поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.05.2017 Мәдәният

Казанда Туфан Миңнуллин истәлегенә җыен узачак

2017 елның 22 маенда (17.00) Татарстан Язучылар берлеге бакчасында (Казан, Мөштәри урамы, 14нче йорт) Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә шигъри- музыкаль җыен була. Туфан Габдулла улы Миңнуллин арабыздан 2012 елның 2 маенда китте. Дөнья яшәргән, чәчәккә күмелгән бу ай – аның иң яраткан вакыты иде...

2016 елның 12 маенда Туфан ага Миңнуллин сүзләренә язылган һәм аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә яңгыраган җырлардан,  драматург турында истәлекләрдән төзелгән кичә М.Сәлимҗанов исемендәге  Актерлар йортында, Татарстан театр әһелләре Берлеге ярдәме белән, татар театрлары артистлары һәм Татар филармониясенең  «Илһамият» сәхнә ветераннары клубы катнашында узды. Шул кичәдә драматург истәлегенә мондый очрашуларны ул бакыйлыкка күчкән май аенда ел да уздыру фикере туды.

Быелгы җыен, Туфан аганың исән чагында яшь иҗатчыларга игътибарлы булуын искә алып, яшь шагыйрьләр һәм җырчылар катнашында узачак. Шагыйрьләрнең чыгышлары Туфан аганың бер робагые, канатлы сүзе, драма әсәреннән репликасы белән башлана. Җырчылар Туфан Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар башкаралар.



Катнашалар: шагыйрьләр –  Луиза Янсуар,  Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев, Рәдиф Кашапов, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Гүзәл Закирова, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльвира Рафыйкова; җырчылар – Азат Абитов, Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Максуд Юлдашев, Айсылу Габдинова, Эльвира Гыйматдинова, Альбина Кинжалиева, Регина Павлова, Ильнар Гомәрев, Илсур Сабитов, Айгөл Бадаева, музыкант  Әлфис Галиуллин.

Махсус кунаклар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов,  шагыйрьләр, Г.Тукай премиясе лауреатлары Ркаил Зәйдулла һәм Газинур Морат.

Җыен Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институты Музыка сәнгате факультетының соло җырлаучылар әзерләүче Кафедрасы,  «Иске Татар бистәсен  һәм Кабан күлен Яңарту»  фонды ярдәмендә уза.

Хөрмәтле журналистлар! Чараны матбугат  чараларында яктыртырга чакырабыз.

Керү ирекле.


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.05.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»