|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2017 Авыл
Татарстанда тагын берничә районда кош гриппы буенча карантин игълан ителдеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында кош гриппы буенча карантин игълан ителгән. Мәгълүм булганча, ул иң беренчеләрдән булып Лаеш районының 25 нче октябрь исемендәге бистәсендәге кошчылык фермасында табылды. 10 май көнне исә республика башлыгы районда карантин игълан итү турында карар имзалады. Аның нигезендә 400 меңнән артык авыру кошчык юк ителәчәк. Кичә Чаллыдагы сәүдә үзәкләренең берсеннән Лаеш районыннан «Деревенька» сәүдә маркалы кош гриппы белән зарарланырга мөмкин булган 7 меңнән артык йомырканы сатудан алулары мәгълүм булды. Бу хакта шәһәрнең дәүләт ветеринар берләшмәсе башлыгы Ирек Нигъмәтуллин хәбәр иткән.
--- |
Иң күп укылган
|