• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 27 Май Рафис Җәмдихан
  • 27 Май Әхәт Мушинский
  • 27 Май Илдус Габдрахманов
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 28 Май Нурзадә
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • Яр Чаллыда эре, яхшы авыл бәрәңгесе сатыла. Килограммы 20 сумнан.Капчыгы-600 сум.т.89674643949.
  • Мәктәп һәм ял лагерләрендә ял итүче балаларны Казан һәм Татарстан буйлап гизәргә экскурсия оештырабыз. Тарих, кызыклы риваятьләр тыңлап илебез белән горурлана алалар. Белешмә өчен телефоннар: 8 843 2585700 һәм 89033424431
  • Общежитиеда булмә сатыла. Аерым туалет ясау, су керту мөмкинлеге бар, булмәдә җиһаз һәм техника кала. Бәясе 780 мең. Ипотека, маткапитал бн дә алырга мөмкин. 89053104269
  • Актанышта Южная урамында яхшы хәлдәге кирпич гараж сатыла, 17,4 кв.м. Бәясе килешу буенча. Тел.89274687879
  • Кафель, плитка ябыштыру. Ванна булмәсе тулысынча ремонт. Тулысынча яки өлешчә квартирга ремонт ясау. Купьеллык тәҗрибә. тел.89375288023. Казан.
  • Казанның «Салават күпере» торак комплексында вакытлыча яшәп тору өчен 2 бүлмәле фатир тапшырыла. Мәйданы – 65кв.м. Адресы – Нурихан Фәттах урамы 17/4 йорт. Автобус тукталышына җәяүләп 2 минут барасы. Фатир 18 катлы йортның 12 катында. Фатирга керүчеләр үз җиһазлары һәм техникалары белән күченә ала. Буш фатир кирәк булмаган очракта – хуҗаларның фатирны җиһазландыру мөмкинлеге бар. Айлык аренда бәясе – коммуналь түләүләрне дә кертеп – 15000 сум. Белешмәләр өчен телефон – 89047606128 (фатир хуҗасы)
  • Алып баручы. Туйларыгызны, никахларыгызны, юбилей, туган көннәрегезне матур итеп алып барабыз. Балтач, Арча, Казан. 89655807850
  • Бәрәнге орлыгы сатыла. Яшел Үзән районы. 89050390335
  • Сыер, тана ике бозаулаган Ютазы ягында. 89272479286
  • Яхшы хәлдәге Гранта машинасы сатыла, төсе ак. 2015 елгы. 89375206829

 

 

 
Архив
 

               

13.05.2017 Хатлар

Өй сорамыйм, ярдәм сорыйм (РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ)

– Әтием – I төркем инвалид, ә әнием тыл ветераны иде. Ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады. Бүген алар вафат инде. Әни исән вакытта өй мәсьәләсе буенча авыл җирлеге, район хакимияте бусагасын таптый башлаган идем инде. Әни үлгәнгә сигез ел вакыт узды. Тик әле дә үзгәреш юк.

Авыл советы башлыгы йортны, әбинең гомеренә җитә, диде. 2011 елда язган гариза буенча районнан Рамил Шакиров һәм хәзерге авыл советы башлыгы Азат әфәнде килделәр. Рамил Илдусович, моны өй дип әйтеп булмый, дип китте. Шуның белән шул. Барысы да тынычланды. Безнең йорт 1951 елны Киров өлкәсеннән бер урысның келәтеннән салынган. Бүген түбәнең бәпкәләре урыныннан купкан, кыш көне стеналарыннан су агып, бөтен әйбер күгәреп бетә. Яңгыр яуганда веранда буйлап чиләкләр, ләгәннәр тезәбез. Йортта 13 яшьлек оныгым белән торам. Үзем гомер буе бакчада тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Күз авырулары буенча II төркем инвалид.
 
Сугыш кырында булмаган, мохтаҗлык кичермәгән ветераннарга күпме йортлар салдылар. Бүген күбесе оныкларының күчемсез милеге булып тора. Әтиебез Мотыйгулла сугыштан яраланып кайткан. Кул бармаклары өзелгән иде. Тракторчы-бригадир булып эшләде. Сигез ай урын өстендә ятып, 59 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул бер әйбергә дә лаек түгел идемени? Шулай ук әни дә сугыш вакытында эвакуацияләнгән балаларны тәрбияләгән. Әтинең бертуган абыйсы сугыш кырында ятып калган. Кайда соң дөреслек?
 
Гөлзадә Кәримова.
Балтач районының Чепья авылы
 
Балтач районында яшәүче Гөлзадә апа ре­дак­циябезгә мө­рәҗәгать иткәч, андагы шартларны барып карарга булдык. Без кил­гәндә, аның капка төбендә колонкадан су алып торган чагы иде. Өйләренә су кер­телмәгән икән.

Янгын чыккач, соң булыр!


Йортның эченә үттек, 25 квадрат метрлы кечкенә генә өй ул. Ашау һәм йокы бүлмәсе бар. Тә­рәзәләр черегән. Йортка җы­лылык кертелмәгән. Карават янын­­да диварлар күгәреп беткән. Оныгы Муса шунда йоклый. Гөлзадә апа кы­зының 13 яшьлек улын тәрбия­ли. Күгәрек урыннар ямьсез булып тор­масын өчен матрас белән каплап куелган. Кыш көне диварларына биш литрлы шешәләргә кайнар су тутырып куя икән. Кат-кат киенеп йокламыйча булмый. Муса бронхит авыруыннан интегә. “Яшь әби, минем кайчан йокы бүлмәм бу­лыр инде?” – дип сорый икән оныгы.
 
