• 29.07 "Мунчәли укулары", авыл бәйрәме. Чүпрәле районы. Башлана 10 сәг.
  • 29.07 "Сенофест" печән чабу фестивале. Зәй районы, ипподром. 11.00.
  • 29.07 Кукмара районы Нормабаш авылында IV төбәкара балыкчылар ярышы. Башлана 12 сәгатьтә.
  • 03.08 Салават концерты-29 сезон, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
  • 14.09 Дәүләт Академия Кече театр гастрольләре, Г.Камал театры. Башлана 19:00 сәг.
Туган көннәр
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 25 Июль Гүзәл Хөсәенова
  • 27 Июль Клара Хәйретдинова
  • 27 Июль Иршат Минкин
  • 27 Июль Альберт Гыйлметдинов
  • 27 Июль Фәнил Галиев
  • 27 Июль Гөлназ Рәхмәтуллина
  • Купим 2 комнатную квартиру в Приволжском или Советском районе.+7 919 685-63-78
  • Ищем девушку на подселение в зал, ул. Голубятникова, 3-3,5 тр. 9270412728
  • 2 булмәле фатир Әмирхан урамында тәртипле гаиләгә арендага бирелә. 89274398340 (собственник). Риелторларсыз!
  • Каен жилэге сатабыз 5 литр 2100 сум. Казан, Арча 89872697984.
  • Сдаю 2 комнатную квартиру в Центре Казани с мебелью. (собственник) 89276766077
  • Актаныш.Грузоперевозки Газель Будка тел.89179248290
  • Казанда массаж ясыйм. Сертификатым бар. Тел. 89274577420
  • Актаныш. Продаётся дом, площадь 60 кв метров. Дом 2012 года постройки, газ, удобства в доме. Новый забор, баня. Участок 14 соток, находится по улице Дзержинского. Цена 1200 тысяч рублей. Торг при осмотре. Звоните по телефону: 8 (960) 071-03-00, Лузия
  • Азнакай районында рулонлы печән сатыла. тел. 8 9178755074
  • Яшел узен районы Норлат авылында йорт сатыла. тел №89297251588.

http://ciklop1.ru/

 

 

 

 
Архив
 

               

19.05.2017 Матбугат

Татар матбугаты фестивале узды

Иманлы Кулаткы җирендә журналистлар очраштыТатарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы соңгы елларда үзгәрешләр чоры кичерә. Танылган эшкуар, меценат Эдуард Әнвәр улы Ганиев ярдәме белән мәгариф hәм мәдәният учаклары яңартыла, мәчетләр hәм мәдрәсәләр сафка бастырыла, данлыклы якташларның исемнәре мәңгеләштерелә, авыл урамнары төзекләндерелә, экономика җайга салынып килә.

Бүген кулаткылылар татар дөньясында барлык юнәлешләр буенча да беренче булырга омтылалар. 2008 елда «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале беренче тапкыр нәкъ менә шушы җирлектә үткәрелгән иде. Мәртәбәле дин әhелләре катнашында «Кулаткы укулары» уздыру да шушы чорда традициягә керде. 2016 елда Иске Кулаткы районы VII нче Бөтенроссия авыл Сабан туен кабул итте. Ә бу елның апреленда биредә татар милли массакүләм мәгълyмат чараларының Iнче төбeкара фестивале үткәрелде.

Эдуард Ганиев инициативасы буенча оештырылган әлеге чарада Татарстан Республикасы, Самара hәм Ульяновск өлкәләренең каләм ияләре катнашты. «Туган ягым - мәхәббәтем минем» фестивале кысаларында беренче көнне кунак¬лар район Мәдәният йортында үткәрелгән концерт¬ны карап, рәхәтләнеп ял ит¬теләр. Сәхнәдән муници¬паль хезмәткәрләр, ягъни район hәм авыл хакимияте бел¬гечләре чыгыш ясады, Та-тарстанның hәм Ульяновск өлкә¬сенең атказанган мәдәният хезмәт¬кәре Венера Деникаева җитәкчелегендәге хор аеруча соклану тудырды.

Ерак юлны якын итеп Казаннан ала килгән мөхтәрәм кунакларның берсе - “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, Татарстанның Габдулла Тукай hәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәй¬зуллин шушы татар журналистлары фестивален оештыруда hәрьяклап ярдәм күрсәткән Эдуард Ганиевка рәхмәтләрен юллады hәм район сәнгать осталарының чыгышына югары бәя бирде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да Эдуард Ганиевны Рәхмәт хаты белән бүләкләде, районда 85 елдан артык нәшер ителүче «Күмәк көч» газетасына мохтариятнең Габделҗаббар Кандалый исе¬мендәге әдәби премиясен тапшырды. Ә Самара өлкәсенең «Сәлам» газетасы хәбәрчесе Наилә Хөcәенова үзе язган  «Татарларым» шигырен укып, милләттәшләребезнең күңел¬ләрен тагын да җилкендереп җибeрде. Концерт якташыбыз - Татарстанның халык артисты Мөнир Якуповның «Yз ягыма кайтсам» җыры белән тәмамланды. Иске Кулаткы авылының чишмә суларын эчеп үскән шушы моң иясен тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.

22 апрель иртәсендә кунак¬лар Владимир Ильич Ульянов-Ленинның тууына 147 ел тулуга багышланган тантаналы митингта катнаштылар, танылган укытучы Хәмзә Аблязов исемен йөртүче туган якны өйрәнү музеенда аның хатыны Наҗия Шаммазова-Аблязованың  рә-сем¬нәре күргәзмәсе белән таныш¬тылар.

Районда менә инде 85 елдан артык татар телендә нәшер ителүче «Күмәк көч» газетасы, 18 еллык тарихы булган «Яңа дулкын» телевидение редакцияләре урнашкан бинаны да күрергә насыйп булды. Газета hәм телевидениене берләштерүче бу милли мәгълүмат үзәгенең бөтен тырышлыгы телебезне hәм мәдәниятебезне, го¬реф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелгән. Газетаның еллар узу белән инде саргая башлаган төпләмәләре Казан журналистларында аеруча зур кызыксыну тудырды. “Монда милләтебезнең елъязмасы, җанлы вә данлы үткәне урын алган”, - диделәр алар. Эдуард Ганиев ярдәмендә атнага өч тапкыр - сишәмбе, пәнҗешәмбе hәм шимбә көннәрендә эфирга чыгучы «Яңа дулкын» телетапшыруларын күрше Павловка, Николаевка, Радищево районнары татарлары да рәхәтләнеп карыйлар икән.
Бүгенге көндә районның hәр авылында мәчетләр hәм алар каршында «Җомга көн» мәктәпләре эшләп килә. Иске Кулаткының үзендә генә дүрт мәчет манарасыннан көненә биш тапкыр моңлы азан тавышы яңгырый. Безгә шуларның икесендә - «Сафия» hәм «Әнвәр» мәчетләрендә булырга насыйп булды.

«Эдуард хаҗи Ганиев без¬нең мәчетне тулысын¬ча диярлек үзгәртеп корды, нә¬тиҗәдә, мәдрәсә ачып җибә¬рү өчен бүлмәләр булдырылды”, - дип сөйләде «Сафия» мә¬чете имам-хатыйбы Ринат хәзрәт.

Бистәнең икенче очында урнашкан «Әнвәр» мәчетен Эдуард Ганиев җитмеш көн эчендә, ягъни Рамазан hәм Корбан гаетләре арасында төзеткән икән. Агачтан салынган бу Аллаhы йорты хәзер тирә-юньгә иман нуры сибеп, ерактан ук hәркемнең игътибарын җәлеп итеп тора. “Җомга намазларына халык күпләп йөри, аеруча яшьләрнең мәчеткә тартылуы сөендерә”, - дип белдерде мәчет хезмәткәре Рәшит ага Аввeсов.

