|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2017 Җәмгыять
Изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә Мерсияпова бакыйлыкка күчтеАгымдагы атна башында 81нче яшендә Куйсуының Изгеләр йорты хуҗабикәсе Зөбәйдә ханым Мерсияпова бакыйлыкка күчте. Изге мөгаллим Садек абзыйдан килгән традицияләрне дәвам итеп, Зөбәйдә апа соңгы ике дистә ел һәркемне якты йөз белән каршы алды, йортны карап-кадерләп торды. Бу йортны яд итүчеләр күңелләренә сихәт, җаннарына тынычлык та¬балар. ел саен бирегә бихисап күп кеше йөри, алар үзләренең кайгыла¬ры яисә шатлыклары белән уртакла¬ша. Илебезнең төрле төбәкләреннән кайткан мәрхәмәтле якташларыбыз, танылган шәхесләр өчен дә бу йорт ишекләре һәрвакыт ачык. Садек абзыйның эшен дәвам итеп, Зөбәйдә ханым үзе дә даими хәйрия кылды, ятимнәрнең, ялгызак картларның, авыруларның күңелен күрергә тырышты, балалар йортла¬рына ярдәм итте. Җае чыккан саен сарыклар суеп, хәер-садакасын да итеп тапшыра иде һәм халык аңа моның өчен бик рәхмәтле. Зөбәйдә апа безнең редакция белән дә һәрвакыт тыгыз элемтәдә булды, газетабызның актив укучысы, якын дусты, фикердәше, киңәшчесе һәм ярдәмчесе иде. рәхмәт аңа! Ул үзе Пильна районы Иске Мочали авылында бишенче төпчек бала бу¬лып үсә. Яшьли әти-әнисез кала. 12 яшендә Мәскәүгә китеп урнашырга мәҗбүр була, 15 яшен тутыргач, укыр¬га керә һәм штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Эшен бик яратып һәм һәрвакыт җиренә җиткереп башкара, шуңа да гел алдынгылар сафында була. Җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә аны ярата һәм хөрмәт итә. Шун¬да дүрт дистә еллар эшләп пенсиягә чыга. Озакламый язмыш аны кияве туып-үскән Куйсуы авылына кайтара һәм Зөбәйдә апа Аллаһының рәхмәте белән бу изге йортта үзен таба, халык та аны бик тиз үз итә. Зөбәйдә ханымның кылган изге гамәлләре, күңел сафлыгы, кешеләр белән җылы аралаша белүе безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Аны белгән, үз иткән һәркем өчен бу бик зур югалту. Мәрхүмнең кызы Файләнең, оныкларының, туганнарының һәм якыннарының кайгысын без дә уртак-лашабыз. Авыр югалтуны кичерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабыр¬лыклар, түземлекләр бирсен. Хуш, Зөбәйдә апа, тыныч йокла! Күңелең кебек гүрең дә нурлы, якты булсын! Редакция коллективы.
--- |
Иң күп укылган
|