Йортны газга кирпеч, шуның өстенә чиләккә су куеп җылыталар икән. Идән тулы буш табаклар. Тү­бәдән яңгыр үткәч, шуларны те­зәр­гә туры килә. Гөлзадә апа әй­түенчә, электр чыбыкларында кыска ялганыш барлыкка килә. Бу йортта көннәрдән бер көнне янгын чыкмас дип кем әйтә ала? Онык үсте­рүче Гөлзадә ханым моң-зарын күп җитәкчеләргә сөйләгән. Ләкин аңа үзенең ике бүлмәле фатирына барып торырга кушалар икән.

Ана күңеле – балада...


Бу очракта без дә фатир мәсьә­ләсен кузгатмыйча кала алмадык. “Мин иремнән аерылган килеш ике бала үстердем. Ирем мәрхүм инде. Дөрестән дә, фатир минем исемгә язылган. Ләкин ул улым Эльбруска дип ниятләнгән. Улым гаиләсе белән Казанда яши. Бар тапкан акчасы фатир арендаларга, гаиләсенә китә. Күптән тү­гел икенче сыйныфта укучы оны­гымның башында авыру тапканнар. Хәзер хаста­ха­нәгә йөр­тәләр. Операция өчен акча кирәк. Хә­тере начар, нинди билге алганын да оныта, – дип сөйли Гөлзадә апа. – Эльбрус Чепьядагы балалар бакчасында мичкә ягучы булып эшләде. Кеше фатирында торабыз, хәлебез җиңел түгел. Әни, теләсә кайсы вакытта кайтып ке­рә алабыз, кеше керт­мә, диде”.

Ике баласының да кеше фатирын арендалап торуына эче поша ананың. Кызы ике тапкыр гаилә корса да, тормышы барып чыкмаган. Өстә­венә авылда кибеттә эшләгәндә өстеннән әҗәте чыккан. Хәзер Гөлзадә апа инде җиденче ел ай саен аның өчен 6 мең сум акча түли. Кызы узган ел Казанга кибеткә эшкә урнашкан. Студент кызы белән яши икән. Ул да акча кирәк булгач, эшләп укырга мәҗбүр булган. Кыскасы, ике баласы да әнисенә матди яктан булыша алмый. Улы әнисе күзенә операция ясаткан чакта 180 мең сум акча биргән. Хәзер үз хәле хәл. Гөлзадә апа бер күзен җиде ел элек алдырткан, икенчесе дә начар күрә. Икенче төркем инвалид. Тезенә операция ясатырга җыена. Бүген ул 7 мең сум акчага яши. Кызы коммуналь хез­мәтләр өчен түләргә, азык-төлек белән булыша икән.

Күршедә йорт бар

Ишегалдында егерме ел элек буралган нарат бура тора. Чепьядагы иске балалар бакчасының бүрәнәләре дә су буенда ята. Аны тавыкларны ябарга урын кирәк дип элеккеге район мәгариф бү­леге башлыгы Гөлнара Габдрахмановадан сораган булган. Ләкин аны төзер өчен акча кирәк. Күрше­ләрендә агачтан төзелгән йорт бар. Хуҗасы 650 мең сум тирәсенә сатарга җыена икән. Бер дә булмаса, шуны дәүләт программасы буенча сатып алырга риза Гөлзадә апа. Һич югы өемнең түбәсен ябып, тәрә­зәләрен алыштырырга ярдәм ит­сеннәр иде, ди.

Авыл җирлеге башлыгы рәи­се Азат Нотфуллин белән элем­тәгә кер­дек. “Әлеге проблеманы белә­без. Авыл җирлеге казнасында матди мөмкин­лек­ләребез юк”, – диде ул. Социаль яклау бүлегендә исә ремонтка акча каралмавын, бары кыйммәтле операцияләр ясаганда булыша алуларын әйттеләр. Бу проб­лема бе­лән төзелеш-архи­тектура һәм торак-коммуналь ху­җалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев та таныш. “Әлеге йортны без дә карап кайттык. Чыннан да, анда яшәү өчен шартлар юк. Бары җәй көне генә яшәргә була. Йортны төзек­ләндерүдән файда юк. Без аңа вакытлыча фатирында яшәп торырга киңәш иткән идек. Йортка кил­гән­дә, ул аның исеменә теркәл­мәгән. Беренче чиратта, шушы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Торак шартларын яхшырту буенча программалар бар. Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган яки инвалидлар өчен махсус программалар буенча ярдәм итү җаен эз­ләрбез. Гөлзадә апа безгә килсен, аңа барлык программалар турында аңлатырбыз”, – диде белгеч.

P.S.
Без Гөлзадә апага шалтыратып, белгечкә барырга киңәш иттек. “Нотариуска документларны тапшырган идем инде. Тик тукталып калдым. Шушы көннәрдә үз исемемә күчертер­мен. Программага бастырсалар, бик яхшы булыр иде. Юл күр­сәткәнегез өчен рәхмәт сезгә!” – дип сөенде.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.05.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments