|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2017 Криминал
Бәчек халкы акылга зәгыйфь авылдашларының кабер ташларын аударуда гаепле булуына ышанмыйЯшел Үзән районы Бәчек авылы зиратындагы вәхшилектә шикләнелгән егетнең кулы шушы эшкә барганына авыл халкы ышанмый. Моңа бүген Бәчектә яшәүчеләр белән сөйләшкәч инандык. Искәртеп үтик, кичә төшкә кадәр авылда яшәүче берәү зиратта кабаттан аударылган кабер ташларына тап була. Бу хакта аннан соң полициягә мөрәҗәгать итәләр. Шушындый ук вандаллык әле 30 апрельдә генә булган иде. Ул вакытта 93 кабер ташы мәсхәрәләнде. 4 майда шушы авылда яшәүче психик авыруы булган 20 яшьлек егетнең гаебе ачыкланганы турында язган идек. Бу юлы да кабер ташларына зыян салу җинаятендә кабаттан шушы егет Р. Ш. гаепләнә. Аның әти-әнисенең психик хастаханәгә яткыру турында ризалык биргәнлеге билгеле булды.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|