поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.05.2017 Тарих

Сугыш эзләре буйлап ясалган сәфәр вакытындагы кайбер кичерешләр

Сугыш турында нәрсә белә идем мин? Укылган китаплар, балачакта караган фильмнардан һәм ул чакта исән фронтовикларның сөйләгәннәреннән чыгып, күпне белә идем. Ә 112нче Башкорт дивизиясе турында нәрсә белә идем? Бик күпне белә идем. Тик шушы тарихи сәфәр барышында мин бер нәрсәне ачык төшендем: сугыш турында да, Башкорт кавалерия дивизиясе турында да бер нәрсә дә белмәгәнмен икән!

Ни өчен? Чөнки мәгълүматым күп булган, тик кичерешләр, тойгылар җитмәгән. Аларны тик шушында килеп, тоташ кан белән сугарылган туфракка басып торып кына алырга мөмкин! Шунда гына танклар гүләвен, туплар шартлавын, “Мессер” очкычларының һава яруын ише¬тәсең... Һәм барысы да синең җаның аша үтә... Җаның аша үтә дә, бугазыңа килеп тыгыла...

Менә автомобильләр кор¬тежы уйсу гына җиргә туктады. Обливская станциясе белән Алексеев хуторы арасы иде бу. Җирле халык бу урынны “балка Чугунка” дип йөртә. 1942нче елның ноябрендә атлылар шушында килеп җитә. Тик алга таба үтә алмыйлар. Кар тирән була ул елны. Якында гына немецларның ике аэродромы урнашкан. Көне-төне бомбага тоталар. Тарих¬чылар әйтүенчә, көненә меңгә якын очыш була монда. Фа¬шистлар кинәнеп “сунар” оеш¬тыра.

Шушы урынга, Чугунная балкага яшеренә сибайлылар. Тик юкка гына. Бер урынга җыелган сугышчыларны бом¬бага тотуы җиңелрәк. “Мес¬сершмит”лар, “Хенкел”ләр ка¬бат-кабат һавага күтәрелә... Ярылган бомбалардан туфрак катыш кар күтәрелә күккә... Атлар үрә сикерә... Пулеметлар үлем чәчә... Тирә-яктагы ап-ак кар ал төскә буяла...

Чарасызлыктан, өметсез¬лектән, бер нәрсә дә эшли алмаганлыктан аптырап, кава-леристлар кылычларын кы¬ны¬ларыннан чыгаралар да са¬мо¬летларга каршы чаба баш-лыйлар. Күз алдына ките¬рә¬сезме: түшләренә кадәр кар ерып чапкан атларда кылыч болгап тәреле самолетларга каршы баралар! Ахмаклыкмы? Юк, батырлык! Һәм, баксаң, бу күпләрне үлемнән коткара да инде. Соңыннан шушы каһарманлыкны хәрби алымга әйләндерәләр: сибайлыларның бер-берсе белән арасы илле метрдан да якынрак булырга тиеш түгел.
Озак уйланып торам шушы урында... Әле беркемнең дә бу яландагы корбаннарның са¬нын ачык әйтә алганы юк. Төр¬ле мәгълүматлар буенча мон¬да бер меңнән ике меңгәчә су¬гышчы башын салган. Ва¬кытында аларны җирләргә мөм¬кинлек булмый. Күпмедер мәетне ач дала бүреләре ашый, күпмесендер күрше авыллар халкы үзләренә алып кайтып җирли. Ә монда, яланда, күп¬месе безнең эзтабарларны кө¬теп ята?

Тынлык... Әллә кылган җил¬дә эндәшә, әллә җир астыннан, әллә күктән: “Ба¬тырларны искә алган чакта онытмасын безне дә туган ил... Онытмасын безне дә туган ил” - җыр сүзләре ишетелгәндәй була.

