|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2017 Сәясәт
Минтимер Шәймиев күптәнге хыялын тормышка ашырган (ФОТО, ВИДЕО)Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Җиңү көне алдыннан үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырды. Аның сүзләренчә, ул туган авылына кайткан саен мәктәпкә кереп чыгарга ниятләп йөргән, тик моңа кадәр мөмкинлек булмаган. Быел исә ул Актаныш районы Пучы авылы мәктәбе укучылары белән очрашты. – Мин мәктәптә укыганда, безнең чорда балалар бик күп булды. Безнең чыгарылышта барлыгы 5 сыйныф иде, – дип искә алды мәктәп чорын Минтимер Шәймиев. Мәктәпне тәмамлаганда алтын медальгә ия булмау сәбәбен дә әйтте ул. Чыгарылыш имтиханында аның геометриядән “өч”ле чыккан булган икән. Анысы да чыгарылыш сыйныфы укучысы Минтимер гаебе белән түгел, тикшерүчеләренң карары белән. Шулай булмый ни, математика аның иң яраткан фәне ич!
Очрашу вакытында мәктәп укучылар Минтимер Шәймиевне шушы көннәрдә ия булган “Россиянең хезмәт герое” исеме белән котладылар. Истәлеккә ул мәктәпкә китаплар бүләк итеп калдырды.
--- |
Иң күп укылган
|