|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Җәмгыять
Әбиләр оныклары өчен БИК ЗЫЯНЛЫ икәнКытай галимнәре зур шәһәрләрдә яшәгән гаиләләрдә үткәрелгән тикшеренүләрдән соң әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Әбиләр оныкларына ничек начар тәэсир итәргә мөмкин соң? Бик гади. Алар балаларны төрле камыр ашлары белән сыйлап, артык килограммнар җыярга мәҗбүр итә икән. Ә бу исә сәламәтлеккә зур зыян ясый дип чаң суга Кытай табиблары. Соңгы арада Кытайда да артык авырлыктан зарланучылар күбәеп киткән. Бу проблема бигрәк тә эре шәһәрләрдә күзәтелә. Нилектән болай килеп чыгуын ачыклар өчен галимнәр мәктәпкә йөрүче меңнәрчә баланың сәламәтлеген тикшереп торган. Тикшеренүләр һәм сораштырулар нәтиҗәсендә шунысы ачыкланган – балаларның артык авырлык җыюына әби-бабайлар “гаепле”. Билгеле булганча, Кытайда яшәүче күп кенә гаиләләр көне буе эштә, ә балалар әби-бабайлар тәрбиясендә кала. Бу илдә таза булу элек-электән байлык һәм бәхетле тормыш билгесе булып санала. Шуңа да әби-бабайлар үз чиратында оныкларын зурлап кунак итәләр. Күп кенә әти-әниләр җәйге каникул вакытында балаларының тазарып китүен билгеләп үткән. Ә көз җитеп мәктәптә укый башлагач, алар яңадан үз халәтләренә кайта икән.
--- |
Иң күп укылган
|