• 28.05 "Аршин мал алан". Музыкаль комедия. Оренбур Татар театры бинасында.
Туган көннәр
  • 26 Май Дилә Нигъмәтуллина
  • 26 Май Марс Тукаев
  • 26 Май Мөнир Соколов
  • 26 Май Рәшит Шамкай
  • 26 Май Мәдинә Нурулла
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Илгәрәй
  • Мөслим районы Баек авылында бройлерный үрдәкләр сатыла башлый. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8- 986- 933- 61- 88
  • Пр.Победы метросына якын, 2 бүлмәле кв. 1 бүлмәсенә тәртипле,эшли торган татар кызы эзлим. Риелторлар борчымавыгызны үтенәм. тел89631201352
  • Актаныштан плотниклар төзелеш эшләрен башкара: Брустан йорт, мунча күтәрү, түбә ябу, идән-түшәм җәю һәм башка вак эшләрне. т.8-927-477-78-06.
  • Т-40 ка гади ал мост тәгәрмәчләре белән 13000 тел.89172384793
  • Подарю породистую кошку. Ей 3 года. Может родить. Красивая, умная, приученная к хорошим манерам. 89178989561
  • Минская урамында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Риэлторлар борчымавыгызны үтенәм. тел. 8-9196-45-00-21
  • Арча йорт сатыла. Яхшы хәлдә. тел.89656083354
  • Телефон айфон 4 сатам 3500. Казан тел 89274544590
  • Продается уютная 1 комнатная квартира. Центр. Косметический ремонт. Общая пл. 33 м. г.Бавлы. тел 89376195027
  • Требуется продавец – консультант медицинских изделий со знанием татарского языка, мусульманка. Условие для совершения намаза имеется. Требование: грамотная речь, желание работать и обучаться. Приветствуется мед. образование. Тел.: 89270394299 (г.Казань)

 

 

 
Архив
 

               

17.05.2017 Хатлар

“Картлыкта булса да кавышыйк, Гайшә”

Язмыштан узмыш юк дибез, шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз. Дин әһелләре дә һәркемнең тәкъдире Ходай тарафыннан язылган инде дип өйрәтә. Ләкин, кайбер очракларда, язмыш-тәкъдир эшләренә үзебез дә катнашкан булып чыгабыз, гади генә үтәргә тиешле киләчәгебезне үзебез үк катлауландырабыз һәм газаплы тормыш кичерәбез.

Бәхеткә, мең михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, кайбер очракларда хаталы язмышның да азагы бәхетле була. Түбәндә тасвирланасы мәхәббәт кыйссасы – шуңа мисал.
 
...Гайшә Шамилгә кияүгә чыгам дип йөргән көннәрдә, уйламаган җирдән, сөйгәненә сеңлесе Мәликә кияүгә чыгып куйды. Үзеннән ике яшькә генә кечкенә бердәнбер туганының, эч серләрен уртаклашып үскән якын-газиз сеңлесенең бу адымын Гайшә коточкыч авыр кичерде, шашып-шашып елады, сеңлесенә ләгънәт укыды. Ул мәктәпне тәмамлап, ике ел инде көнкүреш комбинатында тегүче булып эшли, ә сеңлесе җәйгә мәктәп тәмамларга җыена иде. Кызларның әниләре биш ел элек кисәк үлеп китте. Әтиләре яңадан гаилә кормады, өчәүләп тыйнак кына көн күрделәр. Шамил колхозның балта остасы. Мәликә аңа яшерен генә гыйшык тотты, мәхәббәт утында янды. Гәрчә Гафур исемле егет белән киноларга бергә барсалар, бер-берсен ошаткандай күренсәләр дә. Гайшә белән Шамил исә Мәликәнең нинди хисләр кичерүе турында башларына да китермәделәр, бик матур пар булып, инде өйләнешәбез дип планнар кордылар.
 
Шамил Гайшәне сорарга килгәч, әтиләре: “Бер ел сабыр итегез, Мәликә укып бетерсен, эшкә урнашсын, аннан өйләнешерсез”, – дип, яшьләрнең никахын бер ел кичектереп торырга киңәш итте. Шамилнең соңгы вакытта еш чирләүче әнисе үзе исән чакта улының өйләнүен теләсә дә, яшьләр Мәликәнең укуын тәмамлап, эшкә урнашуын көттеләр. Ул вакытларда кыз урлау йоласы бар иде. Үзара килешеп, Шамил Гайшәне урлап кайтырга булды. Апасы бу ниятне, сер итеп, сеңлесенә чиште. Шамилнең егетләр белән кайсы көнне, сәгать ничәдә килергә җыенуын да әйтте. Шамилгә үлеп гашыйк Мәликәнең егетне апасына һич кенә дә бирәсе килми иде. Аларның кавышу ихтималыннан аңы томаланган кыз, уйларын ашыктырып, план кора башлады һәм шундый карарга килде: апасының бишмәтен киеп, билгеләнгән сәгатьтән ун минут алдан ишегалдына чыгарга! Калганы ничек булса, шулай була.
 
