поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.12.2009 Спорт

ТАТАР КӨРӘШЕ ТАТАРЛАР ӨЧЕН БУЛЫРГА ТИЕШ

Узган ял көннәрендә Казанның Көрәш сарае татар милли спорт көрәше буенча икенче ярышларны кабул итте. Биредә 36 команда катнашында Россия чемпионаты һәм беренчелеге үтте. Командалар беренчелегендә Татарстан командасына быел да тиңнәр табылмады: тугыз үлчәү авырлыгының сигезендә безнекеләр чемпион исемен яуладылар.

Гомумән алганда, Россия чемпионаты күңелләрдә матур гына хисләр калдырды. Шунысы ачык: ил беренчелегенең соңгы елларда статусы да, дәрәҗәсе дә бермә-бер үсте. Көрәшнең елдан-ел үзгәреш кичерүе, милләттәшләребез арасында гына түгел, дөнья масштабында да популярлык казануы – кире кагып булмаслык факт. Быел янә бер рекорд яңартылды: ачык статуска ия булган турнирга барлыгы 36 команда килгән иде. Ә бит биш ел элек кенә аларның саны сигезгә тиң иде. Өченче ел Россия чемпионатына 17 команда килүенә шатлансак, узган ел аларның саны 25кә җитте. Хәзер исә безгә таҗиклар да, белорусслар, Прибалтика вәкилләре дә килә.

 

Быел көз Җәүдәт Мидхәт улы Миннәхмәтов җитәкләгән федерация халыкара дәрәҗәгә лаек булды. Эш шунда ки, безнекеләр Литва башкаласына барып, FILA дигән көрәш оешмасына әгъзалыкка кабул иттелделәр. Бу исә татар көрәшен яңа баскычка күтәрелүен янә бер тапкыр раслый. Хәзер инде без Россия чемпионаты гына түгел, татар көрәше буенча Европа һәм дөнья чемпионатлары да уздыра алачакбыз. Шул рәвешле, татарлар тагын бер сенсация ясады: Россиянең спорт министрлыгы көрәшебезне әлегәчә танымаган вакытта (федераль реестрга керә алмау, дөресрәге безнекеләрне танымаска тырышу – шуның ачык мисалы), татар егетләре халыкара класслы спорт остасы, халыкара квалификацияле хөкемдар, дөнья чемпионы кебек дәрәҗәләр алып кую мөмкинлеге туды.

 

Шул ук вакытта күңелне бер нәрсә борчып куйды. Казандагы ярышларны ачу тантанасына әллә ничә төрле көрәш оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Татар көрәшенә боларның нинди катнашы бар соң? дигән сораулар да туды күңелдә. Һичшиксез, Россия татарча көрәш федерациясенең максаты бер булырга тиештер: көрәшебез үзенең миллилеген саклап калсын иде. Инде шул дәрәҗәгә барып җиттек ки, төрле-төрле оешмаларның вәкилләренә ярарга теләп булса кирәк, чыгышларыбызны да урыс телендә башкара башладык. Андыйларга үрнәкне үз федерациябез җитәкчесе Марат Әхмәтов күрсәтте: иң беренче булып татарча сөйләп, аз гына урыс телендә чыгыш ясады. Ниндидер ясалма оешмаларга керү дә – үзмаксат булырга тиеш түгел. Татарча көрәш, беренче чиратта, татарча булырга, татарлар өчен яшәргә һәм үсәргә тиеш дип саныйбыз.

 

Ярышлар, гадәттәгечә, яшьләр һәм унсигез яшьтән өлкәнрәк арасында үтте. Шөкер, олылар арасында Татарстан чемпионатында беренче урынны яулаган көрәшчеләребез ил беренчелегендә дә сынатмады. Тугыз үлчәү авырлыгында безнекеләрдән бары Морад Әмирханов кына икенче урынны яулады. Узган ел ут күршеләребез шулай ук бер генә алтын медаль белән канәгатьләнгән иде. Шул рәвешле, командалар беренчелегендә дә Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башкортстан – икенче, пермьлеләр - өченче, Ульян көрәшчеләре – дүртенче.

 

Яшүсмерләр арасында шәхси беренчелектәге чемпионнар:

 

50 килограммга кадәр – Марат Купкенов (Чувашстан)

55 килограммга кадәр – Илсур Гыймадетдинов (Татарстан)

60 килограммга кадәр – Рәмис Саматов (Татарстан)

65 килограммга кадәр – Салават Йосыпов (Башкортстан)

70 килограммга кадәр – Василий Чурашов (Татарстан)

75 килограммга кадәр – Муса Галләмов (Мари Иле)

80 килограммга кадәр – Нурлан Фаталиев (Төмән өлкәсе)

80 килограммнан авыррак – Руслан Абдуллин (Татарстан)

 

Олылар арасындагы чемпионнар:

 

60 килограммга кадәр – Нәфис Миңнебаев (Татарстан)

65 килограммга кадәр – Руслан Нургалиев (Татарстан)

70 килограммга кадәр – Ранил Габдрахманов (Татарстан)

75 килограммга кадәр – Наил Мөхәммәтҗанов (Татарстан)

80 килограммга кадәр – Айвар Билалов (Татарстан)

85 килограммга кадәр – Лениз Абдуллин (Татарстан)

90 килограммга кадәр – Илнар Әхмәтҗанов (Татарстан)

100 килограммга кадәр – Айрат Гилаев (Татарстан)

100 килограммнан авыррак – Ильяс Галимов (Татарстан)


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ | 08.12.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»