...Алга кузгалабыз. Маши¬на¬дагыларның берсе дә эн¬дәшми. Соңыннан гына ачык¬лана: баксаң, барыбызның да күз алдында бер күренеш бул¬ган икән: карга бата-бата само-летларга каршы атлар чаба... Ат өстендә ирен¬нә¬рен канатканчы тешләгән сугыш¬чы¬лар һәм кы¬ныннан суырып алынган кы¬лычлар...

Безнең бу сәфәргә күр¬сәтелгән игътибар һәм их¬тирам турында берничә сүз әйтәсем килә. Һәр урында бик югары дәрәҗәдә каршы алдылар дисәм, бер нәрсә дә әйтмәгән булыр идем. Һәр очрашудагы кешелеклелек һәм кечелеклек сокландырды. “Мон¬да кайчан соңгы тапкыр Башкортостан вәкилләре бул¬ды?” - дигән сорауга бөтен җирдә дә бер җавап булды: “Никогда”... (хәреф хатасы түгел бу, урындагы сөйләшүнең стиле сакланды). Әлбәттә, бик ышанып та җитмим, кайчандыр кемдер булгандыр бу җирләрдә. Бәлки күрми калганнардыр, йә игътибар бирмәгәннәрдер. Гомумән, сүз ул хакта түгел... Советлар Союзы таркалганнан соң бәйләнешләр өзелде, яңа шартларда тәрбияләнгән тоташ бер буын үсеп чыкты. Тик аларның хәтере юылмаган. Беләләр барысын да, ис¬ләрендә тоталар. Игътибар һәм илтифатлык бар. Кайда гына барсак та, һәр җирдә бертуганнарын каршы алгандай каршыладылар. Һәр җирдә туганнар каберлеге, мемориаль комплекслар, һәйкәлләр тәр-типтә тотыла. Хәттә Деев утарының бетерелүенә утыз еллап бардыр инде. Юл да юк бу тарафка, чак кына барып җиттек. Әмма авыл булган җирдә ямь-яшел үлән үсә, куаклар арасында һәйкәл басып тора, ул буялган, тирә-юне яхшылап җыештырылган. Кемдер без килүгә шулай хәстәрләп куйгандыр, дип уйларга да мөмкин... Ихтимал, буяганнардыр, әммә һәйкәлне тиз генә төзеп, киртәләп куя алмаслар иде. Бер биләмәнең, районның бер чигеннән икенче чигенәчә ким дигәндә безне өч вәкил  озатып йөрде: хакимият башлыгы, урындагы хәрби комиссар һәм шундагы казак округы атаманы.

Белая Калитвага барып җи¬түгә бер нәрсәгә игътибар иттем: үзебезне чит җирдә итеп тоймадык. Әйтерсең лә Баш¬кортостан калаларының бер¬сендә йөрибез. Россиянең күп, бик күп төбәкләрен күрергә насыйп булды, әммә бер җирдә дә мондый тойгы булганы юк иде.  Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: Дон буенда чын мәгънәсендә тугандаш халык яши. Алар 112нче Башкорт атлы дивизиясенең каһарманлыгын белә, тарихны буыннан буын¬га тапшырып килә һәм... безне биредә көтәләр. Һәм алар ал¬дында безнең рухи буры¬чыбыз бар, чөнки алар 1942 елның көзендә - 1943 елның башында Дон буйларын азат итү өчен башларын салган милләт¬тәш¬ләребезнең рухын саклый¬лар. Шуның өчен чын күңелдән үзлә-ренә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.

Азамат ЮЛДАШБАЕВ,
“Башкортостан” газетасы хәбәрчесе.
(махсус “Бердәмлек” газетасы өчен).

Рәсемнәрдә: Тарасов районының Митякин авылы зиратында милләттәшебез Мәхмүт Бәкер улының туганы сугышчан офицер Рәхим Биктимер улы УСМАНОВның кабере янында; Ростов өлкәсенең Белая Калитвадагы 30 батыр калкулыгында Азамат ЮЛДАШБАЕВ (уңда) Советлар Союзы герое Аннаклыч АТАЕВның улы Владимир ага белән.


---
Бердәмлек
№ --- | 20.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»