Чыннан да, кыз урлау көнесәгате җиткәч, егетләр, Гайшә чыкты дип, капка төбеннән ерак тормаган ат арбасына Мәликәне утыртып, чаптырып китеп тә бардылар. Егет өендә җыйнак кына табын әзерләнгән, никах укырга мулла әзер, бусагага мендәр куелган – яшь киленне көтәләр иде. Өйгә кайтып, җәймәне ачып җибәргәч, Мәликәне күреп, барысы да телсез калдылар. Мәликә: “Аяк астыңда туфрак булырмын, мин сине үлеп яратам, миңа синнән башка беркем кирәкми”, – дип, елый-елый Шамилгә ялварды. Ул арада егетләр никахка Мәликәнең әтисен дә алып килделәр. Шаккатып, югалып калган олылар, артка юл юклыгын аңлап (урлап кайткан кызның әти-әнисе йортына кире кайтуы оят һәм гөнаһ санала), уйлашкан-киңәшкәннән соң, яшьләргә никах укылды.
 
Гайшәнең генә хәлен берәү дә аңламады. Ул әлеге вакыйгадан җүләрләнер дәрәҗәгә җитте, нәрсә эшләгәнен белештерми башлады. Мәликәнең егете Гафур да бик читен хәлдә калды. Һәм, уйланып йөргәннән соң, Гайшәләр өенә килеп, канаты каерылган, хәсрәткә төшкән кызга өйләнергә тәкъдим итте. Барысын да уртага салып сөйләшеп, яшьләрне кавыштырып та куйдылар. Ә бер айдан алар Гафурның шахтада эшләүче бертуган абыйсы янына Карагандага киттеләр.
 
Тормыш үз җаена дәвам итте. Гафур акыллы, төпле егет булып чыкты. Үткәннәр турында сүз кузгатып, Гайшәнең күңелен җәрәхәтләмәде. Ике елга бер тапкыр туган якларына кайтып килделәр. Бер кыз бала үстерделәр. Ул Казанда югары белем алып, Казан егетенә кияүгә чыгып, шунда төпләнеп калды. Гафур үлгәч, үзе лаеклы ялга чыккач, кызы белән кияве Гайшәне үзләре янына алып кайттылар.
 
Башыннан ниләр кичкәнен, сеңлесенә рәнҗеп, бәгырьләре ничек өзгәләнгәнен Гайшә үзе генә белде. Яшисе килмәгән вакытлары, илереп-илереп елаган чаклары, өйдән чыгып китеп, көннәр буе далаларда йөрүләре, Шамилне оныта алмый тилмерүләре... Шундый чакларда акыллы сүзләре белән юатып, ире Гафур тормышка кабат кайтара иде аны. Гайшә аңа һәрвакыт рәхмәт укып яшәде.
 
Язмыш диген... Мәликә дә Гафур кебек ике ел элек гүр иясе булды. Гайшә олыгайгач, сеңлесен барыбер кичерде. Шамил өйләнгәч, алар инде бергә-бер калып бервакытта да сөйләшмәделәр: җаннарын җәрәхәтләмәделәр. Гайшә балалары янындагы көйләнгән тормышка күнеп, ипле генә яшәп яткан көннәрнең берсендә алар фатирына шау итеп бер төркем кунак килеп керде. Гайшәнең күз аллары караңгыланып китте. Чөнки болар: чәчләре агарган, олыгыйган, ләкин күзләре, елмаюлары нәкъ егет вакытындагыча калган Шамил, аның улы, килене, кызы, кияве иде. Ничә еллардан соң Гайшә белән Шамил дә кул биреп күрештеләр. Икесенең дә тәненнән ниндидер дулкын йөгерде. Мул итеп табын әзерләнде. Бераз тын утыргач, Шамилнең улы сүз башлады: “Гайшә апа, яшь вакытта әти белән ничек яратышып йөргәнегезне беләбез, арагызга әни кергәч, икегез дә авыр хәлдә калгансыз, әмма буласы булган инде, менә хәзер, каршы килмәсәгез, сезне яңадан кавыштырып, тормышыгызны бергә үткәрүегезне телибез”.
 
“Йә Аллам, бу хәлләрне дә күрер көннәр булыр икән!” – дип уйлады, Ходайга рәхмәт укыды Гайшә апа. Соң булса да уң булсын, риза ул, риза!
Госман ХӘСӘНШИН. Балтач районы, Норма авылы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.05.2017
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы