлиләр. Операция ясалып, берничә көннән аңыма килеп, реанимация палатасында яшькелт һәм зәңгәрсу төстәге махсус киемнәрдән йөргән табибларны, шәфкать туташларын күргәч, мин эчемнән генә «Болар фәрештәләрдер» дип уйладым. – Әгәр шулай булмаса, бу чаклы да тырышып дәвалап йөрмәсләр иде…»

 

Соңыннан белдем: мин җиде тәүлек буе реанимациядә ятканмын. Монда көн белән төн бергә кушыла. Вакыт агышы мәңгелек булып тоела. Хыялымда гына идеме, әллә чынлап та шулай булдымы, палата диварына эленгән түгәрәк сәгатькә күзем төшкәч, ул һәрвакыт иртәнге 3 һәм 4 тирәсен күрсәтә иде. Түз, дим үземә. Тиздән таң атар. Кояш чыгар. Палата якты нур белән тулар. Фәрештәләр сиңа чишмә суы эчертер. Операциядән соң бөтен тән яна. Дәү бер тустаганны тутырып, тешләрне камаштырып торган сап-салкын чишмә суы эчәсе килә. Бик теләсәң дә, аны күп эчертмиләр. Иренеңне чылатып, бер-ике йотым гына каптыралар. Менә син тагын тынлык дөньясына кереп чумасың. Күпмедер вакыттан соң күзеңне ачасың, яныңнан узып баручы фәрештәне хәтерләтүче шәфкать туташына эндәшәсең: «Су бирче, сеңелкәем!» Менә ул яныңа килә. Нәни генә учына сыешлы ап-ак чынаякка салып салкын су эчертә. «Абый, сезгә күп ярамый, ике генә йотым эчегез», – дип искәртә. Теге дөньяда шундыйрак тәртип. Фәрештәләрне тыңламыйча мөмкин түгел. Беләктәге кан тамырына система куяр өчен янәшәңә шундый ук фәрештәнең икенчесе килеп җитә. Палатада янә тынлык урнаша. Карашыңны түшәмгә күчерәсең. Юк, түшәм түгел, гүя зәп-зәңгәр күк йөзе. Әнә нәни генә каурый болытлар йөзеп йөри. Син үзеңне балачак илендә йөргән кебек тоясың.

 

Чынбарлык исә бөтенләй үзгә. Мин бирегә болайрак килеп эләктем.

 

30 августка каршы кичтә иртәгә үзәккә Шәһәр бәйрәменә барырга кирәк булыр дип өйгә кайттым. Хәләл җефетем матур итеп табын әзерләгән. Кулымны юып өстәл артына утыруга ничектер хәлем начараеп китте. Сулыш алуы кыенлашты. Тәлинкәдәге кайнар ашка үрелгән кашыгымны өстәлгә куйдым. Хатыным тиз арада телефоннан ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Ул машинада килгән табиб егет, мине тыңлап карауга ук хәлемнең шактый мөшкел икәнлеген бик тиз төшенеп, ашыгыч рәвештә шәһәрнең бер читеннән – Урман аръягы бистәсеннән Казанның икенче як чигенә – Карбышев урамындагы МКДЦ йортына алып китте. Хәзерге вакытта даны бик еракларга таралган дәвалау үзәге ул. МКДЦ, ягъни Төбәкара клиник-диагностик үзәк дип атала. Күпләр монда килеп урнашу, дәвалану, ахыр чиктә операция ясату өчен айлар, хәтта еллар буе чират торалар. Килүгә үк реанимация палатасына яткыздылар. Үлем белән яшәү арасында сузылган чик сызыгын узу урыны дияр идем. Мондагы тәртипкә, табибларның, шәфкать туташларының эш алымына сокланмау мөмкин түгел. Авыруга булган игелекле мөнәсәбәт, кешегә булган мондый кадер башка җирдә юктыр һәм була да алмый. Бу исә шушы дәвалау үзәгенең үзенә генә хас аерымлык билгесе. Авыруларны ничек итеп дәваларга кирәк икәнлеге үрнәген биредә күрсәтәләр. Нәкъ чит ил фильмнарындагыча, бөтен аппаратура-техника заманча. Барысы да диярлек чит илдән кайтарылган. Мондагы чисталык-пөхтәлек хакында болай гына язу берни дә аңлатмыйдыр. Бик тә кадерле, бик тә хөрмәтле кунак килгәндә өйне ничек чистартсалар, ничек итеп бизәсәләр, барысы да шуны хәтерләтә. Санитарка булып эшләүче кызлар һәм ханымнар, көнгә өч-дүрт мәртәбә кереп, палатаны ялт иттереп юып-чистартып куялар. Алар боларның барысына да ничек өлгерәләр, мондый уңганлыкны каян алганнар? Аларга карап, тормышның ямен, яшәүнең кадерен аңлыйсың.

 

Диагнозның хәтәрен куйдылар. Ул медицина телендә бик озын итеп, кәгазь битенең яртысына кадәр язылган. Кыскасы, йөрәк шундый хәлгә килгән ки, таушалган, көч-егәре тәмам беткән. Аның белән әллә ни озын гомер яшәп булмаячак...

 

Хатыным белән бергә кардиохирургия бүлеге мөдире Әнвәр Рафаэль улы Садыйков янына кердек. Ир уртасы булган ул хирургны бүген Казанда, республикабызда һәм хәтта аннан читтә дә әйбәт беләләр. «Ел табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булуы шушы хакта сөйли.

