поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.05.2017 Мәдәният

Шаһидә ханым, сезне “Ак калфак”та көтәбез

Инде берникадәр вакыт үтеп китсә дә, мин әле һаман Казанда булып узган Бөтендөнья хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы форумында күргәннәрем, алган тәэсирләрем белән ләззәтләнеп яшим. Без бу юлы Татарстан башкаласына бөтен делегатлар да бергә җыелып, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы, танылган эшкуар Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевның затлы автомобилендә бардык.

Казан да безне кочагын җәеп каршы алды.

Бу хатын-кызларыбызның соң¬гы бишенче форумы башкаларыннан үзенең үзенчәлеклеге белән аерылып тора иде. Барысы да баш очларына төрледән-төрле затлы калфаклар салганнар. Моны күреп, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Зиннур улы Закиров та үзенең соклануын белдерде. Килгән көнебездә үк безне дүрт төркемгә бүлеп, Яшел Үзән, Арча, Биектау, Балтач районнарына алып кит¬теләр. Самаралылар Биектау¬га бардык. Күргәннәребез ис¬китәрлек булды. Ямаширмә авылы мәдәният йортындагы күргәзмәләрдә талчыбыктан үргән кәрзиннәрне, балалар өчен урындыкларны, төрле чигү әйберләрен карап сокландык, һәвәскәр артистлар бу җирлектә яшәүче халык¬ларның - татар, рус, мари, удмурт, әрмәннәрнең, “Бишек туе” күренешләрен тасвирладылар.

Мин очрашу вакытында мәдәният хезмәткәрләреннән: “Безне каршы алырга ничек болай яхшы итеп әзер-ләндегез?” - дип сорагач, алар: “Безгә артык әзерләнергә дә кирәкми, чөнки яшәешебез шундый”, - дип җавап бирделәр.

Икенче көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында узган форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова башкарылган эшләр, киләсе елга планнар турында бик тә аңлаешлы итеп сөйләде. Аңардан соң фикер алышуларда төбәкләрдән килүчеләр катнашты. Бу чыгышларда милләтебезгә кагылышлы күп фикерләр әйтелде, тәкъдимнәр ясалды. Барысы турында да бәйнә-бәйнә итеп безнең белән форумга барган “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хәбәрчесе Эльмира ханым Шәвәлиева язып та чыкты инде. Шуңа күрә мин бу мәкаләмне язмам да инде дигән идем. Тик алай булып чыкмады. Өйгә кайткач, иң беренче булып “Бердәмлек” газетасының соңгы санын кулыма алдым. Шунда ук “Бердәмлек”тә укырлык нәрсә бармы, юкмы” дигән язманы күрдем һәм укый башладым. Анда Л.Шаһидә исемле бер хатын-кызыбыз, “Бердәмлек”не артык күп “Ак калфак” оешмасы турында язуын ошатмыйча, тәнкыйтьләп чыккан. “Нигә безгә ул “Ак калфак” оешмасы кирәк икән соң?” – дип гаҗәпләнә ул. Әллә Шаһидә ханым безнең өч ел буе эшләгән эшләребез турында “Бердәмлек”тә язылган язмаларны укымадымы икән? Без бит аның уйлавынча, чигүләр белән генә шөгыльләнмибез, безнең оешмага килгән һәр хатын-кыз үзе кызыксынган, үзе теләгән һөнәрне сайлый һәм аны тормышка да ашыра ала.

Минемчә, Шаһидә ханымга анысы да, монысы да кирәк түгел. Юкса, мин соңгы вакытларда “Бердәмлек”тә басылган язмаларның барсын да яңадан карап чыктым. Анда алар нинди генә темаларга багышланмаганнар - авыллар тормышы, ветераннар, дин, мәдәният, сәнгать турында да, башкалар һәм башкалар… Хәтта бакчачыларга да киңәшләр биреп торалар, кызыклы мәзәкләрне язарга да онытмыйлар. Рәхмәт үзләренә!

Әле күптән түгел генә “Бер¬дәмлек”нең чираттагы 27нче туган көне булып үтте. Бу кечкенә генә тату коллективта хезмәт итүчеләрне патриотлар дип атарга кирәктер. Чын фидакарьләрне эзләргә кирәкми, алар безнең арабызда яши һәм хезмәт итә. Мин барлык аккалфаклыларыбыз исеменнән “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, яңадан-яңа уңышлар телисем килә.

Мин үзем Шаһидә ханым бе¬лән, күзгә-күз очрашып, күрешеп сөйләшергә әзер. Без сезне үзебезнең “Ак калфак” оешмабызда көтәбез. Адресыбыз, телефоннары¬быз интернет сайтларыбызда да, чел¬тәрләребездә дә, “Бердәмлек” газетасы ре¬дак¬ция¬сендә дә бар. Без сезнең фи¬кер¬ләрегезне, тәкъ¬дим¬нә¬ре¬гезне тыңлар идек, аларга колак салыр идек. Исемегез бик тә матур! “Ак чәчәкләр” рома¬нында һәм фильмындагы мондый исем¬ле кеше һич кенә дә усал була алмый. Көтәбез сезне, Ша¬һидә ханым!

Разия ӘЮПОВА,
Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.


---
Бердәмлек
№ --- | 12.05.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»