Эдуард Ганиев журналистларны узган елда Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрләп үткән мәйданга да алып барды. Ул заманча милли авылны хәтерләтә. Бүген кулаткылылар бөтен тырышлыкларын куеп янә Сабан туена әзерләнәләр. Быелгы тантанага да Идел буеның барлык төбәкләреннән кунаклар килүе көтелә.

Кунаклар татар-мөселман дөньясында даны таралган Яңа Зимница авылында да булдылар. Анда  күренекле татар суфие, ишан Хәбибулла хәзрәт Ханcөяровның каберен зиярәт кылдылар, 1997 елда ачылган авыл мәдрәсәсе белән дә таныштылар. Мөгаллимә Зәйнәп абыстай Тугушева ир-атлар, хатын-кызлар hәм балаларның дини дәресләргә ашкынып йөрү¬ләре турында сөенеп сөй¬ләде.

Без «Халык инициативасы» дип аталган өлкә программасы буенча төзекләндерелгән авыл клубында булырга да өлгердек һәм аның эшчәнлеге белән таныштык.

Күренекле мәгърифәтче Ән¬вәр Исхак улы Ганиев исемен йөртyче Иске Атлаш мәктәбе коллективы hәм авыл җәмәгатьчелеге вәкилләре жур¬налистларны чәкчәк hәм татар җыр-биюләре белән каршы алдылар. Данлыклы авылдашлары Эдуард Ганиевка һәм халык артисты Мөнир Якуповка хөрмәт аеруча зур булды.

Мәктәп фойесында без искиткеч бай эчтәлекле күргәзмә белән таныштык, шахмат тү-гәрәгенә йөрүче балаларның мавыктыргыч уеннарын кү¬зәттек hәм музей бүлмәсендә булдык.

«Түгәрәк өстәл» артында сөйләшүне район башлыгы Эдуард Ганиев үзе башлап җибәрде һәм беренче сүзне Равил Фәйзуллинга бирде.
«Бер очрашу - бер гомер”, - ди халкыбыз. Хак сүзләр бу, - дип башлады шагыйрь  үзенең чыгышын. - Ике көн эчендә без горурланырлык, гыйбрәт алырлык hәм күңелне  күтәрә, яшьләргә карата ышаныч арттыра торган нәрсәләрне күрдек. Районыгызда мескен-ләнмичә, иртәгeсе көнгә, киләчәккә зур өметләр баглаучы тырыш, булдыклы, кунакчыл халык яши.

Җитәкчегез Эдуард Га¬ниев¬ның тырышлыгы, башкарган эшләре hәр адымда, hәр җирлектә, hәр авылда сизелә, күзгә ташлана. Без Ульян якларында яшәү¬че милләттәшләребезнең уңыш¬ларына сокланып, шатланып Казанга кайтабыз. Алдагы көннәрдә дә ана телебезне, милли мәдәниятебезне саклау¬да бергә hәм бердәм булырга насыйп итсен»,- диде халык шагыйре.

Аннары яшь шагыйрьләр Фәнил Гыйлаҗев hәм Булат Ибраhимов яңа гына табадан төшкән шигырьләрен яң¬гыраттылар. «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газетасы hәм «Сабантуй», «Безнең мирас» журналлары вәкилләре yзләренең басмалары турында тәфсилләп сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Очрашу ахырында Эдуард Ганиев татар милли массакүләм мәгълүмат чараларының фестивален киләсе елда да Иске Кулаткы районында үткәрергә тәкъдим итте. Димәк, татар журналистларының очрашу уры¬ны үзгәрми. Кунакчыл Кулаткы җире аларны кабат көтеп кала!

РЕДАКЦИЯДӘН: Бу язмадан укучыларыбыз үзләренә үрнәк алырлык гыйбрәтле нәрсәләр турында белерләр, дип өметләнәбез.
 

Исхак ХӘЛИМОВ, Ульяновск шәһәре
Бердәмлек
№ --- | 19.05.2017
Бердәмлек печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
comments powered by HyperComments