 

Без бергәләп компьютердан йөрәгемнең УЗИ ярдәмендә төшерелгән пластинкасындагы рәсемен карыйбыз. «Әнә күрәсезме, – ди Әнвәр Рафаэль улы, – йөрәгегез нинди хәлдә. Мондый очракта операция ясау мәсьәләсендә алдан ук йөз процентлы, тулы гарантия бирү икеле. Гаять нечкә, гаять катлаулы операция ясарга: йөрәгегезнең өч тамырын алыштырып, яңа тамырлар тегәргә, ә инде мерцательный, ягъни җемелдек аритмия нәтиҗәсендә шактый зурайган ул йөрәгегезнең үзен кечерәйтергә, бер бүлемтегенә ясалма пластинка куярга кирәк булачак. Барлык кеше дә мондый операцияне күтәрә алмый. Барысын да яхшылап уйлагыз. Баш тартырга әлегә соң түгел. Ныклап уйлагыз һәм соңыннан үз фикерегезне әйтерсез.

 

Хирургның шул сүзләрен ишетүгә, миңа әллә нәрсә булды. Аяк астында җир селкенеп, шуып киткәндәй тоелды, шабыр тиргә баттым. Шул мизгелдә бөтен гомерем яшендәй күз алдымнан сызылып узды. Әтием 65 яшендә йөрәк авыруыннан дөньядан китеп барды. Гомере буена намазлыктан төшмәгән Дания апам 62 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Мин дә менә быел 60 яшемне тутырдым. Әҗәл дигәнең үзем яшәгән бистәнең куе урманына кереп качмаган икән бит. Әгәр операция ясатырга риза булмасам, тагын күпме шулай өстерәлеп йөрермен. Ярты елмы, әллә бер елмы? Тагын салкын кыш килер. Зәмһәрир суыкларда 30-40 метр араны атлап йөрүе үзе бер газап. 5-10ар минутка тукталып ял итәргә, бераз хәл тупларга кирәк. Тагын берничә адым атлауга, барысы да яңадан кабатланачак. Ходай биргән бу мөмкинлектән баш тартсам, ни отам соң? Алда шул ук җәфа, шул ук газап көтеп тора ләбаса.

 

Шунда Әнвәр әфәндегә туры карап болай дидем:

 

– Мин Ходайга һәм Сезгә ышанам. Язмышымны Сезгә тапшырам.

 

Менә бит Аллаһының бөек рәхмәте.

 

Россиянең беренче Президенты Ельцинга шундый операция ясап бөтен дөньяда шөһрәт казанган атаклы табиб Ринат Акчурин шәкерте Әнвәр әфәнде миңа операцияне ясарга үз ризалыгын бирде.

 

– Мин кешенең күзенә карыйм. Ә сезнең карашыгызда өмет чаткысы күрәм. Шуны сүндермәсәк иде. Миңа шундый караш көч бирә, – диде ул.

 

...Һәм менә 21 сентябрь көне килеп җитте. Иртәнге сәгать 8дә мине операциягә алып барачаклар. Төне буе керфек тә какмый чыккан хатыным Әлфия Сәлмән кызы да килеп җитте. Ике шәфкать туташы белән бергәләп дүрт тәгәрмәчле арбага яткызып, эченнән генә үзе белгән догаларны укып, операция бүлегенә кадәр озатып барды. Күзләрендәге яшь бөртекләрен сөртеп: «Барысы да әйбәт булыр», – дип үзенең иң изге теләген әйтеп калды.

 

Ә чынында 21 сентябрь – минем икенче туган көнем ул. Иртәнге сәгать 8дән алып көндезге 4 сәгатькәчә арада Әнвәр Рафаэль улы миңа операция ясаган. Күкрәгемне ярып, йөрәгемне уч төбенә салып, аны тәртипкә китергән. Үзе әйткән барлык гамәлне кылган. Бу эш өч сәгатьтән артык дәвам иткән. Шуңарчы минем йөрәгем туктап торган. Бу гамәл нидән гыйбарәт? Мин анысын әйтә алмыйм. Әмма шунысын ачык беләм: йөрәгемә ул янә җан өргән. Шуңа күрә дә бүген мин бу кешенең минем өчен иң бөек зат булуын, аның шифалы куллары гаҗәеп тылсым көченә ия булуын әйтәсем килә. Моны тасвирларга бөтенләй башка сүзләр кирәктер. Ходай язса, андый сүзләр әле әйтелмичә калмас. Мин бүген шушы татар егете – асыл табиб каршында чал башымны иям. Күпме кешегә яңадан гомер бүләк иткән милләттәшебез ул.

 

Реанимациядә миңа 7 тәүлек булырга туры килде. Яңадан үз палатама кайтканда хатыным көтеп тора иде. Әллә күпме җылы сүзләр әйтергә теләсәм дә, мин аларны әйтә алмадым. Күземнән мөлдерәмә кайнар яшь тамчылары тәгәрәп чыкты. Шул чак Әлфиягә күз төшердем. Ул да сүзсез генә елый иде. Болар барысы да Ходайның бөек кодрәтенә, безгә – адәм балаларына гомер бүләк иткән Әнвәр Рафаэль улы кебек табибларга ирештерәсе килгән изге рәхмәт сүзләреннән туган кайнар күз яшьләре иде. Бар икән, бар ул татарның кайда да горурланып сөйләрлек, үзләренә алтын җырлар багышларлык егетләре!

 

Кайчандыр күренекле шагыйребез Гәрәй Рәхим: «Йөрәкләр турында язасы бар әле», – дип шигырь иҗат иткән иде. Әйе, йөрәкләр турында язасы бар. Кайнар учларына салып, шул йөрәкләрне җылыткан, аларга җан өргән егетләр турында язасы бар.

 

Ходай һәркемгә озын гомер бирсен, аларны тазалык-саулыктан аермасын. Әнә шул чагында гына язылыр йөрәкләр хакында ялкынлы җырлар.


Госман САДӘ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»