|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2017 Матбугат
«Тамашачы, сиңа әйтәм, дәүләт – син тыңла» – ТНВда күп балалы гаиләләргә багышланган яңа проект старт алаТатарстанда бүген күп балалы 31 меңнән артык гаилә бар. 3 бала булса, гаилә инде күп балалы санала. Әмма ТНВ каналында 5 һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр турында махсус проект башлап җибәрделәр. Каналның 15 еллыгы уңаеннан эшләнә бу. Балалар гаиләләре белән Казанга кунакка киләчәкләр, экскурсияләр булачак, аша-эчү, аквапарк-фәлән һ.б. Шул ук вакытта әлеге гаиләләрнең тормышын, андагы хәлләрне дә күрсәтәчәкләр. “Бар да ал да гөл, дип күрсәтүне максат итеп куймыйбыз. Күп балалы гаиләләрдә проблемалар бик күп: cоциаль, матди мәсьәләләр, медицина ярдәме күрсәтү, торак – барысына да урын биреләчәк,” – дип сөйләде ТНВ җитәкчесе Илшат Әминов бүген матбугат-конференциясенә җыелган журналистларга. Проект «В объективе ТНВ – большая семья» дип атала. Аның анонслары эфирда инде бер-ике атналап бара. Бу – аерым бер тапшыру түгел. Күпбалалы гаиләләр темасы берьюлы “7 дней”, “Адымнар”, “Манзара”, “Народный будильник”, “Таяну ноктасы”, “Трибуна Нового века” кебек тапшыруларда яктыртылачак. Сентябрь-октябрь айларында проект зур телешоу белән тәмамланырга тиеш. Гадәттә, телевизион сезон сентябрьдән башлана. Проект авторлары исә җәйгә каршы зур эш башлаганнар. “Матбугат.ру” хәбәрчесе бу турыда оештыручыларга сорау бирде: “Җәйге сезонда телевизор караучылар әз булганда бу проект түбән рейтинглы булып чыкмасмы?”. Ильшат Әминовның урынбасары Мәдинә Тимерҗанова болай дип җавап бирде: “Бу рейтинг өчен эшләнелә торган проект түгел. Без рейтинг артыннан кумыйбыз”. Шунысы да бар икән, җәй айларында балаларны Казанга алып килү уңайлырак: каникул вакыты, җылы киендерәсе юк, юллар ачык.
Проектта ТНВ гына түгел, ә шушы өлкәгә катнашы булган дәүләт оешмалары да актив катнашачак. “Безнең проект тәмамлангач, бәлки, күп балалы гаиләләргә караган ниндидер кануннар да кабул ителер, бәлки”, - диде Илшат Юныс улы. Бу проект бер яктан тамашачылар өчен булса, икенче яктан дәүләт органнары өчен булып чыга.
--- |
Иң күп укылган
|