• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • 27 Февраль Динияр Биләлетдинов
  • 27 Февраль Гайнан Кормаш (1919-1944)
  • 27 Февраль Зәйнәп Солошина
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

16.05.2017 Мәдәният

КФУның "Мизгел" яшьләр театры ир-атларны да еллатты (ФОТО)

15 май КФУның Филология һәм милләтара багланышлар институтында эшләүче "Мизгел" яшьләр халык театры студентларга узган гасырда дингә каршы көрәш еллары, Ленин сурәтләрен күтәреп мәчет манарасын кисеп клуб иткән чорлар һәм халыкның кире иманга кайтуы турында спектакль күрсәткән иде. "Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады" спектакле язучы Нәбирә Гыйматдинованың "Икебезгә дә авыр" повесте нигезендә куелган.

"Әти! Әти! Мәчет манарасын кисәләр!" Сәхнәдәге халык шаулавы арасыннан Зәмзәмиянең ачынып кычкыруы ишетелә. Атасы Хәбир мулла мәчеттән клуб ясарга җыенучы Гыйнияткә каршы мылтык тотып чыга. Аның бар уе ничек тә манараны кисәргә ирек бирмәү. Авылның бердәнбер мәчетен саклап калам дип мулла, чарасыздан, инде манарага кизәнгән Гыйнияткә атып җибәрә...

Азатлык радиосына әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова фикеренчә, мәчет манарасын кисү тирәсендә тудырылган вакыйгалар өермәсе бүгенге көндә мөселманнарга булган басымга, экстремизмда гаепләүләргә дә аваздаш булып тора.

"Минем бу әсәремдә, бер яктан, авылның мулласы язмышы, икенче яктан, кыз язмышы тасвирлана. Егет белән кыз мөнәсәбәтләре, мәчет манарасын кискән кешенең төрмәдә утырган уллары белән авыл яшьләренең мөнәсәбәте, кешенең үз иманында калуы – бөтенесе бар анда. Бу әсәремдә бүгенге көнгә аваздаш әйберләр бик күп. Аны яшьләр куйганнар икән, алар аны бүгенге заманага яраклы булмаса, алып та тормаслар иде", ди Нәбирә ханым.

Аның фикеренчә, әсәрне укыган кеше үткән аша бүгенге көн проблемнарын да күзаллый ала. "Мәчетне кисү – үзе үк мөселманнарны кыерсыту, аларның хокукларын чикләргә тырышу булган бит", ди автор.

Ул соңгы вакытта мөселманнарның төрлечә эзәрлекләнүенә нык борчылуын да әйтә.

"Ни генә кылынмасын, барсын да мөселманнарга китереп бәйләү – ул бер дә әйбәт эш түгел", ди Нәбирә ханым. Язучылар үзара очрашкан вакытта бу хакта гел сөйләшеп торуларын да белдерә.

Нәбирә ханым бу әсәрен моннан 30 ел элек язгач та озак кына бастыра алмаган. Бары тик 2000 елда гына китабына керткән.

"Әсәрдә Ленинга каршы сүзләр дә бар. Дини мохит белән безнең заман мохитының бәрелеше дип тә әйтеп була аны. Мәчет манарасын кискәндә мәктәп балаларын куып чыгаралар, киләчәккә карагыз, коммунизмга искелек калдыклары белән барырга тиеш түгел дигән сүзләр дә бар. Мәчеттә клуб ясыйбыз, без анда биибез дип тә әйтелгән. Миңа болай язмагыз, бу турыда әйтмәгез диючеләр дә булды. Мин заманы җиткәч басылыр дип көттем", ди Нәбирә ханым.

КФУ студентлары куйган спектакльне ул Ислам институты, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укучыларның да күрүен тели.

"Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады" спектаклендә барлыгы тугыз кеше уйный. Араларында педагог-оештыручылар һәм укытучылар да бар. Күмәк күренешләргә беренче курс студентларын чакырганнар. Репетицияләр җиде ай элек башланган.

"Өйрәнә башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр шушы спектакль белән яшәдек", ди Вагыйзь ролен башкаручы Ришат Миңнемуллин. Татар филологиясе бүлегенең дүртенче курс студенты характеры ягыннан бик юаш, әмма кирәк чакта үзенең ир-атлыгын белгертә торган егетне уйный. Спектакльдә үз хисләрен яшереп йөрүче Вагыйзь исеменнән Ришатның тамашачыга әйтәсе килгән фикере шул: "Үзеңнең яратуыңны беркайчан да яшермәскә, куркак булмаска кирәк. Татар егетләренә бигрәк тә", дип өстәп куйды ул.

Зәмзәмия ролен башкаручы Гүзәл Ганиева быел магистратураның беренче курсын тәмамлый. "Төп рольне уйнарга тәкъдим иткәч, нинди хисләр кичердең?", дигән сорауга ул: "Башта алынырга курыктым, әлбәттә. Әмма мондый мөмкинлек кайчан булачак әле дип уйладым да, ризалаштым. "Мизгел"дә мин беренче тапкыр, ләкин бу театрда уйнау хыялы инде беренче курста укыган вакытта ук бар иде", дип белдерде.

"Театр училищесында укымыйча да, чын хис-кичерешләр, чын күз яшьләре белән үрелеп барган шундый спектакль куя алулары соклану уятты", диде Азатлыкка тамашачыларның берсе.

Әсәрне сәхнәгә Фәнүзә Габдрахманова куйган. Бу спектакль режиссерның беренче генә эше түгел. Фәнүзә ханым моннан берничә ел элек Әнгам Атнабаевның "Мәхәббәт турында җыр" исемле әсәрен сәхнәләштергән булган.

"Мизгел" яшьләр театры 1997 елда Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты каршында ачыла. Һәр елны яз айларында ул яңа премьера чыгара.

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.05.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments