|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Бәйрәм
Әстерхан сабантуенда нижгарлылар12, 13 майда Каспий башкаласы Әстерхан икенче тапкыр федераль сабантуй кабул итте. Россия шәһәрләре буйлап атлаган XVII милли бәйрәмебезгә илебезнең 44 регионыннан йөзләгән кунак җыелды. Безнең төбәктән өлкә татар автономиясе бу сабантуйга өч делегат тәкъдим итте - әлеге юллар авторы һәм “Туган як” редакторы Олег Әндәрҗановны, Петрякс авылы башлыгы Ансар Садретдиновны һәм Кочко-Пожар авылы эшмәкәре Равил Бәдретдиновны. Беренче көнне затлы ресто¬ранда корылган тантаналы төш өстәле артында безне һәм Самара делегациясен Әстерхан өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры Алек¬сей Галкин һәм Харабали районы башлыгы Алексей Штонда кабул иттеләр, сый-хөрмәт күрсәттеләр, һәрберебез белән танышып чыкты-лар. Хуҗалар үзләренең сәламләү чыгышларында регионның төп юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләделәр, безне кызык¬сындырган сорауларга җаваплар кайтардылар һәм кунакка дәшеп, күңелле ял теләп калдылар. Бил¬геле, без һәркайсыбыз кунакчыл хуҗаларга олы игътибарлары өчен ихластан рәхмәтләребезне белдердек һәм мөмкин булган кадәр үз төбәгебез, районнары¬быз һәм авылларыбыз турында горурланып сөйләдек, күренекле шәхесләребезне санап үттек, төп шөгыльләребезнең кайбер про¬блемалары белән уртаклаштык, өлкәбездәге татарлар санын әйттек һ.б. Кич белән Әстерханның искиткеч зур һәм матур опера һәм балет театры бинасында сабантуй куна¬кларын җирле губернатор Алек¬сандр Жилкин белән Татарстан президенты рөстәм Миңнеханов кабул иттеләр һәм аларга кичке фуршет кордылар, Татарстан һәм Әстерхан сәнгать осталары кон¬церты белән куандырдылар. Алек¬сандр Александрович әйтүенчә, шушы зиннәтле бинаның эчке бизәлешендә Әстерхан өлкәсендә яшәүче һәр халыкның милли ор¬наменты урын алган. Димәк, аны «Халыклар дуслыгы йорты» дип тә әйтергә мөмкин. Сабантуйны Александр Жилкин белән рөстәм Миңнеханов ачып җибәрделәр. “Әстерхан белән Та¬тарстанны гасырлардан килгән ту¬ганлык җепләре бәйли, ә бүгенге сабантуй – Каспий башкаласын¬да яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең үзара дуслыкта һәм теләктәшлектә яшәүләренең бер ачык мисалы. Бездә бүген 60 мең татар яши һәм халык саны ягыннан алар өченче урынны били”, - диде Александр Адексан¬дрович һәм регионда милләтара дуслыкны ныгытуга үзләренең иҗтимагый эшчәнлекләре белән зур өлеш кертүчеләрне сабан¬туй һәм Әстерхан губерниясенең 300 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Әлбәттә, санаулы газета бит-ләрендә искиткеч кунакчыл җирдә узган зур бәйрәмнән алып кайт¬кан хис-тойгыларны язып бете¬рерлек түгел – хуҗалар бит без¬не уч төбендә йөртте, шуңа без аларга, аеруча Харабали районы хакимиятенә чиксез рәхмәтле.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ |
Иң күп укылган
|