поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.05.2017 Язмыш

Тынычландырыр дигән идем, ә ул: “Чиреңнән терелә алмыйсың, табиблар да дәвалый алмас”, – диде

Кайвакыт беркемне дә күралмаган көннәр була. Авырып киткәндә бигрәк тә. Андый чакта хәлеңне белергә, файдалы киңәшләрен бирергә дип яныңа туганнарың, дусларың килә. Аларның кайберләре белән сөйләшкәч, үзеңә хәл кереп киткәндәй тоела, кәеф күтәрелә. Ә кайберләре белән аралашкач, авыруың тагын да көчәйгән сыман тоела.

Гомеремдә бер генә тапкыр да сырхауханәдә ятып авырганым булмады минем. Соңгы елларда өч елга бер тапкыр диспансеризация үткәрә башладылар. Яхшы иттеләр, алайса күпчелек авырса да, сырхауханәгә барырга атлыгып тормый иде. Былтыр мин дә үттем аны. Шул тикшерүләрдә яман шеш таптылар.

Табибтан чыккач, үземне кая куярга белмичә, минем өчен тормыш бетте дип кайгырып елауларымны сүз белән генә аңлатырлык түгел.

Авылга кайткач та һаман шул чир турында гына уйлый башладым. Иптәш хатын килгәч, күңелем юаныр дип, хәлләремнең мөшкеллеген аңа сөйләп бирдем. Җылы сүз әйтеп, тынычландырыр дип өметләнгән идем, ә ул: “Әлеге чиреңнән терелә алмыйсың инде син, ул бөтен тәнеңә таралачак, табибларга барсаң да файдасы тимәс, алар да дәвалый алмаслар”, – дип, һушымны алды. Тәннәрем кызышып, бөтенләй урынга ук аудым. Табиблар операция ясатырга кирәк дисәләр дә, иптәш хатын куйган “диагноз”дан соң, больницага бару теләгем калмады.

Тормышыма нокта куеп, Ходай ни язган, шуны күрермен дип яшәп ятканда, шәһәрдә яшәүче туганым кайтып, мине өйдән өстерәп диярлек алып чыгып китеп, Казан табибларына күрсәтте. Анда кирәкле анализларны тапшырып, белгечләргә күренгәч, операциягә кайчан килергә икәнлеген әйтеп, борчылмаска кушып, өйгә озаттылар. Врачларның уңай фикерләрен ишеткәч, эчкә бераз җылы кергән кебек тоелган иде, авылга кайтып, теге иптәш хатынның тагын үз “диагноз”ын исбатларга тырышуын күргәч, алга таба яшисе килү теләге янә сүрелде. Ярый әле сырхауханәгә алып барган туганым күңелне юатырдай җылы сүзләр әйтеп (бүтән туганнардан күңелгә ятышлы җылы сүзләр ишетергә туры килмәде), теләсә- кемнең әйткән киңәшенә колак салмаска кушты.

Операция көне килеп җиткәч, янә шул туганым кайтып, Казан сырхауханәсенә алып китте. Аның ярдәме күп тиде. Аллага шөкер, операция уңышлы үтте. Сырхауханәдә ятканда табибларның үз эшләренә ничек таләпчән, намуслы карауларын, һәр авыруга игътибарлы булуларын күреп шаккаттым. Рәхмәт аларга!

Хәлем хәзер шөкер итәрлек. Тикшерелеп йөргән көннәр искә төшсә, хәзер дә тәннәрем чемердәп куя. Нишләп шул вакытта танышларымның берсе дә күңелне юатырдай җылы сүз әйтмәделәр икән дип аптырыйм. Кем генә, нинди генә авыр хәлдә булмасын, аның яралы күңеленә тагын да яра өстәп, кәефен кырырга ярамый бит инде! Хәер, хәзер кем кемнең шатлыгына куанып яши икән соң?.. Бик кызганыч...

РАЗИЯ. Яшел Үзән.


---
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.05.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»