|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2017 Матбугат
Илшат Әминов «Тәртип-FM»ның «Болгар» радиосына кушылуы турында матбугат конференциясе эшләргә ниятли“Соңгы арада гына 5-6 кешедән ишеттем, барысы да миннән “Тәртип” һәм “Болгар” радиосы турында матбугат конференциясен оештыруымны сорый”, - диде ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов “Матбугат.ру” хәбәрчесенә. - “Кирәкме соң андый очрашу?”. “Сорауларга җавапны турыдан-туры җаваплы кешедән ишетү һәрвакыт кызык”, - диде хәбәрче. Шулай итеп, Илшат Юныс улы шушы көннәрдә “Татар-информ”га мөрәҗәгать итмәкче. “Тәртип” һәм “Болгар” радиоларының ничек кушылуы, бүген ничек эшләүләре турында ул журналистларга сөйләргә ниятли. Сораулар күп булырга мөмкин. Чөнки берникадәр вакыт элек бу мәсьәлә шактый киеренке яңгырады. “Тәртип”тән Ризалә Исмәгыйлеваның “Болгар” белән кушылуга каршы булуы турында интервьюлар чыкты. Ничек кенә булмасын, бүген “Болгар” радиосында “Тәртип” репертуарындагы җырлар да, джингллар да, азан тавышы да яңгырый. Алдагы планнар турында матбугат конференциясендә ишетербез.
--- |
Иң күп укылган
|